Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрит Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар
Фотогалерея
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: "Закон чыгаручылар якташлар җәмгыятьләренә кагылышлы республика законын эшләргә әзер"

Фәрит Мөхәммәтшин: "Закон чыгаручылар якташлар җәмгыятьләренә кагылышлы республика законын эшләргә әзер"

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Бүген ТР Дәүләт Советында Татарстан Республикасы якташлар җәмгыятьләре җитәкчеләре өчен Ачык ишекләр көне уздырылды. Алар белән спикер Фәрит Мөхәммәтшин да очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, ТР Муниципаль берәмлекләре Советы секретаре Александр Барышев, РФ Юстиция министрлыгының Татарстандагы идарәсе вәкилләре катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, якташлар җәмгыятьләре җитәкчеләре белән мондый форматта беренче тапкыр очрашу үткәрелә. “Кайчандыр туган җирләреннән күчеп киткән кешеләр берләшергә, кече ватаннары белән мәдәни, икътисади һәм тарихи элемтәләрдә торырга тели. Бүгенге көндә якташлар җәмгыятьләренә ихтыяҗ зур. Билгеле: алар арасында төрлесе бар: бик яхшы эшли торганнары да, тик торучылары да. Без якташлар җәмгыятьләре эшчәнлеген оештыруның ТР Конституция нигезнамәләрен тормышка ашыруны дәвам итү дип саныйбыз: без базар икътисады булган гражданлык җәмгыяте төзибез.

Спикер ике ел дәвамында Татарстан җитәкчелегенең республика шәһәр һәм районнарда якташлар җәмгыятьләре институтын торгызу юнәлешендә хакимиятләр эшләвен билгеләп үтте. “Якташлар җәмгыятьләре булмаган урыннарда, аларны оештыру өчен, Казанда яши торган абруйлы, билгеле кешеләр җәлеп ителде”, - диде ул.

Бүгенге көндә Татарстанда 45 якташлык җәмгыяте исәпләнә, аларның унбере РФ Юстиция министрлыгының Татарстандагы идарәсендә юридик яктан теркәлгән.

“Дәүләт, республика бу институтта җәмгыятьләрнең оешу һәм аларның ныгу мөмкинлекләрен күрә. Без бүген шушы темага фикер алышырбыз”, - дип, Фәрит Мөхәммәтшин очрашуның максатын билгеләде һәм бу юнәлештәге юридик, хокукый мәсьәләләрнең каралырга тиешлеген билгеләп үтте. “Күп мисаллар бу җәмгыятьләргә ихтыяҗ булуын күрсәтә. Хакимият башлыклары бөтен сәяси, икътисади, тарихи һәм мәдәни мәсьәләләрдә без көн саен якташлар җәмгыятьләренә таянабыз, диләр”, - дип белдерде спикер. Мондый берләшмәләрнең урыннардагы хакимиятләрнең кирәк икәнлегенә басым ясап.

Әлеге берләшмәләр эшчәнлегенең ни дәрәҗәдә законнар белән җайга салынганлыгы мәсьәләсенә тукталып, Фәрит Мөхәммәтшин туксанынчы еллар башында РФ Дәүләт Думасына моңа кагылышлы закон проекты каралуын, әмма кабул ителмәвен хәбәр итте. “Без хәзер бу мәсьәләләрне “Иҗтимагый берләшмәләр турында” Федераль закон кысаларында карыйбыз. Анда якташлар җәмгыятьләре дигән сүз юк, әмма барлык критерийлар буенча алар РФ территориясендәге иҗтимагый берләшмәләр дигән төшенчәгә туры килә. Әгәр сездән тәкъдим булса, без – закон чыгаручылар республика законын да эшләргә әзер”, - дип мөрәҗәгать итте ул залда утыручыларга. Якташлар җәмгыятләренең ике якка да файдалы берләшмә булуын искәртеп, ул аларны активрак эшләргә чакырды. “Бу эш бүгенге көндә бик актуаль һәм алгы планга чыга”, - дип сүзне тәмамлады Фәрит Мөхәммәтшин.
Зилә Вәлиева үз чыгышында якташлар җәмгыятләре җитәкчеләре белән республика күләмендә очрашу уздыру мәсьәләсенең күптән өлгереп җиткәнлеген билгеләп үтте. Татарстанда әлеге оешмаларның 30 еллап тарихы бар. “Бүгенге көндә актив эшләүче һәм заман белән бергә атлаучы якташлар җәмгыятләре бар. Әмма кызганычка каршы, бик үк актив булмаган берләшмәләр дә бар”, - диде ул. Казанда бүгенге көндә 36 якташлар җәмгыяте төзелгән. Иң беренчеләре Азнакай һәм Буа районнарныкы булды. Хәзерге вакытта Азнакай, Яр Чаллы, Апас, Сарман, Чистай районнары бик актив.

Вице-премьер шулай ук бу оешмалар эшчәнлеге белән бәйле прәблемаларны да билгеләп үтте. Зилә Вәлиева фикеренчә, аларның эшчәнлегендә күбрәк мәдәни аспект өстенлек итә, күп районнарның якташлары турында сөйләүче энциклопедияләрендә мәдәниятка кагылышлы мәгълүмат күп бирелә. Әлегә якташлар җәмгыятләре хәлле якташлары исәбенә көн күрә.
Аның фикеренчә, мондый оешмаларның кирәклеге хакында сораулар тумый. Россия Президенты Дмитрий Медведев та үз Юлламасында иҗтимагый берләшмәләренең урыннардагы вәзгыятьне яхшырак белүен, кешеләргә проблемаларны хәл итүдә булыша алуын билгеләп үткән иде. “Әгәр сез үз эшчәнлегегезне оештыру-хокукый яктан теркәүне тәртипкә салсагыз, потенциалыгыз күпкә активрак файдаланылачак”, - диде ул, аларның мөмкинлекләре зур булуын ассызыклап.
Зилә Вәлиева Татарстанда социаль юнәлештә эшләүче коммерцияле булмаган оешмалар арасында бәйгеләр узуын, грантлар отарга мөмкин булуын әйтте. Әмма якташлар җәягыятьләре активлык күрсәтми һәм конкурсларда катнашмый. “Бу нисбәттән муниципаль берәмлекләр системалы эшләми”, - диде ул.

Вице-премьер якташлар җәмгыятьләрен координацияләү советын төзергә һәм бу берләшмәләргә кагылышлы республика законын эшләргә кирәк дип саный.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

11 апрель 2012
Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Путинның РФ Дәүләт Думасында ясаган чыгышын шәрехләде
Чыганак: «Интерфакс» мәгълүмат агентлыгы

Фотоархив

Клуб - 21
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2012 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри