Председатель Государственного Совета

Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: “Бүгенге дөньяда иң мөһиме – халыклар дуслыгы”

Фәрит Мөхәммәтшин: “Бүгенге дөньяда иң мөһиме – халыклар дуслыгы”
26 майда ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Халыклары дуслыгы йортына 10 ел тулуга багышланган тантанада катнашты.

Татарстан халыклары Ассамблеясенә керүче диаспора вәкилләре Фәрит Мөхәммәтшинны милли киемнәрдә каршы алдылар.

Бәйрәм тантанасын ачканда, Халыклар йорты директоры Гөлирәм Абдрахманова әлеге бинаның ачылу тарихын бәян итте. Халыклар дуслыгы йорты 1999 елда Татарстан халыкларының I съезды нәтиҗәләре буенча, Президент Минтимер Шәймиев Указы нигезендә ачылган. “Безнең Халыклар дуслыгы йорты илебездә иң беренчеләрдән булып нигезләнде” - диде ул.

Татарстан парламенты башлыгы, ТР халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тантанада катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләде. “Безнең матур, чиста, кунакчыл дуслык йорты булдыру хыялы тормышка ашты. – диде ул. – Мөгаен, күпләрегез хәтерлидер, әлеге эшләрнең башында 9 милли-мәдәни автономия торды. Бүген исә республикабыз халыклары Ассамблеясе җитмешләп мили-мәдәни мөхтәриятне бергә туплый. Алар өчен бу бина туган йортка әйләнде”.

Ф.Мөхәммәтшинның әйтүенә караганда, бүгенге көндә республикабыз шәһәрләрендә һәм районнарында Ассаблеянең бүлекчәләре ачыла. “Бу безнең өчен җәмәгать эше, без аны чын йөрәктән башкарабыз”, - диде ул. Парламент башлыгы сүзләренә караганда, Халыклар дуслыгы йортында эшләүчеләр тырышлыгы белән төрле милли бәйрәмнәр уздырыла. “Күптән түгел генә мин Никольское авылында русларның борынгыдан килгән Каравон бәйрәмендә булдым. Анда нинди генә милләт вәкилләре юк иде! – диде Ф.Мөхәммәтшин - “Бүгенге дөньяда иң мөһиме – халыклар дуслыгы. Кризис һәм аның нәтиҗәсендә барлыкка килгән авырлыклар вакытында без бер-беребезгә ярдәмчел булырга бурычлыбыз. Без бергә, дус-тату яшәгәндә генә үз алдыбызга зур бурычлар куя алабыз”.

Руслан Мөхәммәдшин, Дәүләт Советы матбугат хезмәте



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.