Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Татарстаннан читтә яшәүче ватандашларга ярдәм буенча 2012-2014 елларга республика программасы эшләнә

Татарстаннан читтә яшәүче ватандашларга ярдәм буенча 2012-2014 елларга республика программасы эшләнә

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Видео/аудио
Видеорепортаж ТРК "Татарстан - Яңа Гасыр", на тат яз. (2,24 мин.)  
Видеорепортаж ТРК "Татарстан - Яңа Гасыр", на тат яз. (2,24 мин.)
(7,57Мб)
Видеоны карарга
Видеорепортаж "Вести-Татарстан" (0,50 мин.) 
Видеорепортаж "Вести-Татарстан" (0,50 мин.)
(2,64Мб)
Видеоны карарга
Татарстаннан читтә яшәүче ватандашларга (милләттәшләргә) ярдәм буенча 2012-2014 елларга республика программасы эшләнәчәк. Бу хакта бүген ТР Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узган чираттагы утырышында хәбәр ителде. ТР парламенты бинасында үткән утырышта ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры-ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, министрлыклар-ведомстволар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, депутатлар һ.б. катнашты.


Татарстаннан читтә яшәүче ватандашларыбыз белән элемтәләрне ныгыту вәкаләте ТР Конституциясенең 14 нче маддәсендә беркетелгән. Координация советының тәүге утырышларында Конституциянең 14 нче маддәсен гамәлгә ашыру өчен махсус республика законы әзерләү турында сүз кузгатылган иде. “Бу тема буенча бер ел дәвамында эшләдек. Башта бер канун варианты әзерләнде, аннары вәкаләтләр моңа җавап бирмәгәнгә, эшне ике юнәлешкә бүләргә туры килде”, - ди Совет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүген фикер алышулардан аңлашылганча, Россия кануннары буенча ватандашлар дип ил төбәкләре эчендә яшәүче гражданнар санала. Ә Россия чикләреннән читтә яшәүче аның гражданы булмаучылар ватандаш дип саналмый. Шуңа күрә чит төбәкләрдә һәм илләрдә яшәүче татарларга ярдәм буенча бер канун кабул ителгәндә дә, аның хакыйкатьтә эшли торган закон булмаячагын Координация советы әгъзалары аңлаган.

Бүгенге утырышта да бу хакта кызу гына фикер алышучылар булды. Россия төбәкләрендә яшәүче татарларга ярдәм буенча эшне бу төбәкләр белән республика арасындагы килешүләр аша җайга салу практикасы инде бар. Моны алга таба да файдалану кирәк, дигән фикер яңгырады. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләргә ярдәмгә кагылышлы кайбер мәсьәләләрне карап бетерәсе бар. Әмма бүген бер нәрсә ачык яңгырады: читтә яшәүче ватандашларга (милләттәшләргә) ярдәм буенча урта перспективага республика программасы эшләп, кабул итү урынлы да, файдалы да булачак. Соңрак парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга белдергәнчә, программада чит төбәк һәм илләрдә яшәүче татарларга ярдәм күрсәтүнең тагын да конкретрак юнәлешләре урын алачак. Алар мәдәният, мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлек, читтә яшәүче татар эшмәкәрләренә Татарстан бизнесы белән элемтәләр урнаштыруга булышлык итү һ.б. юнәлешләрене күздә тота. “Бурыч гади генә түгел. Ул финанс чыгымнарын да, республика тарафыннан норматив-хокукый документлар кабул итүне дә таләп итәчәк. Март аенда программа проекты буенча тәкъдимнәр тупланып беткәч,беренче укылышта карау планлаштырыла. ДокументныТР Президенты Указы белән яки ТР Хөкүмәте карары белән быелның беренче яртысында раслау ихтималы бар”, - ди Фәрит Мөхәммәтшин.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Клуб - 21
Легендар "Волга" ГАЗ-21
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.