Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Пенза өлкәсенә эшлекле сәфәре вакытында төбәктә китапханә эшенең ничек оештырылуы белән танышты

Фәрит Мөхәммәтшин Пенза өлкәсенә эшлекле сәфәре вакытында төбәктә китапханә эшенең ничек оештырылуы белән танышты


Видео/аудио
 
(0,00Мб)
Видеоны карарга
 
(1,41Мб)
Видеоны карарга
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Пенза өлкәсенә эшлекле сәфәре вакытында төбәктә китапханә эшенең ничек оештырылуы белән танышты. Билгеле булганча, Татарстан парламенты башлыгы Идел буе федераль округы РФ субъектлары дәүләт хакимияте закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең XXX утырышында катнаша.

Пенза өлкәсенә килеп төшү белән, утырышта катнашучылар берничә социаль-мәдәният объектында булды. Ассоциациянең көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләрнең берсе мәдәният үсешен хокукый яктан тәэмин итүгә кагылышлы иде.

Пенза районының Засечное авылында кунакларга күпфункцияле китапханә-ял итү үзәге тәкъдим ителде. Биредә халык өчен күп хезмәт күрсәтелә: гражданлык хәле актларын теркәргә дә (ЗАГС), пенсионерларга һәм яшьләргә төрле иҗат түгәрәкләрендә шөгыльләнергә дә мөмкин. Пенза районының хакимият башлыгы вазыйфаларын башкаручы Галия Муракаева сүзләренә караганда, Засечное авылында нигездә рус, татар һәм мордва халкы яши, тантаналар залында аларның милли гореф-гадәтләрен исәпкә алып, туйлар да уздырырга мөмкин.

Журналистлар белән аралашу вакытында Фәрит Мөхәммәтшин мәдәният объектларының һәр төбәктә үз үзенчәлеге булуын билгеләп үтте. Ул биредәге күпфункцияле үзәкнең төрле буын вәкилләре аралаша торган урын булуын белдерде. “Монда да, Татарстандагы кебек, пенсия яшендәге кешеләрне компьютер нигезләренә һәм Интернетта эшләргә өйрәтү кебек яңа юнәлеш тормышка ашырыла”, - диде ул.

Өлкә китапханәсенең күптән түгел генә төзеп бетерелгән бинасы пензалыларның горурлыгы булып тора. Ул аларның күренекле якташы М.Ю. Лермонтов исемен йөртә. Китап саклый торган заманча бина шәһәрнең яңа микрайоннарының берсендә сафка бастырылган. Егерме дүрт мең квадрат метр мәйданны биләгән бинада 2 млн. 200 мең берәмлек нөсхә саклана.

“Кызганыч: соңгы вакытта, гомумән, классик әдәбиятка, әдәби иҗатка кызыксыну берникадәр кимеде, бу – бөтен дөньяга хас тенденция. Технологияләр үсеше нәтиҗәсендә, мәгълүмат алу җиңеләя, шуңа күрә заманча китап саклагычлар яңартылырга, автоматлаштырылырга, техник яктан җиһазланган булырга тиеш”, - диде спикер.

Татарстан парламенты башлыгы сүзләренә караганда, пензалыларның күренекле якташлары, шул исәптән, Россия мәдәнияты һәм дәүләтчелеге үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән Лермонтов һәм Столыпин кебек танылган шәхесләр турында илһамланып сөйләве сокландыра. Идел буе федераль округы РФ субъектлары дәүләт хакимияте закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең XXX утырышында катнашучылар Өлкә драма театрында да булды.
Өлкә Хөкүмәте бинасында Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка төбәкләрнең берничә парламент башлыгы Пенза өлкәсе губернаторы Василий Бочкарев белән очрашты. Анда Фәрит Мөхәммәтшин социаль-мәдәният объектларыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты һәм төбәк хакимиятләренең китапханә эшен үстерүгә булган кызыксынуының югары дәрәҗәдә икәнлеген билгеләп үтте.

Очрашу вакытында шулай ук төбәкара хезмәттәшлекнең төрле аспектлары турында фикер алышынды.

Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

10 май 2017
Тормыш яме, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе
Чыганак: “Безнең мирас” журналы

Фотоархив

Рәсми фотографияләр
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2017 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.