|
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин “Российская газета”ның Казан филиалы редакциясендә булды
Фәрит Мөхәммәтшин “Российская газета”ның Казан филиалы редакциясендә булды |
Фәрит Мөхәммәтшин “Российская газета”ның Казан филиалы редакциясендә булды |
Фәрит Мөхәммәтшин “Российская газета”ның Казан филиалы редакциясендә булды |
Видео/аудио |
Фәрит Мөхәммәтшин “Российская газета”ның Казан филиалы редакциясендә булды
|
|
(2,09Мб)
|
Видеоны карарга
|
|
20 май көнне илнең төп рәсми газетасы саналган “Российская газета” басмасының Казандагы офисында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булып китте. “Эшлекле иртә” форматында парламент җитәкчесе басманың журналистлары белән аралашты.
Чәй табыны янында, ә “Российская газета” журналистлары нәкъ менә шундый формат тәкъдим иттеләр дә, Фәрит Мөхәммәтшин парламентарийларның торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә ничек итеп тәртип салырга җыенулары, депутатларның сайлаучылар наказларын ничек итеп үтәүләре һәм кабул ителгән законнарның кәгазьдә генә калмавын ничек тәэмин итәргә икәнлеге турында сөйләде. Очрашу тәмамлангач, журналистлар ТР Дәүләт Советы Рәисенә “Российская газета”ның быел билгеләп үтеләсе 20 еллыгына багышланган истәлек медале тапшырдылар.
“Российская газета” – РФ Хөкүмәтенең рәсми басма органы. Газета РФ Югары Советы тарафыннан гамәлгә куелган, аның беренче саны 1990 елның 11 ноябрендә чыкты. TNS Media Intelligence агентлыгы билгеләмәсе буенча, “Коммерсант” һәм “Известия” газеталары белән беррәттән, “Российская газета” Россия мәгълүмат кырында эшлекле һәм сәяси яңалыкларның иң беренчел чыганагы санала.
Кирегә
|
|
Матбугаттагы басмалар
|