Фәрит Мөхәммәтшин оныгын беренче сыйныфка озатты
Фәрит Мөхәммәтшин оныгын беренче сыйныфка озатты |
Фото Ильдара Мухаметзянова |
Фото Ильдара Мухаметзянова |
Фото Ильдара Мухаметзянова |
Фото Ильдара Мухаметзянова |
Фото Ильдара Мухаметзянова |
Фото Ильдара Мухаметзянова |
Фото Ильдара Мухаметзянова |
Фото Ильдара Мухаметзянова |
|
1 сентябрьдә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның 18 нче мәктәбе педагоглар коллективын, укучыларны һәм аларның ата-аналарын Белем көне белән котлады.
Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, 1 сентябрь аның өчен дә бик дулкынландыргыч көн, чөнки бүген ул үзе дә оныгын әлеге мәктәпнең беренче сыйныфына озата.
“Бүген зур һәм якты бәйрәм, теләсә кайсы укучының тормышында истә калырлык вакыйга, - диде үзенең сәламләү сүзендә Фәрит Мөхәммәтшин. – Белем алу өчен үзегезгә бирелгән барлык мөмкинлекләрдән файдаланып калыгыз”.
Күптән түгел үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үткән, инглиз теле тирәнтен өйрәтелә торган 18 нче мәктәп – шәһәрнең абруйлы уку йортларыннан берсе. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында республиканың күп кенә эшлекле, сәяси һәм мәдәни элитасы вәкилләре бар. Әмма, Дәүләт Советы Рәисенең сүзләренә караганда, мәктәпнең төп байлыгы – аның педагоглар коллективы. “18 нче мәктәп укытучыларының 20 процентка якыны үз вакытында шушы ук уку йортын тәмамлаган, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Яшь белгечләрнең күп булуы да куандыра”.
Дәүләт Советы Рәисе “бүгенге бәйрәмнең төп геройлары” - беренче сыйныф укучыларына аерым котлау сүзләрен җиткерде.
Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге
Кирегә
|