Болгарда “Бердәм Россия” проекты буенча төзелгән спорт комплексы ачылды
Болгарда “Бердәм Россия” проекты буенча төзелгән спорт комплексы ачылды |
Фото Ильдара Мухаметзянова |
Фото Ильдара Мухаметзянова |
Фото Ильдара Мухаметзянова |
Фото Ильдара Мухаметзянова |
Фото Ильдара Мухаметзянова |
Фото Ильдара Мухаметзянова |
Фото Ильдара Мухаметзянова |
Фото Ильдара Мухаметзянова |
Фото Ильдара Мухаметзянова |
Фото Ильдара Мухаметзянова |
Фото Ильдара Мухаметзянова |
Фото Ильдара Мухаметзянова |
Фото Ильдара Мухаметзянова |
Фото Ильдара Мухаметзянова |
|
21 июньдә Болгар шәһәрендә универсаль 20 нче спорт объекты “Олимп” ачылды. Ул “Бердәм Россия” проекты буенча төзелгән.
Спорт комплексын ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрының беренче урынбасары Азат Шакиров, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударин, ТР Спас районы башылыгы Камил Нугаев һ.б. катнашты.
Татартсан парламенты җитәкчесе Спас районында яшәүчеләрне “Олимп” физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылу белән котлады. Фәрит Мөхәммәтшин сезнең өчен спорт белән шөгыльләнү һәм Россия, дөнья чемпионнары әзерләү өчен уникаль мөмкинлек ачыла, дип билгеләп үтте. Спас районы спорт традицияләренә бай һәм яхшы спорт мәктәбенә ия, дип ассызыклады ул. Искәртеп үтәбез, авыр атлетика буенча Ауропа чемпионы Андрей Деманов бу районда туган.
ТР Дәүләт Советы Рәисе яшьләрне һәм биредә яшәүчеләрне спорт белән актив шәгыльләнергә һәм барлык шартлар тудырылган “Олимп” спорт залына ешрак йөрергә чыкырды. Республика парламенты җитәкчесе “Бердәм Россия”нең физкультура-сәламәтләндерү комплекслары төзү буенча проектларын хуплаучыларга рәхмәт белдерде. Ул әлеге преоктны гамәлгә ашырырга ярдәм итүчеләргә бүләкләр тапшырды. Фәрит Мөхәммәтшин комплекс хуҗасына спорт кирәк-яраклары алу өчен сертификат тапшырды. Спас муниципаль районы башлыгы, үз чиратындла, “Бердәм Росси” партиясенә, республика яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгына, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновка, төзүчеләргә, подрядчыларга спорт комплексы төзелешендә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Кунаклар тантаналы чарадан соң “Олимп” бинасын карады.
“Олимп” физкультура-сәламәтләндерү комплексы 2009 елның IV кварталында төзелә башлаган. Универсаль спорт залы 170 тамашачыга исәпләнгән. Биредә спортның 7 төре - акробатика, дзюдо, самбо, волейбол, бокс, өстәл теннисы, кул көрәше буенча ярышлар узачак. Спорт комплексы базасында Спас районы Балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе урнашачак. Объектның бәясе 170 миллион сум тәшкил итә, җиһазлар белән – 187 миллион сум. Аның 75 миллионын федераль һәм төбәк бюджеты бүлеп биргән, 20 миллион сумы муниципаль район бюджетыннан бирелгән. Биредә 53 кеше хезмәт куячак.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы
Кирегә
|