Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Лодза Воеводасы Йоланта Хелминска белән очрашты

Фәрит Мөхәммәтшин Лодза Воеводасы Йоланта Хелминска белән очрашты

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Видео/аудио
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары  
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
(1,94Мб)
Видеоны карарга
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары  
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
(2,68Мб)
Видеоны карарга
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары  
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
(3,96Мб)
Видеоны карарга
Бүген ТР Дәүләт Советында Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Лодза Воеводасы Йоланта Хелминска белән очрашты.

Лодза воеводалыгы - Польшаның төп сәнәгать төбәге, Татарстанның күптәнге партнеры. Ике төбәк арасындагы сәүдә-икътисади элемтәләр узган гасырның туксанынчы елларыннан бирле килә.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, кунакларны сәламләп, аларның Татарстанга килүенә шат булуын белдерде. “Мин бик шат, чөнки соңгы елларда Польша белән Россия Федерациясе арасында элемтәләр активлашты. Ул икътисади, мәдәни, фән өлкәсендәге багланышларда ачык чагылыш тапты. Бу ике арада корылган мөнәсәбәтләрнең хәйран югары дәрәҗәдә булуын раслый. Россия һәм Польшага визитлар безнең бер-беребезгә тартылуыбыз турында сөйли”, - диде спикер. Һәм Лодза воеводалыгы делегациясе өчен төзелгән программаның кунакларга Татарстан белән хезмәттәшлек перспективалары белән танышырга мөмкинлек тудыруын билгеләп үтте. Республиканың социаль-икътисади, сәяси системасы белән таныштырды.

Йоланта Хелминска билгеләп үткәнчә, телләр, дәүләт корылышлары үзгә булса да, Лодза воеводалыгы Татарстан белән хезмәттәшлеккә әзер. 1996 елда ТР Икътисад министрлыгы һәм Польша Республикасының Лодза воеводасы арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланган. “Безнең университетлар хезмәттәшлек итә, студентлар алмашу бара. Аңлавымча, биредә без хезмәттәшлек итә алырлык башка тармаклар да шактый”, - диде воевода, Татарстанда тупланган тәҗрибәне Польшаның үсеше өчен файдаланырга теләүләрен, бу тәҗрибәнең алар өчен кыйммәтле булуын ассызыклап.

Йоланта Хелминска Казанда IT-паркта булган вакытта иминлекне тәэмин итә торган системаның үзләрендә уңай тәэсир калдыруын билгеләп үтте.

“Без хезмәттәшлек өчен ачык, сезнең белән хезмәттәшлек итәргә бик тә телибез. Татарстандагы очрашулар ике арада килешүләр төзүгә нигез булыр дип ышанабыз”, - диде воевода. Казанга визит кысаларында Лодза воеводалыгы делегациясенең Казан федераль университетында, IT-паркта, «Алабуга» аерым икътисади зонасында һәм “КамАЗ” ачык акционерлык җәмгыятендә булу каралган. Моннан тыш, ике төбәкнең эшлекле даирәләре очрашулары да оештырыла. Лодзаның «Текстильимпекс» һәм «Казаноргсинтез» заводы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышачак.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан ягыннан да хезмәттәшлек итәргә теләкнең зур булуын һәм Лодза воеводалыгы белән Казан шәһәре арасында дуслык һәм хезмәттәшлек итү турында килешүне тормышка ашыру белән ике якның да кызыксынуын билгеләп үтте.

Татарстан парламенты башлыгы республика галимнәренең Польшада күпме татар кешесе яшәве белән кызыксынуларын, бу эштә бүгенге очрашуда катнашучылар ярдәменә өмет тотуларын әйтте. Билгеле булганча, 2010 елда Польша Республикасында Речь Посполитая Татарына һәйкәл ачылган иде.

Очрашуда Татарстан ягыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, РФ Тышкы багланышлар министрлыгы ягыннан министрлыкның Казандагы вәкиле Радик Вахитов һ.б. катнашты.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
С губернатором Санкт-Петербурга Валентиной Матвиенко. 25 июня 2006 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.