Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Парламент

Вәкаләтләр

Яңалыкларга язылу



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләре

Татарстан Республикасы Конституциясенең 82 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Дәүләт Советын җитәкли һәм аның утырышларында рәислек итә, Дәүләт Советы эшен оештыра, Дәүләт Советы исеменнән Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башка органнары һәм җирле үзидарә органнары, дәүләт хакимиятенең федераль органнары, башка дәүләтләр парламентлары, иҗтимагый оешмалар белән эш итә, Татарстан Республикасы Конституциясендә, законнарында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентында каралган башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләренә шулай ук түбәндәгеләр керә:

- Татарстан Республикасы Президенты белән берлектә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Конституция суды судьяларына кандидатлар тәкъдим итү (Татарстан Республикасы Конституциясенең 108 статьясы);

- Дәүләт Советыннан Федерация Советына вәкил сайлау өчен кандидатура тәкъдим итү ("Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советын формалаштыру тәртибе турында" Федераль законның 3 статьясы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентының 141 статьясы);

- Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары, Дәүләт Советы Секретаре вазыйфаларына сайлап кую өчен Дәүләт Советына кандидатуралар тәкъдим итү (Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентының 9 статьясы);

- Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы вазыйфасына сайланган затны ант итүгә китерү ("Татарстан Республикасы Конституция суды турында" Татарстан Республикасы Законының 10 статьясы);

- Татарстан Республикасы гражданнарын һәм предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар коллективларын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләү (Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының 2003 елның 23 декабрендәге 2525 номерлы карары);

- Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча һәм аның исеменнән Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыру ("Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре турында" Татарстан Республикасы Законының 34 статьясы);

- Татарстан Республикасы законнарында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентында билгеләнгән башка мәсьәләләр.



Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Клуб - 21
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.