Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрит Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар
Фотогалерея
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин сатып алулар өлкәсендә федераль контракт системасы турында фикер алышуда катнашты

Фәрит Мөхәммәтшин сатып алулар өлкәсендә федераль контракт системасы турында фикер алышуда катнашты
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә РФ Федерация Советында “Товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә федераль контракт системасы турында” федераль закон проекты хакында фикер алышуга багышланган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне РФ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко үткәрде.


Әлеге көнүзәк мәсьәлә буенча фикер алышуда РФ Икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина, РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова, РФ Финанс министры Антон Силуанов, сенаторлар, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, федераль башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, РФ Президенты хакимияте һәм РФ Хөкүмәте Аппаратлары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, экспертлар катнашты.

Валентина Матвиенко, очрашуны башлап җибәреп, дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсен законнар ярдәмендә җайга салу проблемасының һәм 2005 елда кабул ителгән “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗ өчен товарлар белән тәэмин итү, эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында” Федераль законны тормышка ашыруның негатив практикасының киң яңгыраш алуын билгеләп үтте. Бу өлкәдә иҗтимагый мөнәсәбәтләрне җайга салучы яңа законны эшләү һәм аны гамәлгә кертү хакындагы карарны РФ Президенты Дмитрий Медведев кабул иткән иде.
Хәзерге вакытта яңа закон проекты эшләнеп, РФ төбәкләренә фикер алышу өчен җибәрелгән иде. Федерация Советындагы бүгенге очрашу әлеге документның уңышлы һәм килеп җитмәгән яклары турында фикер алышуга багышланган иде.
Валентина Матвиенко белдергәнчә, яңа законның максаты – бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттыру. Закон проектындагы яңалыклар өч төркемгә бүленә. Беренчесе – сатып алуларның нәтиҗәлелеген арттыру, сыйфатын яхшырту. Икенче төркемгә коррупциягә каршы чаралар (иҗтимагый контроль кертергә, процедураны башкару кагыйдәләрен катгыйлату һәм вазыйфаи затларның җаваплылыгын арттыру тәкъдим ителә) керә. Өченчесе гамәлдәге законның кимчелекләрен бетерүгә юнәлтелгән. Аерым алганда, сатып алулар үткәрүнең яңа алымнары кертелә, фән һәм мәдәният өлкәсендә, техник яктан катлаулы продукция сатып алулар үткәрү җентекләп карала.

Фәрит Мөхәммәтшин законның үтәлешенә җәмәгатьчелек түгел, махсус орган күзәтчелек итәргә тиешлеген билгеләп үтте. “Киресенчә булганда, урыннарда судлардан башыбыз чыкмаячак”, - диде ул. Аның фикеренчә, электрон мәйданчык операторының эшенә риза булмыйча шикаять бирү механизмын алдан карарга ук карарга кирәк. Фәрит Мөхәммәтшин мондый төр шикаятьләрне карауны федераль дәрәҗәдәге күзәтчелек органына йөкләү максатлы ярашлы булачак дип саный.
Эльвира Набиуллина аңлатып үткәнчә, җәмәгатьчелек күзәтчелеге дә үзенең ролен уйнаячак, ә профессиональ яктан күзәтчелек РФ Хисап палатасында булачак.

Әлеге закон проекты буенча Россия субъектларына һәм муниципалитетларга үз законнарын һәм норматив актларын тормышка ашырганда төбәкләрдәге һәм муниципаль берәмлекләрдәге үзенчәлекләрне исәпкә алырга мөмкинлек бирүче вәкаләтләр бирелгән.

 ТРның Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат үзәге





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

27 май 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Татарстан АССР төзелүнең 90 еллыгына багышланган тантаналы утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин доклады
Чыганак: Казан шәһәре, 2010 елның 27 мае

Фотоархив

Хобби
Мавыктыргыч бильярд
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2012 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри