ТР Парламенты башлыгы Шыгырдандагы II Бөтенроссия авыл Сабан туенда чыгыш ясап, ТР Президенты мөрәҗәгатен җиткерде
 ТР Парламенты башлыгы Шыгырдандагы II Бөтенроссия авыл Сабан туенда чыгыш ясап, ТР Президенты мөрәҗәгатен җиткерде |
|
19 июньдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Батыр районы Шыгырдан авылында барган II Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнашты. Бәйрәмгә Чувашстан Республикасы Президенты Михаил Игнатьев, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Николай Овсиенко да килде.
– Чувашстан белән Татарстан Республикаларының икътисад, мәдәният, мәгариф, медицина, спорт өлкәләрендә күптәнге һәм ныклы элемтәләре бар, ә халык саны буенча татарлар Чувашстанда 3 нче урында булса, Татарстанда гомер итүче чувашлар да, шулай ук, 3 нче урында тора, халыкларыбыз арасында уртак яклар күп. Алга таба алдыбызда торган бурыч – этномәдәни төрлелекне, төрле халыкларның гореф-гадәтләрен саклау, үстерү, барлык халыкларның туган теленең сафлыгын һәм язуын саклау, дип басым ясап әйтте Чувашстан Президенты. “Идел буенда, безнең республикада һәм күршедәге төбәкләрдә милләтара һәм конфессияара тынычлыкка ирешеп, килешеп яшәү элек тә бар иде, хәзер дә шулай, киләчәктә дә шулай булсын өчен без мөмкин булганның барысын да эшләргә бурычлыбыз. Рухи-әхлакый тәрбия бүген безнең өчен сизелерлек әһәмиятле фактор булып тора, һәм шундый җете бәйрәмнәр үткәреп, XXI гасыр яшьләрен без ата-бабаларыбыз үрнәгендә, ул заман рухында һәм олылар ярдәмендә тәрбияләргә, шуңа күнектерергә тиешбез. Гади кеше өчен исә тотрыклылык һәм үзара хөрмәт кирәк, ә күрше төбәкләр белән дустанә яшәү һәр як өчен дә кадерле, отышлы”, - дип нәтиҗә ясады Михаил Игнатьев.
Н.Овсиенко, Идел буе федераль округында инде II тапкыр шундый зур Сабан туе уздырыла, аның 3 сен дә үзебезнең округтан чыгармаска, диде һәм федераль округ башлыгы Григорий Рапотаның Сабан туе тәбрикнамәсен укыды. Шулай ук, РФ мәдәният министры Александр Авдеев та милли бәйрәмдә катнашучыларны котлап, мөрәҗәгать җибәргән.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Шыгырданның бәйрәм мәйданына җыелганнарга мөрәҗәгатендә элек-электән килә торган һәм бүген тагын да таралыш ала барган милли бәйрәмебез Сабан туе белән Татарстан җитәкчелеге һәм халкы исеменнән котлап, сәламнәр һәм матур теләкләр җиткерде.
Татарстан парламенты җитәкчесе Сабан туеның Татарстан белән Башкортстан кысаларына гына сыймыйча, бөтен Россия төбәкләрен колачлаганлыгына, чит илләрдә дә иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе буларак кешеләрне җәлеп иткәнлегенә игътибарны юнәлтте. Үзебезнең халыкны таныткан һәм бердәмлекне-бергәлекне ныгыткан шушы бәйрәмнәр аша илебезне, гореф-гадәтләребезне, телебезне башка милләтләргә матур итеп күрсәтәбез, диде Ф.Мөхәммәтшин. Грекларны олимпия уеннарыннан башка, испанлыларны корридадан, русларны масленицадан, ә татарларны Сабан туеннан башка күз алдына китереп булмый: аларда - халыкларның мәдәнияте, традициясе, спортта, осталыкта бил алышы һәм күңел ачуда ярышы.
Мондый бәйрәмнәр татар белән башкорт халыкларын гына түгел, төрле милләт халыкларын да берләштерә, шуның белән гаять кыйммәт, диде ул. Чувашстан Президентына илкүләм Сабан туе үткәрергә алынулары, 500 еллык тарихы булган 5700дән артык кешеле һәм 1690 йортлы саф татар авылы Шыгырдан халкына кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде. Авыл борынгылыгы белән генә түгел, үсеше белән дә сокландыра һәм тирә-якта хезмәт сөючәнлекләре белән танылган милләттәшләребез өчен безнең йөзебез кызарырлык түгел, шуның өчен дә рәхмәт: бөтен Идел буе төбәгендә шушы авыл бизнесменнары мәйдан тота, Казан базарларында да алар, безнең халык исеменнән рәхмәт, диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Чыгышының соңында Ф.Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен укыды.
Татарлар өчен, кайда яшәүләренә карамастан, Сабан туе бәйрәме традицияләре символлары чиксез якын. Сабан туенда халыкның хезмәт сөючәнлеге, ачык күңеллелеге, кунакчыллыгы, эчкерсезлеге - иң яхшы яклары чагылыш тапкан. Безнең яраткан милли бәйрәмебез борынгы гореф-гадәтләр белән заманчалыкны бергә үреп чагылдыра, шуның белән Сабан туе төрле мәдәниятләрне һәм халыкларны җәлеп итә, иң мөһиме – безнең чорда да туган йорт җылысын, борынгы көй-моңнар матурлыгын, халык ярышларының үзенә тартуын берни дә алыштыра алмавы һәркемгә ачык аңлашыла, диелә Татарстан Президенты мөрәҗәгатендә.
Сабан туе илебезнең бик күп төбәкләрендә һәм төрле илләрдә үткәрелә, шуңа күрә татар халкы, Татарстан якынрак, аңлаешлырак була бара, мәдәният, икътисад, мәгариф, фән һ.б. өлкәләрдә хезмәттәшлек чикләре киңәя, бу исә киләчәккә ышанычны арттыра, дип басым ясап әйтә Р.Миңнеханов әлеге тәбрикләү хатында.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Кирегә
|