Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә ТР Волейбол федерациясе башкарма комитетының күчмә утырышын үткәрде

Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә ТР Волейбол федерациясе башкарма комитетының күчмә утырышын үткәрде


Видео/аудио
 
(1,65Мб)
Видеоны карарга
 
(0,00Мб)
Видеоны карарга
Татарстан Волейбол федерациясе башкарма комитеты күчмә форматта утырышлар үткәрү тәҗрибәсен дәвам итә. Бүген республиканың көньяк-көнчыгыш зонасында, Әлмәттә узган утырышны ТР Волейбол федерациясе президенты, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Утырышны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин февраль аенда Чаллыда узган утырышта волейбол буенча даими республика чемпионатын үткәрүнең шартлары турындагы җитди мәсьәләләр күтәрелүен искәртте. ТР Волейбол федерациясе башкаручы директоры Мансур Кәримов әлеге вакыт эчендә башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре хакында бәян итте.

Аның сүзләренә караганда, яңгыраган тәкъдимнәрне исәпкә алып даими чемпионат үткәрүнең регламентын һәм календарен эшләп бетерү һәм раслау турында карар кабул ителгән. Чемпионатны өч этапка бүләргә карар кылынган: 1 нчесе – зона уеннары үткәрү, 2 нчесе – финал ярышлары, 3 нчесе – Олимпия резервы училищесы һәм “Динамо-Чаллы” командасы уенчылары катнашындагы суперфинал.

Тагын бер мәсьәлә буенча карар кабул ителде - ТР Волейбол федерациясе мәктәп яны һәм ишегалды эчендәге территорияләрдә волейбол мәйданчыкларын җиһазландыруда ярдәм күрсәтү үтенече белән республиканың барлык шәһәр һәм муниципаль район башлыкларына мөрәҗәгать итәргә ниятли.

“Без дөрес юлда дип уйлыйм, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Май аенда волейбол мәйданчыклары әзер булсын өчен һәр шәһәр һәм район белән билгеләнгән планнар хакында фикер алышырга ниятлибез”.

Утырышта шулай ук Әлмәттә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен ачу, студентлар волейбол лигасын оештыру перспективалары, хөкемдарлар корпусын әзерләү, республиканың барлык спорт мәктәпләре командалары ярышларында катнашу һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алышынды.

Башкарма комитет утырышында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, “Татнефть” ААҖнең кадрлар һәм социаль үсеш буенча генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев катнашты.

 Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге.





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
В парламенте Валентина Матвиенко провела встречу с депутатами Государственного Совета РТ и ознакомилась с парламентским центром. 13 февраля 2013 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.