Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Эшчәнлек

Татарстан халыклары Ассамблеясы
Клуб - 21
Яшьләр сәясәте турында
Интернет–кабул итү

Яңалыкларга язылу



2009 елның 6 аенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кергән гражданнар мөрәҗәгатьләре турында мәгълүмат

Агымдагы елның беренче яртысында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы җитәкчеләре адресына 1283 граждан мөрәҗәгате керде (2008 елның I ярты еллыгында – 1045), шулардан 564 кеше шәхси кабул ителде (2008 елның I ярты еллыгында – 523), мөрәҗәгатьләр саны 23% артты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, аның урынбасарлары. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре тарафыннан 599 мөрәҗәгать каралды, шул исәптән 67 күмәк мөрәҗәгать (аларда 4575 имза куелган). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетларында сайлаучыларның 330 дан артык мөрәҗәгатьләре каралды.

Мөрәҗәгатьләрнең күп өлеше Казан (68%), Чаллы (5%), республика әһәмиятендәге шәһәрләрдән (Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән тыш) (10%), авыл районнарыннан (13%) һәм башка регионнардан (4%) алынды.

Мөрәҗәгать итүчеләр арасында – 425 пенсионер (шул исәптән Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучылар, башка категория инвалидлар), 492 хатын-кыз, шулай ук күпбалалы гаиләләр, ялгыз аналар, бюджет оешмалары хезмәткәрләре, фәнни һәм иҗади интеллигенция, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, эшкуарлар, эшчеләр.

Мөрәҗәгатьләрдә түбәндәге темалар өстенлек итә:

– хакимиятнең вәкиллекле һәм башкарма органнары эшчәнлеге – 24%;
– торак хуҗалыгы – 15%;
– законлылыкны тәэмин итү һәм хокук тәртибен саклау – 14%;
– социаль тәэмин итү һәм социаль яклау – 9%;
– хезмәт һәм хезмәт хакы – 6%;
– коммуналь-көнкүреш яктан тәэмин итү – 5%;
– сәламәтлек саклау- 4%.

Язмача һәм телдән мөрәҗәгатьләр (шул исәптән телефоннан шалтыратулар) саны арту яңа дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының эшчәнлеге башлану, сайлаучыларның округ депутаты белән очрашулар оешыру турында мәгълүмат алу теләге белән бәйле.

Гражданнар мөрәҗәгатьләрендә торак һәм халыкка коммуналь-көнкүреш хезмәте күрсәтү мәсьәләләре аеруча кискен күтәрелә. Торак шартларын ипотека кредиты, "Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" һәм "Авылның социаль үсеше" программалары кысаларында яхшырту мөмкинлеге белән беррәттән республиканың аз керемле халкы банк кредитларын түләгәндә, субсидияләр алганда кыенлыклар кичерә.

Үзләренең социаль хокукларын яклау үтенече белән пенсионерлар, инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол калган хатыннары, ялгыз аналар, күпбалалы гаиләләр мөрәҗәгать итә.

Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм анда катнашучыларның махсус автотранспорт белән тәэмин итү өчен исәпкә куюга һәм торак шартларын яхшырту өчен субсидия алырга ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итүләре ешайды.

Сәламәтлек саклау мәсьәләләре турындагы мөрәҗәгатьләр эмоциональ булулары белән аерылып тора; аптекалар челтәрендә кирәкле дару препаратларының булмавы ветераннарның социаль пакеттан баш тартуының төп сәбәбе булып тора, авыл халкы участок хастаханәләре ябылу һәм аларда урыннар азаюга ризасызлык белдерә.

Дәүләт мәгариф стандарты төшенчәсе һәм структурасы өлешендә федераль законга үзгәрешләр керү белән бәйле рәвештә башка регионнарның иҗтимагый- милли оешмаларыннан күп хатлар килә.

Күтәрелә торган проблемаларның кискенлегенә карамастан, күп мөрәҗәгатьләрдә республика җитәкчелегенең халыкның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән республика программаларын гамәлгә ашыру уңаеннан башкарган эшләрен аңлау һәм яклау чагыла.

Дәүләт Советында шәхси кабул итүдә 564 кеше булды. Аларга проблемаларны хәл итүнең хокукый яклары һәм мөмкинлекләре, дәүләт органнары һәм вазыйфаи затлар карарлары белән риза булмаган очракта югары урынга шикаять бирү тәртибе аңлатылды һәм кирәк булганда компетентлы оешмаларга үтенеч язулары җибәрелде яисә аларның таләпләре урынсыз икәнлеге дәлилләп аңлатылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлегенә кергән 307 (43%) язмача мөрәҗәгать контрольгә алынды, аларның 17% уңай хәл ителде.



Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
Спикеру Государственной Думы РФ Вячеславу Володину презентовали ИТ-проекты резидентов технопарка им. Попова. Во время мероприятия Фарид Мухаметшин отправил посылку с комплектом книг в парламентскую библиотеку Государственной Думы РФ. Иннополис. 13 февраля 2017 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.