Председатель Государственного Совета

Матбугаттагы басмалар, чыгышлар

Фәрит Мөхәммәтшин: "Сабыр төбе сары алтын..."

Вәлиев Р.И. "Җанга уелган уйлар", Казан: Тат.кит.нәшрияты, 2007 ел.

Язучы Разил Вәлиевнең Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин белән әңгәмәсе

Разил ВӘЛИЕВ: Фәрит әфәнде, Сезне үзебезнең Татарстанда да, Россия төбәкләрендә дә, хәтта чит илләрдә дә шактый яхшы беләләр. Әмма, минемчә, Сезнең турыдагы мәгълүмат әле берьяклырак. Чөнки Сез киң җәмәгатьчелеккә күбрәк сәясәтче, дәүләт эшлеклесе буларак билгеле. Ә Фәрит Мөхәммәтшин гап-гади тормыш агышында ниндирәк кеше, бала чакта нинди булган, үскәч кем булырга хыялланган, яшьли нинди мохиттә тәрбия алган? Аның гаилә хәлләре ничек, аны бүген нинди уй-хыяллар борчый? Менә болары инде күпләргә бигүк билгеле түгелдер. Ә бит мәшһүр уллары, җитәкчеләре турында халыкның күбрәк беләсе килә... Әйдәгез, сүзне гаиләдән башлыйк әле. Сезнең әти-әниләрегез нинди кешеләр иде? Алардан Сезгә нинди сыйфатлар йогып калды икән?

Фәрит МӨХӘММӘТШИН: Сарман районының Иске Кәшер авылында туып үскән әти Бөек Ватан сугышына хәтле үк Әлмәткә укытучы булып килгән. Ул анда 1939 елга кадәр, ягъни, армиягә алынганчы тулай торакта яшәп, балалар укыткан. Хезмәт вакыты бетте генә дигәндә, сугыш башланган. Әти сугышның башыннан ахырына кадәр узып, 1945 елны исән-имин туган ягына кайткан.

Әтиемнең гомере ятимлектә узган. Аңа бер яшь тулганда әтисе, ягъни минем бабай, үлеп китә. Әбием 1943 елны, әти сугышта чакта, вафат була. Әти, сугыштан кайткач, әнигә өйләнә һәм без 1947 елны гаиләбез белән Әлмәткә күчеп килгәнбез. Ул вакытта Әлмәт әле шәһәр түгел, гади бер авыл гына була.

Әтинең миңа сөйләгәне бар: сугыштан кайткан көнне үк аны, райкомга чакырып, син белемле кеше, 10 класс бетергәнсең дип, эшкә чакыралар. Менә шуннан инде аның иҗтимагый тормышы башланып китә.

Әти дөм ятим булса да, әнинең әти-әнисе, ягъни Мирзаян бабай белән Вәсилә әби, исән-саулар иде. Әлмәттә яшәгәндә еш кына аларга барып кунак булабыз. Ә инде әтине Әлмәттән Акташ районына күчергәч, безне, мәктәптә укыган балаларны, җәйге каникулларда Әлмәткә, шул әби-бабайларга җибәрәләр иде. Мин үземне-үзем белә башлаганнан бирле Акташ районында үстем. Дүртенче класска кадәр Рус Акташында укыдым. 8-10 классларга кадәр татар телен мәктәптә өйрәнеп, белеп сөйләшкән кеше түгел идем. Әби янына кайткач, ул, ачулана-ачулана, татарча сөйләшергә өйрәтә, аның өйрәткәннәре, Акташка килгәч, яңадан онытыла бара иде. Шулай итеп, безнең гаилә шактый еллар Акташ районында яшәде. Ул чорда минем ике сеңелем туды. Әлфия – Әлмәттә, Рәисә Акташта дөньяга килде, гаиләдә без өч бала үстек.

Акташ районын 1958 елда бетерделәр. Әти кире Әлмәткә кайтты. Анда ул күп еллар шәһәр партия комитетының оештыру бүлегенә җитәкчелек итте. Безнең алдагы тормыш инде нефтьчеләргә бәйле булды. 1953 елда Әлмәт шәһәргә әверелде. Без шунда яшәдек, укыдык, үстек.

Р.В.: Фәрит Хәйруллович, Сез бала чакта ниндирәк малай идегез? Шукмы, шаянмы? Балачакта һәркемдә ниндидер олы хыял була бит инде. Сезнең ул чактагы хыялларыгыз чынга аштымы? Әлмәт заводында токарь булып эшләгән чакларда, кайчан да булса мин Татарстанның иң зур җитәкчеләренең берсе булырмын, дигән уй башыгызга кереп караганы бар идеме?

Ф.М.: Каян килсен инде ул чакта безгә андый хыяллар?! Гап-гади авыл мәктәбендә укып йөргән малай-шалайда ниндидер җитәкче булу турында хыял каян тусын? Без, бала-чага, яшь-җилкенчәк, аларны белеп тә бетерми идек әле.

Әмма минем хыялым бар иде. Без Акташта яшәгәндә, авылга майор дәрәҗәсендәге бер гаскәри кайтты. Шундый чибәр кеше, матур итеп киенгән. Аягында хром итекләр. Без, сокланып, аның артыннан авыл буйлап ияреп йөрдек. «Менә мин армиягә китәрмен дә, укып, офицер булырмын», - дип хыялланып йөрдем мин ул көннәрдә.

Әмма тормыш шартлары үзенекен итте. Тора-бара мин язмышымны нефтьчеләр белән бәйләдем. Әлмәт тулы нефтьчеләр бит, бөтен җирдә техника. Балачагыбыз шул скважиналар, буровойлар, эшчеләр арасында тте. Безне ачуланалар, куалар, ә без һаман шунда уйныйбыз, шунда тартылабыз. Әтинең: «Улым, нефтьче хезмәте авыр булса да, түләве яхшы. Татарстаныбызда нефть бездән соң да кала әле. Сиңа тырышып укырга кирәк. Нефтьче һөнәрен сайласаң, тормышың яхшы булыр», - дигән сүзләре әле дә колагымда.

Р.В.: Әлмәт якларында әле бүген дә Сезнең әтиегез Хәйрулла абыйны белмәгән, аны хөрмәт белән искә алмаган кеше юктыр. Аның турында: «Таләпчән һәм гадел җитәкче, бик тә кешелекле кеше иде», - дип сөйлиләр. Сезнең дәүләт эшлеклесе буларак ныгып һәм өлгереп җитүегездә аның да өлеше булгандыр. Хәйрулла абый белән ике арадагы мөнәсәбәтләрегез ниндирәк иде? Ул бит гомере буе коммунистик идеалларга табынып яшәгән кеше. Ә безнең буынга андый идеаллардан ваз кичәргә, яңа җәмгыять төзергә туры килде. Бу мәсьәләдә Сезнең арада каршылыклар килеп чыккаламадымы? Сезгә үпкәләре, дәгъвалары булмадымы? Мәңгелек проблема - «аталар һәм уллар» проблемасы хәзер дә бар бит әле... Бу четерекле мәсьәләне Сез ничек хәл иттегез?

Ф.М.: Беләсезме, әти исән чагында бу турыда тулысынча ачылып сөйләшү яхшы түгел иде. Мин мәсьәләнең әхлакый ягын әйтәм. Инде әти бу дөньядан китте. Хәзер бу хакта ачыктан-ачык сөйләшергә мөмкиндер.

Әйе, әти гомере буе тулысынча инанулы коммунист булды. Мин аның чын коммунистлыгын нәрсәдә күрдем? Аның гаиләгә, тормышка карашы, күршеләргә, кешеләргә, эшенә, хезмәтенә мөнәсәбәте чын мәгьнәсендә саф, рыясыз, табигый иде. Ул үз заманы таләпләренә тулысынча ышанып, инанып эшли иде. Гомере буе партия органнарында хезмәт итте, әмма беренче секретарь да, икенче секретарь да булмады. Әти партия комиссиясе рәисе булды - бу бик тә дәрәҗәле урын, ул чакта анда бюро исеменнән саф, чиста коммунистны, принципиаль кешене генә куялар иде. Аның ныклы фикере, иманы, коммунистик рухы өлкәнәя, картая барганда да үзгәрмәде. Шулай да тора-бара ул: «Коммунистик идеология - ул зур идеология, бәлки, аның утопиясе дә күптер», - дип тә әйткәләде. Минем әти коммунистик идеологияне халыкны кайгырта торган, халыкка хезмәт итә торган идеология дип аңлый иде. Янәсе, коммунистлар партиясенең җитәкчеләре генә, кайдадыр бу идеологияне бозып, тәртипсезлекләр ясап, партия эшләрен начар яктан күрсәтергә мөмкинлек бирделәр. Ләкин әти үз хезмәтендә коммунистик рухны, коммунистик идеологияне үзе аңлаганча тормышка ашыруда нык торган кеше дип әйтәсем килә.

Минем язмыш көтмәгәндә үзгәреп китте... Әлмәт шәһәр Советы башкарма комитетында эшләгән чакта Татарстанның обком секретаре, элек партиянең Татарстан өлкә комитеты, хәзер Дәүләт Советы урнашкан бинага чакырып, Татарстанның сәүдә министры урынын тәкъдим итте. Дөресен әйткәндә, минем бигүк теләгем юк иде. Чөнки мин бит сәүдәгәр түгел, сату-алу, керем-чыгым мәсьәләләре белән шөгыльләнгәнем юк. Ләкин тормышымда, биографиямдә, хезмәт кенәгәмдә шундый эш теркәлеп калды. Сәүдә министры булып эшләгән елларымны начар яктан искә аласым килми, ул эш миңа тормыш тәҗрибәсе бирде, мин күп кенә кешеләр белән аралаштым, үзем өчен яңа бер система белән таныштым. Анда да тырыш, эшчән, халыкка хезмәт итә торган кешеләр бик күп икәнен белдем.

Менә көннәрдән беркөнне КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Минтимер Шәрипович Шәймиев телефоннан шалтырата: «Әлмәткә сессиягә кайтабыз, анда сәүдә министрлыгына да күп кенә сораулар булырга мөмкин, син дә килерсең әле», - ди. Барган идем, анда партиянең шәһәр комитеты пленумын да үткәрделәр һәм мине Әлмәт шәһәр комитетының беренче секретаре итеп сайлап та куйдылар. Ул чакта инде секретарьлар альтернатив юл белән сайланалар иде. Коммунистлар тоттылар да, ышаныч күрсәтеп, дүрт кандидатура арасыннан мине сайладылар. Шулай итеп, мин Әлмәттә калдым, дөресрәге, туган якка яңадан әйләнеп кайттым. Казанда бер ел эшләгән идем. Секретарь булып сайлангач, өч көннән соң төп йортка, әти янына килдем. «Әти, менә шундый хәл булды әле. Мине коммунистлар Әлмәтнең беренче секретаре итеп сайладылар», - дим. Әти әйтә: «Хәзер партияне таратучылар күбәя башлады, Горбачевтан башлап, - ди. - Ә син партияне таратырга кайттыңмы, җыярга кайттыңмы?» – «Юк, әти, мин партияне тарату нияте белән кайтмадым, мин халыкка хезмәт итәргә, районга, Әлмәт шәһәренә файда итү нияте белән кайттым», - дим. Әти: «Алайса, ярый, Кая, Маһинур, чәеңне чыгар, улың кайтты», -ди.

Ул үзе, сугышның башыннан азагына кадәр үткән кеше буларак, Сталинны хөрмәт итә иде. Аның бәләкәй генә телевизоры өстендә Сталин сурәте төшкән тимер кысалы календаре тора. Мин әйтәм: «Әти, мин монда хәзер беренче секретарь булып кайттым, бик күп кешене нахакка җәзалаган Сталинның рәсемен болай тотуың кеше алдында уңайсыз бит», - дим. «Юк, - ди әти, - мин аны сугыштан бирле хөрмәт итәм, әгәр ул чакта ул башында менә бүгенге Черненколар ише булса, сугышта җиңеп чыгып булмас иде». Мин аның үз фикерендә шулай нык торуына каршы килмәдем.

Р.В.: Фәрит әфәнде, читтән караган кешегә Сезнең тормышыгыз гел уңышлардан гына торган кебек тоелса да, гомер юлларыңда шактый гыйбрәтле хәлләр, көтелмәгән борылышлар да булгандыр... Инде үзегез әйтеп киткәнчә, иң элек заводта токарь, аннары Совет армиясендә солдат хезмәте узу, аннан кайткач комсомол һәм партия шәһәр комитеты инструкторы, Әлмәт шәһәр советы башкарма комитеты Рәисе урынбасары, партиянең Әлмәт шәһәр комитетының икенче секретаре, аннары беренче секретарь, Әлмәт шәһәр советы башкарма комитеты рәисе, ТАССР сәүдә министры, ТАССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары, соңрак Хөкүмәт башлыгы... Татарстан Югары Советы Рәисе...

Сезнең биографиягезне искә төшерү генә дә тормыш юлыгызның никадәр катлаулы, мәгънәле булуы турында сөйли. Тормыш булгач, төрле эшләрдә эшләгәч, төрле чаклар булгандыр. Менә әле санап киткән шушы эшләрдән Сезнең күңелегезгә иң якыны кайсы иде, кайда эшләгәндә Сез иң зур уңышларга, иң зур нәтиҗәгә ирештем дип уйлыйсыз? Ә кайсы елларны гомерегезнең иң катлаулы һәм авыр чоры дип саныйсыз?

Ф.М.: Әллә яшьрәк чаклар булганга, Әлмәтгә эшләгән чорлар, анда яшәгән чаклар бик тә истә. Әйтик, шәһәр Советы башкарма комитетында, шул ук Әлмәт шәһәре партия комитетында эшләгәндә, күп кенә нәтиҗәле эшләр башкарылды кебек тоела үземә. Елына 80 мең квадрат метр яңа торак йортлар төзеп халыкка тапшыра идек... Ул елларда Әлмәттә коммуналь хуҗалык белән бик нык шөгыльләндек. Җылы җитми, су җитми, тегесе җитми, бусы җитми... Авыл хуҗалыгы белән дә күп шөгыльләнергә туры килде. Бу мәсьәләдә Әлмәттә үзенчәлекләр күп. Әйтик, яхшы кадрлар нефть эшенә, зуррак хезмәт хакы түләгән җирләргә китеп бара. Авылда ныклы, тәҗрибәле җитәкче калмый, күп проблемаларны авылда калган көчләр белән хәл итәргә туры килә. Мин тормышымны китаптагыча шома гына үтте дип әйтә алмыйм. Әйтик, икенче секретарь булып эшләгән чакта үзем гариза язып, ул эштән китәргә мәҗбүр булдым. Билгеле булганча, ул чакта Мәскәүдә Муса Җәлил һәм Тукай юбилейларын үткәргәндә, имеш, безнең делегация аракы эчеп йөргән, дип, Татарстан партия оешмасы җитәкчеләренең үзара ыгы-зыгысы аркасында, өлкә комитет бюросы бик ямьсез бер карар чыгарды. Мин, моның белән килешмичә, бюро исеменә гариза яздым. Мондый хурлык белән килешмәдем, мин каядыр тәртип бозып йөргән дигән бәһагә риза түгел, мине бу эштән чыгарыгыз, дидем. Шуннан мин «Татнефть» системасында УПТЖ дигән бер идарәгә җитәкче булып киттем.

Р.В.: Соңыннан ул карарның хаксыз булуын рәсми рәвештә расладылар. Сездән гафу үтенделәрме?

Ф.М.: Юк, бер кеше дә гафу үтенмәде. Ул чакта бюро ничек әйтә, нинди карар кабул итә, шулай эшлиләр иде. Өлкә комитеты бюросының ул карарын матбугатта бастырып чыгардылар. Делегациянең исемлеге дә басылды. Чынлыкта, Мәскәүгә Әлмәттән безнең беренче секретарь Галиев Ринат Гыймаделисламович барырга тиеш иде, беренче исемлеккә ул теркәлгән иде. Ул үзе бара алмады да, миңа әйтте, син барып кайт инде, Фәрит Хәйруллович, соңгы вакытта бик каты эшләдең, сиңа әзрәк ял да булыр, Мәскәүне дә карап кайтырсың, диде. Юбилей делегациясе составына мин шулай эләккән кеше. Мәскәүдән кайтып төшүгә гәзиттә шул карар чыккан. Хатыным Луиза, балалар күрмәсен дип, гәзитне почтадан алып яшереп куйган. Эш бит бер кешенең гафу үтенүендә генә түгел.

Менә шунда, партия эшеннән, партиянең шәһәр комитеты җитәкчелегеннән киткәч, кешеләрнең карашы үзгәрүен күреп, мин кемнең кем икәнен бик нык аңладым. Кайчандыр сиңа: «Исәнмесез?», - дип елмаеп, көлеп, кул биреп, бер алдыңа, биш артыңа төшеп йөрүче кешеләр бик күп иде. Ә менә, мин сиңайтим, хокуклар кимегәч, мөмкинлекләр азайгач, күп кеше үзенең кем икәнлеген күрсәтте. Минем өчен бик тә яхшы сабак, тормыш сабагы булды бу...

Казанга килеп эшли башлавым исә бик тә көтелмәгәнчә, кызыклы килеп чыкты. Моның өчен Президентыбыз Минтимер Шәриповичка бик рәхмәтлемен. Мин Казаннан Әлмәткә беренче секретарь булып кайткан чакта ул: «Халык, коммунистлар сиңа ышаныч күрсәтә икән, Фәрит Хәйруллович, син ышанычны акларга тиеш. Әлмәт - зур шәһәр, анда 25 мең коммунист кына бар. Эшлә, син яшь кеше, яхшы һәм нәтиҗәле эшләсәң, яңадан Казанга килерсең әле», - дип әйткән иде. Минтимер Шәрипович сүзендә торды, елдан артык вакыт үткәч, риза булсаң, мин сине Хөкүмәт рәисенең промышленность мәсьәләләре буенча урынбасары итеп тәкъдим итәм, безгә бу эшне белгән кеше кирәк, дип шалтыратты. Мин, ризалыгымны биреп, шулай Казанга килгән кеше. Казанда тормышымның иң авыр еллары туры килгән кебек тоела миңа. Халкыбызның дәүләтчелеге өчен парламент көрәше... Күп вакытта рәхимсез, аяусыз көрәш... Парламент эшен яңа гына аякка бастырып, тормышка ашырып йөргән еллар. Ул чакта бит элеккеге парламентның, әйтик, Югары Советның, хәзерге хокуклары бөтенләй юк иде. Бөтен нәрсәне, бөтен мәсьәләне партиянең өлкә комитеты хәл иткән.

Партия иләгеннән үткән кәгазьләр генә Югары Совет исеменнән халыкка җиткерелгән. Парламентаризмның аякка баскан еллары минем өчен хезмәт ягыннан җиңел булмады, ләкин ул чор кешене, җитәкчене рухи яктан, белем ягыннан баета торган еллар булды.

Р.В.: Фәрит Хәйруллович, без Сезнең белән беренче мәртәбә халкыбыз тарихының бик тә мөһим мизгелендә очрашкан, танышкан идек. Ул Татарстанның дәүләт суверенитетын кабул иткән вакыт иде. Бу - Татарстан Югары Советының яңа заманда беренче чакырылышы, ә без аның депутатлары идек. Беренче сессиягә җыелгач, безне Югары Совет секретариатына әгъза итеп сайладылар. Хәтерлисездер, Сез ул секретариатның җитәкчесе идегез. Секретариатта мине Ирек мәйданына тулган халык белән сессия арасында арадашчы итеп билгеләделәр. Мин, вакыт-вакыт урамга чыгып, сессиядәге хәлләрне аңлатып, аннары мәйдандагы хәлләрне сессиягә кереп сөйли идем. Күпләр хәтерлидер, бик тә кызу, кайнар көннәр иде ул. Югары Совет бинасында гаугалы сессия бара, урамда тагын да кайнаррак митинг шаулый. Ирек мәйданы халык белән шыгрым тулы. Бездән Татарстанның бәйсезлеге турында Декларация кабул итүне таләп итәләр. Ә депутатлар корпусы һаман бер фикергә килә алмый. Шау-гөр килеп бәхәсләшә торгач, ниһаять, төн уртасы җиткәндә, сәгать унберләрдә, Декларацияне кабул иттек. Аннан соң без - депутатлар урамга чыктык, халык «Ура» кычкырып каршы алды. Ул вакытта безнең күңелләр канатланган, киләчәктә әллә ниләр эшләп булыр кебек иде...

Менә инде бу тарихи көннәрдән соң күп еллар узды. Ул чактагы өметләребез акланды микән, Фәрит Хәйруллович? Акланса, күпмесе акланды икән?..

Ф.М.: Ул еллар онытыла торган түгел. Аларны гел истә тотып яшим һәм бүгенге көннәр белән чагыштырам. Чыннан да, Советлар Союзы таркалды, Россия Федерациясе үзенең мөстәкыйльлек Декларациясен кабул итте. Татарстан да статусын шул ук дәрәҗәгә күтәрде. Ул чакта Сезнең халык белән ничек сөйләшкәннәрегез хәзергедәй исемдә әле минем. Дәүләт Советына капчык-капчык хатлар, телеграммалар килә иде. Татарстаннан гына түгел, чит илләрдән дә килә иде алар. Барысын да игътибарга алып, кешеләрнең фикерләрен депутатларга җиткерә идек. Чыннан да бик истә кала торган сессия булды ул. Декларация кабул иткән көнне үк Минтимер Шәрипович чыгыш ясады. Без инде Декларацияне кабул иттек, хәзер үз халкыбызның, үз республикабызның тормышын үзебез хәл итәргә тиешбез, диде ул. Әйе, без шундый олы, җаваплы адым ясадык.

Бу көннәрдән соң узган елларда да, минемчә, аз эшләнмәде. Татар үзенең татар булуын чынлап таный, үз халкының тулы хокуклы вәкиле итеп хис итә башлады, татар теленә карата халык арасында ихтирам артты. Ике татар үзара татарча сөйләшә, татарча аңлаша башлады. Ә инде без яңа Конституция һәм телләр турында закон кабул иткәч, татар теле дәүләт теле дә булды. Беренче сессиябездә хыялланган мәсьәләләрне әкренләп тормышка ашырырга мөмкинлек туды. Икътисад мәсьәләсендә дә күп эш эшләнде. Бу елларны Россия Федерациясе, ни эшләгәнен белмичә, буталып йөргән чакларда, керемнәрнең күбесе Татарстанда калдырылып, халык өчен кирәк булган шактый биналар, юллар төзелде, газ кертү эшләрен башкарырга мөмкинлек туды. Аларны файдаланмасак, Татарстан башка субъектлар белән бер рәттә, агымга кушылып, агып барса, бу эшләрнең күбесе эшләнмәс иде.

Әмма болар белән канәгатьләнеп, тукталып калырга ярамый. Тормыш бер урында тормый. Эшләнгән икән - яхшы, ләкин алда яңа бурычлар, эшләнәсе эшләр дә күп. Кызганычка каршы, хәзер аларны тормышка ашыру катлаулырак. Россиянең яңа Президенты вертикаль хакимият төзи. Без кабул иткән күп кенә яхшы законнарны судка биреп, Россия законнарына тәңгәл килми дип, юкка чыгаралар.

Дөрес, без Татарстан тормышында, татар халкы тормышында, тарихта калырлык байтак эшләр эшләп өлгердек. Тарих спираль сыман бара диләр. Минемчә, субъектларның мөмкинлекләрен кисү, аларның хокукларын киметү, нигездә, вакытлы күренеш булыр кебек. Бөтен нәрсәне үзәккә генә җыеп, Мәскәү карары белән генә эшләп яши торган ил түгел ул Россия. Бик зур, күпмилләтле ил бит без. Аның үзенчәлекләре күп. Шуңа күрә кем эшли ала, кем булдыра ала, кемнең мөмкинлеге бар - шуларга күбрәк хокук биреп, күбрәк мөмкинлек тудырып, эшләттереп кенә Россияне баетырга мөмкин дигән фикеремдә калам мин. Шушы фикерне дәлилләп, Мәскәү белән Казан арасында күп йөрергә туры килә миңа. Разил Исмәгыйлевич, син беләсең бит, кайчакта атнага икешәр, өчәр мәртәбә Мәскәү юлын таптыйбыз. Әле дә ярый таптыйбыз, дим мин. Үз тәкъдимнәребез белән барабызмы, чакырып алалармы, судка барабызмы - һәркайда үзебезгә файдалы мәсьәләләрне куярга тырышабыз.

Бу эштә Президентыбызның өлеше бик зур. Россия Федерациясе бер заман бары тик унитар платформаны гына таный башлады. Бөтен нәрсә шуңа корылган, шуңа әзерләнгән иде. Нинди хәл ул, танклардан үз парламентыңа аттырып, сәясәт кору гамәле?! Шул вакытта, кайсыбер регионнар “ләббәйкә” әйтеп торганда, Татарстан үз фикерен кистереп әйтте. Татарстан Президенты Шәймиев тавышын ишетеп, кайбер җитәкчеләр унитаризм түгел, ә федерализм дигән, федерация дигән платформага басарга кирәклеген төшенделәр. Россия Президенты В.В.Путинның тәүге еллык юлламасында «федерализм» дигән сүз бер генә урында әйтелгән иде. Без аны бик көтеп торган идек. Әле шул бердәнбер сүзне дә югалтырга теләүчеләр бар иде. Ләкин без, Федерация Советы членнары буларак чыгыш ясап, ул мәсьәләне гел кузгатып йөрдек. Соңыннан күпләр Россия Федерациясе федерализм, федерация нигезендә генә алга китә ала дигән фикердә калдылар. Мин аның шулай булуына нык ышанам, һәм ул чыннан да шулай булыр.

Р.В.: Сез телләр турындагы закон, татар теленең тернәкләнүе турында әйттегез. Декларация кабул иткәндә бу турыда бәхәсләр күп булды. Татар һәм рус телләрен ике дәүләт теле итү турында да фикерләр төрле иде. Анда берничә вариант бар иде. Шул исәптән татар телен генә дәүләт теле итү турында да. Без инде компромисс вариантны кабул иттек - ике телне дә дәүләт теле иттек, соңгы еллар моның дөрес булуын ачык күрсәтте. Эшләнгән эшләрнең барысын да санап бетерү мөмкин түгелдер. Мин монда татар теленең гамәлгә керә баруын күз уңымдагы бер кеше тәҗрибәсендә ничек хәл ителүен, бер татар баласының ничек итеп үз асылына таба юл алуын гына әйтеп үтәсем килә. Ә ул кеше, ул татар баласы - Сез, Фәрит Хәйруллович. Татар һәм рус телләрен дәүләт телләре дип игълан иткән чакта, рус мәктәбендә белем алып, туган телен ипилек-тозлык кына белгән Фәрит әфәнде бүген рәхәтләнеп журналистларга татарча интервьюлар бирә, иң олы мөнбәрләрдән татарча катлаулы-катлаулы чыгышлар ясый һәм, иң мөһиме, үз халкы белән аралашканда аның күңеленә барып җитәрлек иң матур, иң кирәкле сүзләрне таба белә. Әгәр соңгы елларда һәр татар кешесе туган теленә Сездәй мөнәсәбәт күрсәткән булса, безнең милләтебез тагын бер башка үскән булыр иде... Без бит Президент, милли республика башлыгы буларак, ике дәүләт телен дә белергә тиеш, дибез. Чөнки халыкның күңеленә барып җитәр өчен аңа туган теленнән дә үтемлерәк корал юк. Әмма туган телне үстерү мәсьәләсе әле бүген дә зур проблема булып кала. Татарстаннан читтә дә бик күп татарларыбыз яши бит. Әле республика эчендә дә бу мәсьәлә хәл ителеп беткән дип әйтә алмыйбыз. Бу проблеманы хәл итүне Сез ничегрәк күз алдына китерәсез? Татар телен тернәкләндерү өчен тагын ниләр эшләргә кирәк?

Ф.М.: Сүземне ерактанрак башлыйсым килә. Без ни өчен, компромисска барып, дәүләт теле итеп татар һәм рус телләрен кабул иттек? Узган гомер безнең, чыннан да, дөрес юлдан барганыбызны раслады. Әгәр без бары тик татар телен генә дәүләт теле иттерсәк, Россия Федерациясе белән проблемаларыбыз шактый артыр иде. Аннары безнең Татарстанда яшәүчеләрнең яртысыннан артыграгы татарлар булса да, яртысы диярлек руслар бит. Татарлар арасында да татар телен белмәүчеләр бик күп әле. Шуның өчен ике телне дәүләт теле итеп кабул итү - күп елларга, киләчәккә йөз тоткан дөрес сәясәт булып чыкты. Татар телен кемдер, үзе рухи өлгереп, җаны-тәне белән өйрәнә башлый, кемдер аның кирәклеген төшенеп өйрәнергә тотына. Элегрәк кайбер депутатлар сессияләрне тулысынча татар телендә генә алып барырга дип мәсьәләне тавышка куялар иде. Депутатлар шундый карар кабул итсәләр сессияне ничек татар телендә алып барырмын, дип, минем, куркып утырган чакларым да бар иде. Алып бару бер хәл, анда бит әле әңгәмә кора белергә, ниндидер дәлилле сүзләр табып, җавап бирергә дә кирәк. Башта бу минем өчен бик авыр иде. Шуннан мин ныклап уйладым да, үз-үземә, тукта, нишләп әле мин үз туган телемне өйрәнә алмыйм, кеше бит инглиз, немец һәм башка чит телләрне дә өйрәнә, дидем. Мин бит татар, үземнең татар телемне ничек тә өйрәнермен, дип, татар газеталарын укый башладым.

Р.В.: Кычкырып укый идегезме?

Ф.М.: Төрле чагы булгандыр инде. Байтак кына сүзләрен аңламыйча да укып барганым бар. Укыйм, ләкин аңламыйм. Аннары инде татар язучыларының китапларын укый башладым. Дәүләт Советындагы язучыларның бүләк иткән китаплары бар миндә, рәхмәт. Аларны укып чыктым. Менә шулай акрынлап-акрынлап сөйләшергә, тәҗрибә тупларга тырыштым. Әмма мин әле дә үземне татар телен камил беләм дип әйтә алмыйм. Татар теле – бик бай, бик матур тел. Аны өйрәнергә дә өйрәнергә, гомер буе өйрәнергә кирәк. Шулай да бүгенге көндә мин ул яктан бераз баедым, дип исәплим. Татарлар белән, татар белгечләре, галимнәр белән сөйләшә алам, үз фикеремне аларга аңлатып бирә алам.

Милли телне саклау һәм үстерүдәге проблемаларны мин ничек күрәм? Татар халкы Татарстанда гына яшәми, билгеле. Моның бик зур үзенчәлеге бар. Әйтик, менә әйтәләр, бөтен Җир шарында 11 миллион татар бар икән, элеккеге СССРда 7 миллион, Россия Федерациясендә 5 миллион, Татарстанда 2 миллион татар яши. Минемчә, һәр төбәктә тупланып яши торган татарларга аерым игътибар кирәк. Бүген кулланыла торган тулы җанлы, әдәби татар телен аларга нинди юллар белән китереп җиткерергә? Татарстанда яшәүчеләргә уңайлырак, монда мөмкинлекләр киңрәк. Татарча сөйләүче радио, телевидение бар. Газета-журналлар да күп чыга. Республикада теләгән кешегә татар телен өйрәнү, татарча аралашу өчен мөмкинлекләр зуррак. Ләкин безнең Төмән ягында, Түбән Новгородта, Пенза һәм башка яклардагы татарлар өчен тел саклау, бигрәк тә аны үстерү мәсьәләсе авыррак. Шуны искә алып, без кыска дулкынлы радио оештырдык. Хәзер аның тапшырулары Россия Федерациясенең татарлар күмәкләшеп яшәгән җирләренә дә барып җитә. Бөтендөнья татар конгрессы аша Татарстаннан читтә яшәүче татарларыбыз белән аралашу елдан-ел арта. Читтәге татар оешмаларының күбесе ярдәмне бары тик Татарстаннан гына сорыйлар. Бездән компакт-дисклар, кассеталар, газеталар, уку-укыту әсбаплары, төрле әдәбият җибәрүне, гастрольләр оештыруны үтенәләр. Төбәкләрдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары да җитәрлек түгел. Күп җирләрдә татарча укыту өчен мөмкинлекләр дә тудырмыйлар. Татар мәктәпләре, татар сыйныфлары ачу мәсьәләләре бик катлаулы әле. Безгә төбәкләрдән бик борчулы хәбәрләр килә. Әлбәттә, бу мәсьәләләрдә, күпмилләтле дәүләт буларак, Россия Федерациясенең милли дәүләт сәясәте булырга тиеш. Әмма үзәкнең бу вазыйфаны үз өстенә аласы килми. Шул сәбәпле Россиядәге бөтен татар халкы төп Ватаны дип безнең республиканы саный һәм үзләренә ярдәм итүне безнең бурыч дип исәплиләр. Без дә моны шулай аңлыйбыз, тик матди мөмкинлекләребез җитәрлек түгел. Шуңа күрә безгә Россия Федерациясе дәүләт органнары алдында Татарстаннан читтә яшәүче татарларга ярдәм күрсәтү мәсьәләсен ныграк куярга кирәк.

Р.В.: Фәрит Хәйруллович, Татарстан Россиянең дәүләт милли сәясәте буенча концепциясенә тәкъдимнәр җибәргән иде... Ул концепция тормышка да ашса...

Ф.М.: Милли телләрне саклау һәм үстерү проблемалары күп илләрдә бар. Үзебездә, Татарстанда, татар телен саклап калачагыбызга минем бер шигем дә юк. Элек куркыбрак йөри идек. Гасырлардан-гасырларга, елдан-елга, балалардан-балаларга татар телен белүчеләр, татар мәктәпләре саны кими килде. Бүген республикада андый куркыныч юк дип әйтәсем килә. Нигә дигәндә, татар гаиләсендә туган балалар бернинди мәҗбүр итүләрсез дә татар теленә тартыла башладылар. Ә менә инде милли татар университетын да ачып җибәрсәк, иншалла, минемчә, бу проблема тагын да киңрәк чишелеш табар. Мәктәпләрдә татар телендә укып чыккан яшь кешегә университет системасында укырга мөмкинлек туса, татар теленең дәрәҗәсе, кадере бермә-бер артыр дип ышанам.

Р.В.: Фәрит әфәнде, Сезнең яхшы, матур сыйфатларыгыз бик күптер инде. Мин, Сезне күптәннән белгән кеше буларак, әйтә алам, Сезнең иң асыл, их яхшы сыйфатларыгызның берсе - ул да булса һәрбер тотынган эшкә җаваплы карау. Сез һәрбер эшне зур игътибар һәм төгәллек белән башкарасыз. Бер-бер делегация белән очрашасызмы яисә ниндидер конференция үткәрәсезме, аларга ныклап әзерләнәсез. Мин китапханәче буларак та беләм, Сез китаплар соратып, белгечләрнең язмаларын өйрәнеп, тотынган эшне азагына кадәр дөрес итеп башкарып чыгу юлларын эзлисез. Сезнең алда һәрвакыт шундый максат була. Минем фараз кылуымча, Сезгә бу сыйфатлар әтиегез Хәйрулла абзыйдан да күчкәндер, аны да шундый төгәл кеше иде дип сөйлиләр. Әмма бик тә җаваплы эшләргә алынган вакытта, үзегез генә сизәрлек дәрәҗәдә булса да, югалыбрак калган чаклар да булгалый торгандыр. Чөнки Сезнең эшегезнең максаты, жаваплылыгы бик зур. Менә шундый вакытларда Сез кемнәргә таянасыз, кемнәр белән киңәш-табыш итәсез?

Ф.М.: Андый вакытлар да була, әлбәттә. Әйтик, без бик нык үзгәртеп кору заманына эләктек. Менә әйтәсез бит әле, коммунистик идеология вакытында җитәкчеләр бөтен халыкны Беренче май бәйрәменә, Октябрь демонстрациясенә өндәп, урамнарга, мәйданнарга чакыралар иде. Бүгенге көндә исә кайбер җитәкчеләр, киресенчә, халык урамга чыкмасын иде, чыкса, нинди мәсьәләләр күтәрер икән, дип, куркалар. Әмма халык һаман да шул бер халык бит, кешеләр дә шул ук. Аларның фикерен тыңларга кирәк. Алар әйткәннәрнең күбесе - синең дә, минем дә йөрәкләрдән үткән әйбер ул. Андый очракта, Мәскәүдә булсаң да, Казанда да, ниндидер үзеңә тулысынча ачык булып бетмәгән проблеманы караганда, беренче чиратта үзеңнең якын, ышанычлы кешеләрең белән киңәшләшәсең. Әйтик, мин хөкүмәттә эшләгән чорда безнең бик тә фикерле җитәкчеләр, министрлар бар иде. Алар һаман да бар. Мин үземне бу яктан бәхетле дип саныйм. Дәүләт Советында комитет рәисләре белән киңәшләшеп, һәр проблеманы уртага салып, ачыклап, аны уңай хәл итү юлларын эзлибез. Янәшәңдә ышанычлы терәк булу - зур бәхет ул. Минем ышанычлы таянычым, үрнәк алырдай кешем - Президентыбыз бар, янәшәмдә исә - ышанычлы хезмәттәшләрем. Кайдадыр катлаулы мәсьәлә белән чыгыш ясарга, ниндидер үткен фикерне җиткерергә туры килсә, мин Президент белән киңәшләшәм. “Тукта әле, – дип әйтә ул кайчакта, - минем әле бер запас уем бар. Бу мәсьәләдә менә мондыйрак адым ясап карыйк. Алла боерса, бу проблеманы да хәл итәрбез”, – ди. Шушындый бай тәҗрибәле кеше яныбызда булганга күрә, күп кенә кыен эшләрне курыкмыйча эшләдек бу елларны. Бер-беребезгә ышанып эшләдек. Узган елларда сәясәтнең бик кискен чаклары да булды бит. Шул шартларда Декларация кабул иттек, референдум үткәрдек, яңа Конституциябезне гамәлгә керттек. Ә бит республикага гаскәр кертергә дә әзер тордылар. Ул хәлләр бөтенебезгә дә мәгълүм. Менә шул чакта янәшәңдә бер-береңә ышанып, бер-береңә таянып эшли торган кешең булмаса, мондый сәясәтне алып бару мөмкин булмас иде. Аңа үзеңнең генә йөрәгең җитмәс иде. Бу елларда Президент та миңа ышангандыр дип уйлыйм, ә мин инде Президентка һәрчак ышанып эшләдем һәм эшлим. Авыр, катлаулы вакытларда да кимемәде бу ышаныч.

Р.В.: Бүгенге көндә, Фәрит әфәнде, барыбызның да башын авырттыра торган тагын бер зур проблема бар. Ул да булса Мәскәү-Казан, Казан–Мәскәү мөнәсәбәтләре. Аларның никадәр катлаулы булуын Сезгә дә үз җилкәгездә татырга туры киләдер. Һәм Сезгә инде, Мәскәү–Казан, Казан–Мәскәү юлын такырайта-такырайта, шактый чәч агартырга туры килде. Күпме низаглар туды, күпме тәңгәлләштерүләр булды. Безнең менә дигән законнарыбызны гамәлдән чыгаруларны, прокурор протестларын да баштан кичердек. Шулай, Казан–Мәскәү арасында йөри-йөри, бөтенләй бу мәсьәләдән гарык булып, арып, туеп, барысына да кул селтәргә теләгән чакларыгыз булмыймы?

Ф.М.: Чынлап әйткәндә, була. Аны арудан, эштән туюдан түгел, ә нәтиҗәгә ышанычсызлык туганнан әйтәсең. Барасың, мәсьәлә ап-ачык, эчтәлеге һәркемгә дә билгеле, үзе ниндидер шаккаткыч мәсьәлә дә түгел. Әйтик, менә шул ук Россия Федерациясенең Югары Судына барасың. Анда, әһә, Татарстаннан килгәннәр икән, Дәүләт Советы кешесе килгән, бу законны кабул иткән кеше, ә-ә-ә, аларның менә бу сүзләре Россия Федерациясе кабул иткән законның бу сүзләренә туры килми, ике сүз аерылып тора, шуның өчен сез үзегез кабул иткән законны безнең законга тәңгәлләштерегез, дип, таләп куялар. Бүгенге көннән сезнең законыгыз эшкә ярамый, гамәлдән чыгарыла, диләр. Ул закон яхшымы, әллә яманмы, моңарчы ул ничек эшләгән, халыкка ничек хезмәт иткән, күпме яхшылык китергән - аны уйлаучы да юк. Шуннан соң, чыннан да, гайрәтләр чигеп, миңа гына кирәкмени соң бу, әллә минем республика өчен файдалы фикерне үткәрергә көчем җитми микән, әллә бу мәсьәлә буенча икенче кеше шөгыльләнсен микән, дип, үз-үзеңне битәрләп, чирләп кайтасың. Аннары тагын уйлыйсың-уйлыйсың да: бу законны миннән дә яхшырак белгән кешеләр дә бардыр, ләкин мин моның өстендә эшләгән бит инде, үзебезнең депутатлар белән бергәләшеп эшләгән, дисең. Мәсьәләнең асылын беләбез, тукта әле, уйлашыйк та, яңадан бу эшкә тотыныйк, дигән көннәр дә аз булмады. Әле бит, суд булганчы, барасың Түбән Новгородка. Анда, кирәкле кешесен табып, утырып сөйләшәсең, чәйләрен эчәсең. Аны күндерәсең бу законга, үгетләгән вакытлар да бик еш була. Ләкин сәясәт - сәясәт инде. Ул, синең белән сөйләшкәндә, мин сине аңлыйм, ди, ләкин, мин прокурор бит, дип, эшне тагын үзенчә борып җибәрә. “Прокурор кеше түгел микәнни ул?” дигән сорау да бирәләр мут теллеләр. Ул, әлбәттә, үз алдына куелган бурычны үти инде. Элегрәк мондый көннәр аз булмады, ләкин бүгенге көндә киеренкелек бераз кимеде.

Баштан без һәр очракта үз законнарыбызны федераль законнарга туры китереп карадык. Аннары Россия Федерациясенең 22 законына юридик экспертиза ясап, аларның Россия Конституциясенә каршы килүен дәлилләп чыктык. Менә шушы законнарны Россия Федерациясе Конституциясенә туры китереп үзгәртмичә, безнең законнарны тәңгәлләштерүне таләп итмәгез, дидек. Безнең экспертиза дәлилле, документларга куллар куелган. Мин аны Думага да тапшырдым, Кириенкога да бирдем. Монда безнең фикер ачык: безнең законнарны суд белән, прокурор белән юкка чыгардыгыз, хәзер инде үз законнарыгызны карагыз. Россия Федерациясе Конституциясен сез үзегез бозасыз, дидек. Без бу мәсьәләне һаман саен күтәрәбез, алар елдан-ел аны онытырга телиләр. Бу, әлбәттә, беренчедән, бездә ышанычсызлык тудыра, икенчедән, бу сәясәт Россия Федерациясенең субъектларга карашы нинди икәнен ачык күрсәтеп тора.

Р.В.: Халыкта «сәясәт – пычрак нәрсә» дигән сүз йөри. Бу турыда Сез ничек уйлыйсыз: үзеңне менә шушы халык “пычрак” дигән сәясәткә багышлап, сәясәт суында коенып, чиста калып буламы икән?

Ф.М.: Үзең пычранмасаң, пычрак йокмый, диләр бездә. Мин ул “пычракны” нәрсәдә күрәм? Үзең чиста булып, бөтен нәрсәне аңлап та, һәр мәсьәлә турында ачыктан-ачык сөйләшү җитмәүдәндер ул. Минемчә, бүгенге сәяси пычраклык бер үк субъектка ике төрле караудан килә. Икейөзлелектән. Әйтик, берәү ниндидер әһәмиятле мәсьәлә буенча сине ышандырып, очрашканда дәлилләп, бу мәсьәләне якларга кул бирешеп чыгып китә дә, аны Думага икенче төрле иттереп тәкъдим итә, аннары Думада депутатлар сезне якламадылар дип сөйләнеп йөри. Сәясәтнең пычраклыгы менә шундадыр инде ул. Яки икенче берәү, Татарстан бу елларны бик күп эшләде, дип, безне мактый. Татарстанда үзгәрешләр күрәбез, үсеш күрәбез, эшләрегез кулай бара, ди. Ләкин менә сезнең бу законнарыгыз Россиянекенә тәңгәл килми, мин сезнең законны якларга тырышам, дип, Мәскәүдәге кабинетыннан кул биреп чыгарып җибәрә. Ә эштә ул нәкъ шуның киресен эшли. Менә бу сәяси пычраклыктыр инде. Инде син әйткәнсең икән, кул биргәнсең икән, егетлегеңне күрсәт. Үткәр сөйләшкән фикерләрне, башкар сүз биргән эшләрне.

Р.В.: Әмма безнең парламентыбызның, минемчә, халык алдында йөз кызарырлык гамәлләр кылганы юк. Хаталар, ялгышлар булгандыр, бәлки... Әмма без мөмкин булганның барысын да эшләргә тырыштык...

Ф.М.: Без беркайчан да икейөзле булмадык, һәрбер законны кабул иткәндә депутатлар республикабыздагы һәр кешене, халкыбызны истә тотып тавыш бирделәр. Мин аларның бөтенесе турында да шулай дип әйтер идем. Аерым кемдер тарафыннан халыкка начар булсын әле, үземә генә яхшы булсын әле дип законнар кабул итү булмады бездә.

Р.В.: Фәрит Хәйруллович, безнең парламентта хатын-кызлар күп түгел. Мин моңа кайчакта аптырап та куям. Нишләп аз икән алар? Югыйсә бит сайлаучылар арасында Татарстанда да, Россиядә дә хатын-кызлар күбрәк. Ә шул ук хатын-кызлар, нишләптер, хатын-кызларны депутат итеп сайламыйлар, ир-атларны сайлап куялар. Шул хакта аптырап, минем аларның үзләренә дә сорау биргәнем бар. Әмма ләкин әле бүгенге көнгә кадәр канәгатьләнерлек җавап таба алганым юк. Әллә, Фәрит Хәйруллович, монда бер-бер хәйлә ята микән? Хатын-кыз бит бик хәйләкәр, акыллы зат. Бәлки, алар болай дип уйлыйлардыр: «Менә безнең ил белән, республика белән, Рәсәй белән ирләр идарә итә. Ә тормышта ул ирләр белән без идарә итәбез». Димәк, нәтиҗәдә, барыбер ил белән хатын-кызлар идарә иткән булып чыга. Бәлки, алар шулай уйлый торганнардыр?..

Ф.М.: Минемчә, алай уйламыйдыр алар. Бөтен илләрдә дә ил белән ир-атлар җитәкчелек итми бит. Менә Финляндияне алсак, анда Президент та хатын-кыз, Премьер-министр да хатын-кыз. Ә моңа кадәр әле парламент җитәкчесе дә хатын-кыз иде. Минемчә, бу менталитетка бәйледер. Гомумән, Россия Федерациясендә, шул исәптән Татарстанда да, ир-егетләр җитәкче булырга, ә хатын-кызлар хастаханәдә, укытучылык эшендә эшләргә тиеш дип карыйлар. Җитмеш еллык коммунистик режим чорында шулай көйләнгән иде тормыш. Әмма минем ничә мәртәбә сынаганым бар: без, ир-атлар, сессия барышында аерым четерекле мәсьәләләр буенча фикер алышканда, кызып китеп, бер-беребезгә “кылычлар ялтырата” башлыйбыз. Шул чакта бер хатын-кыз депутат арага керә дә, туктагыз әле, дип, матур гына, җайлап кына уртак тел табарга ярдәм итә. Безгә хәтта менә шуның өчен дә хатын-кыз депутатлар кирәк дип уйлыйм мин.

Р.В.: Парламент парламент инде ул. Депутат эше - һәрчак халыкның күз уңында... Әйдәгез, гаилә хәлләренә яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Халык әйтмешли, кем баш, кем муен булу мәсьәләсе Сезнең гаиләдә ничек хәл ителә? Өйдә кем сайлаучы да, кем депутат Сезнең? Кем кем белән идарә итә, ә кем хуҗалык итә? Сезнең улыгыз белән кызыгыз бар. Алар нинди һөнәр сайлады?

Ф.М.: Безнең гаиләдә бүген кем сайлаучы, кем депутат дигән мәсьәлә алай кискен куелмый. Моннан 33 ел элек мин сайлаучы булганмындыр дип уйлыйм, тормыш иптәшем Луизаны сайлап алганмындыр. Бүгенге көндә өйдәге бөтен мәсьәләләрдә – ул депутат. Бу өлкәдә аның хокуклары күбрәк. Ләкин тормыштагы бөтен мәсьәләләрне дә диярлек без, парламенттагы кебек, уртак фикер табып хәл итәбез. Аллага шөкер, гаилә ягыннан мин үземне бик тә бәхетле дип саныйм. Луиза үзем өчен – акыллы, бик сөйкемле хатын, минем балаларымның әнисе, оныкларымның әбисе, дәү әнисе. Бу яктан без барыбыз да бик бәхетле. Кызым Лилия медицина университетын бетерде. Улым Дамир, финанс институтын тәмамлап, инде байтак еллар банк системасында эшли. Икесенең дә гаиләләре бар. Балалары үсә. Иншалла, балаларыбыз биткә кызыллык китермәделәр, киләчәктә дә, Алла боерса, китермәсләр. Ник дигәндә, гаилә безнең барыбыз өчен дә беренче урында тора. Бу гадәт әти-әнидән дә киләдер инде. Нинди гаиләдә нинди тәрбия аласың - шундый буласың, балаларың да, киләчәгең дә шундый була.

Бүгенге җәмгыятебездәге гаилә мәсьәләсе мине бик борчый. Безнең илдә бүген гаиләгә игътибар җитми. Менә мин аңлап бетерә алмыйм, хәзер яңача, гражданлык никахы дигән булып, гаилә коралар. Нәрсә икән ул? Кем алдында кем һәм никадәр җаваплы икән? Без гражданлык никахы белән яшибез, диләр. Ул вакытлыча бергә яшәп тору була бит инде. Мондый гаилә була алмый. Кемне үстерәләр инде алар? Янәсе лә, вакытлыча торып карыйк әле, торып булса - яшәрбез, торып булмаса - аерылышырбыз. Юк, алар аерылышмыйлар, чемоданнарын алып, икесе ике якка таралышалар гына. Мине бу мәсьәлә бик борчый.

Тормыш дәресләре гаиләдә бирелә. Тәрбия иң элек ана белән атадан килә: өйдә үзеңне ничек тотасың, тормышка карашың нинди, балаларыңны эшкә ничек өйрәтәсең... Минемчә, хатын-кыз, әни булган кешенең бурычы - кыз баланы идән юарга, кер юарга, кер үтүкләргә, тегәргә, кухня тирәсендә аш-су пешерергә өйрәтү, кыз баланы тормышка тиешенчә әзерләү. Ир баланы тормышка әзерләү исә – әти кешенең бурычы: авырлыкларны ничек җиңеп чыгарга, көрәкне ничек тотарга, чүкеч белән ничек кадак кагарга өйрәтү. Бала мондый беренче дәресләрне бернинди мәктәптә дә ала алмый. Аны әти белән әни бирергә тиеш. Хәзер бит без барысын да мәктәпкә сылтап калдырабыз. Имеш, мәктәп карамый. Мәктәп ул син өйдә биргән дәресләрне ныгытып, белем генә бирергә тиеш, минемчә. Төрле яктан белем бирергә. Ә тормышка әзерләү - ул гаилә бурычы.

Бүгенге яшьләрнең наркоманиягә һәвәслеге, аракы эчеп, сыра күтәреп, урам буйлап кычкырынып, тәмәке тартып йөрүләре бик нык борчый мине. Ул бит кемнәрнеңдер баласы, аны бит кемнәрдер тудырган. Ата-анасы кая бу баланың? Алардан: Синең балаңмы бу? Синеке булгач, нишләп болай тәртипсезләнеп йөри?" – дип сорыйсы килә. Бу баланы дөньяга тудыргансың икән, синең бит, ата-ана буларак, җәмгыять алдында бурычың бар. Ә без бөтенебез, ай-һай-һай, әнә теге күрше кемнең баласы наркоман, монысының баласы алкоголик, дип, аһ орудан узмыйбыз һәм аның кайгы-хәсрәтен уртаклашкан булабыз, сиңа бик авыр инде, дибез... Минемчә, хәзер, кайгы-хәсрәт уртаклашу белән бергә, ата-анадан, син нишләп мондый бала үстердең, нигә карамадың, бу бит синең дәүләт алдындагы, җәмгыять алдындагы, күрше-күлән алдындагы төп бурычың, дип, катгый таләп итәргә вакыт җитте. Кызганычка каршы, без мондый таләп куймыйбыз, нәтиҗәдә гаиләнең дәрәҗәсе, бәясе төшә бара. Бу борчулы мәсьәләләрне бүген Татарстаныбызда игътибар үзәгенә алырга кирәк дип уйлыйм мин. Без, татарлар, элек-электән гаилә ягыннан үрнәк халык идек. Бездә һәрчак олыны олы, кечене кече итә торган балалар тәрбияләгән тәртипле, әхлаклы татар гаиләләре булды.

Р.В.: Безнең милләтне гаилә саклап калды да инде.

Ф.М.: Әйе, чынында безнең милләтне гаилә саклап калды. Ләкин ата-бабаларыбыз канына сеңгән әхлакый җаваплылык гаилә ягыннан да, дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан да онытыла бара. Кешеләрне бик уйландыра торган мәсьәлә бу.

Р.В.: Фәрит Хәйруллович, менә Дәүләт Советы сессияләрен телевидениедән дә күрсәтәләр, аны халык, театр караган кебек, кызыксынып карап бара. Чөнки анда бик мөһим проблемалар, мәсьәләләр хәл ителә. Бик күп тамашачыларның әйтүе буенча, алар Сезгә шаккатып, сокланып карап торалар. Сезнең теләсә кайсы авыр хәлдән оста итеп чыга алуыгыз, һәрбер депутатның холкын чамалап, һәр хөкүмәт кешесенә кирәкле сүз таба белүегезне күреп торалар. Минем халыктан ишеткәнем бар: парламент – сәясәт театры булса, Фәрит Хәйруллович – аның талантлы режиссеры, талантлы дирижеры, дип әйтәләр. Монысы парламентта, рәсми даирәдә шулай. Ә менә Сез тормышта да шулай мөлаем, итәгатьле, һәрбер сүзегезне үлчәп сөйли торган, һәрбер кешегә кирәкле сүз таба торган затмы? Сез гел шушылай, бер кысадан чыкмыйча, тәртипле генә яшисезме? Яшь чагыгызда булса да хет берәр юләрлек кылганыгыз булдымы?

Ф.М.: Нишләп булмасын?! Дөнья булгач, барысы да булгандыр инде. Әмма юләрлек кылганыңны авыз күтәреп кешегә сөйләп йөрү үзе үк тагын бер юләрлек булыр иде. Сабыр төбе - сары алтын, диләр. Сабырлык кирәк. Мине әни сабыр булырга өйрәтте. Улым, сабыр бул, ашыкма. Кешене сүз белән үтереп тә була, терелтеп тә була, диде. Кайтып, әни белән сөйләшеп утырганда, ул гел өйрәтә иде - улым, сүзеңне, фикереңне ашыгып әйтмә, кеше әйткәнне тыңлап бетер, кеше нинди генә сүз әйтсә дә, син башта тыңлап бетер дә, аннары үзең уйлап, үзеңә кирәген сайлап алырсың.

Гаилә, тормыш – җиңел әйберләр түгел. Аның катлаулы чаклары да булды. Мин инде ниндидер, бөтен ягы җиткән, бай гаиләдә үсмәдем. Әтинең дә, әнинең дә хезмәт хакы күп булмады. Кием-салымны, мәктәп формасын саклап кияргә өйрәттеләр. Булган һәр әйбернең үз вакыты, үз урыны булырга тиеш, яңасын алганчы әле моны туздырасы бар, дияләр иде. Болай өйрәтүләре өчен мин әти-әниемә бик зур рәхмәтле. Хәзер үз балаларыбызны да шулай тәрбияләргә тырышабыз. Холкың, гадәтең, үз-үзеңне тотышың гел халык алдында булгач, ул ничектер өйгә дә шул рәвештә кайтадыр инде. Син бит гел кеше күз алдында, Әлмәттә дә, Казанга килгәч тә шулай булды. Син секретарьме, башкарма комитет рәисеме, министрмы - гел кеше күз алдында. Кешенең берсе күрмәсә, берсе күрә, начарлыгың булса, аны әле күбрәк итеп тә күрәләр. Миллион кешелек шәһәрдә яшәсәң дә, йөз меңлегендә яшәсәң дә, кеше турында кеше белеп тора: ул үзен ничегрәк тота, кешеләр белән ничек аралаша. Инде мондый дәрәҗәгә җитеп, хөкүмәттә дә, парламентта да эшләгәч, сиңа карата мондый сынау, игътибар тагын да арта. Мин гомерем буена әти-әни сүзеннән чыкмаска тырыштым. Бүген син шушындый дәрәҗәле урында эшлисең, бу сайлап куелып эшли торган урын, син теләсә кайсы мизгелдә бу эштән китә аласың. Үзеңнең кайдан чыкканыңны, сине кем шушылай үстергәнне, бүген кемгә хезмәт иткәнеңне онытырга тиеш түгелсең. Менә мин шуларны һәрвакыт истә тотам.

Әле беркөн хатын белән базарга чыккан идек. Ит, мандарин алабыз, ул ала, мин сумкага сала торам. Әлбәттә инде, базарга галстуксыз гына, урамча киенеп чыккан идем. Ләкин кеше барыбер таный. Танып сөйләшә башлыйлар. Кем әйтмешли, базарга ник барганыма үкенә башладым. Юк, кемгәдер ачу итеп әйтүем түгел. Базар уртасында эш белән мөрәҗәгать итә башладылар. Бу бит Мөхәммәтшин, тукта әле, улым, менә шундый-шундый хәл, минем адресымны язып ал әле, мине кабул итәрсең дип... Әлеге дә баягы, торак-коммуналь хуҗалык реформасы мәсьәләсе буенча эләктереп алдылар. И, кирәкне бирделәр анда минем, ишетмәгәнне ишетеп кайттым. Мин үзем реформаларны кирәкле үзгәрешләр дип саныйм. Әмма аларны сак кына, халыкның ачуын чыгармыйча, халык мәнфәгатьләрен истә тотып тормышка ашырырга кирәк дигән фикер белән кайттым мин базардан. Хатын, сиңа базарга бару кирәк икән, халык белән очрашуның бик үтемле формасы бу, дип, көлә.

Соравыңа җавап итеп шуны әйтәсем килә: кеше кайда гына эшләсә дә, ул эштән киткәч, әнә теге юньсез бара, ярый әле вакытында эштән алдылар, дип, артыңнан төкеренеп калмаслык итеп эшләргә кирәк.

Р.В.: Фәрит Хәйруллович, дәүләт хезмәтендә эшләгән кешеләр инде алар хәрбиләр кебек аерым бер тәртип буенча яшиләр дип уйлыйм мин. Дәүләт хезмәте турында законыбыз да бар. Дәүләт хезмәтендә эшлисең икән, син инде өстәге җитәкчеләр белән аерым бер ара саклап, сүзеңне үлчәп сөйләшергә тиеш. Менә бу яктан караганда, Сезнең хәлегез шактый катлаулы булырга тиеш. Сез – парламент җитәкчесе, югары даирә кешесе, ә депутатлар – халык фикерен дөньяга үткәрергә, урыннардагы проблемаларны гамәлгә ашырырга тиешле кешеләр. Әле безнең Президентыбыз бар, Мәскәүдәге югары даирәләр дә җитәрлек. Депутатлар куйган таләпләр, халык куйган таләпләрне Сез өстәге җитәкчеләргә дә, Мәскәү даирәләренә дә түкми-чәчми җиткерергә тиеш. Бу нисбәттән кайвакытта бәхәсләргә дә керергә, ике ут арасында калырга да туры килә торган¬дыр. Үзегезнең фикерегезне дәлилләгән вакытларда кыенлыклар туамы, уңышларга ирешеп буламы?

Ф.М.: Андый очраклар байтак була. Беренчедән, синең инде үзең инанган фикерең бар. Икенчедән, сиңа йөкләнгән парламент фикере бар. Аны бит тиешле даирәләргә мин җиткерергә тиеш. Ул минем бурыч. Мәскәүдә ул яктан җиңелрәк, анда безнең фикерне беләләр инде, Татарстанда барыбер үз фикерләре белән йөриләр, дип кенә уйлыйлар. Мин һәр мәсьәләне дәлилләргә тырышам, очрашканда үз фикеремне тулысынча җиткерәм. Ләкин Сез дөрес әйтәсез, – Путин белән очрашканда сөйләшү бер дәрәҗәдә, аның администрациясе җитәкчесе белән очрашканда икенче төрлерәк, парламентта очрашсаң - өченче төрлерәк була. Республикадагы мәсьәләләрне Президентыбыз белән очрашып уртага салып сөйләшкәндә дә минем фикер кайчакта аның фикере белән туры килеп бетми. Нигә дигәндә, мин, депутат буларак, парламент җитәкчесе буларак, депутатлар фикерен дә җиткерәм аңа. Мин Президентка аңлатам, депутатлар менә моның белән ризалашмыйлар, бу мәсьәләне бик куерталар, халыктан күп хатлар килә башлады, Минтимер Шәрипович, мәсьәләне яңабаштан карыйк әле, кире кайтыйк әле, дим. Шундый сөйләшүләрдән соң без уртак бер фикергә киләбез.

Аннары икенче үзенчәлек тә бар. Президент инде менә шактый еллар, республикада зур дәрәҗәгә ирешеп, халык мәнфәгате өчен нәтиҗәле эшли, халыкта зур хөрмәт казана. Ләкин кайчакта Президентка киңәш бирүчеләрнең кайберләре барыбызны да борчый торган ниндидер зур мәсьәләне ачыктан-ачык куярга курка, уңайсызлана, шикләнебрәк тора. Мин үзем һәр проблеманы Президентка аерымачык иттереп җиткерүне үземнең бурычым дип саныйм. Мин әйтерлек сүзне мин әйтмәсәм, кем әйтер Президентка, дип уйлыйм. Президент бу мәсьәләдә мине дөрес аңлый. Чөнки ул белә - мин бит башкарма органда эшләмим, безнең парламентка халыктан күп фикерләр килә, борчый торган мәсьәләләр дә байтак. Мин аларның кайберләрен Президент Аппараты җитәкчесенә, ә иң мөһимнәрен Президентка җиткерергә тырышам. Очрашканда без шактый гына мәсьәләләрне икәү уртага салып сөйләшәбез.

Р.В.: Соңгы елларда республикабызда бик күп эшләр эшләнде. Без инде аларның кайберләрен атап та үттек. Зур эшләрнең берсе тузган торакны бетерү программасы булды. Аннары Кама аша күпер салынды. Ул халкыбызның гасырлар буена хыялланган күпере иде. Кызганыч ки, эшләнгән изге эшләр янында бик ямьсез проблемалар да калкып чыкты. Эчкечелек, җинаятьчелек, наркомания - бигрәк тә яшьләр арасында искиткеч зур афәткә әверелде. Аннан соң тагын бер зур борчуыбыз бар - ул да булса авыл проблемасы. Бүгенге көндә, без аны күпме генә мактасак та, авылның нигезе какшый башлады. Бигрәк тә рухи нигезе какшау борчый. Авылда хәзер пенсионерлар һәм исерек ирләр генә калып бара. Рухи яктан нык таркаулык, өметсезлек сизелә бүгенге авылда. Әгәр дә без авылны тәмам таркатсак, бу бит милләтнең тамырына балта белән чабу кебек булачак. Безнең язучыларыбыз, галимнәребез, артистларыбыз, жырчыларыбызның күбесе, хәтта җитәкчеләребез дә, Президент үзе дә, Премьер-министрыбыз да, күпчелек министрлар да, Дәүләт Советы Рәисе дә - бүгенгесе көндә республикабызны тотып торган кешеләрнең һәммәсе дә диярлек авылдан чыккан кешеләр. Бәлки, безгә, Фәрит Хәйруллович, авылларны үстерү, алга җибәрү, ныгыту буенча үзебезнең дәүләт программасын кабул итәргә кирәктер?

Ф.М.: Бу бик мөһим, глобаль дәрәҗәдәге диярлек мәсьәлә. Хәзер генә, кискен рәвештә моны чишү юлларын табып булмас. Ләкин минем шуны әйтәсем килә, башка субъектларның бу мәсьәләгә карашлары икенчерәк. Алар, авыл хуҗалыгы күптән инде базар мөнәсәбәтләренә кереп китте, хәзер үзләрен-үзләре карасыннар, диләр. Дәүләт бюджеты исәбеннән бернинди ярдәм бирмиләр. Менә мин Самара ягында булып кайттым, «Зур Идел» оешмасының утырышын алып бардым. Анда чыгыш ясаучылар әйттеләр, бездә күптән базар мөнәсәбәте, без авылга ярдәм итмибез, анда фермерлар бар, эшкәртелмәгән җирләр дә күп диделәр. Ә инде азык-төлекне базар мөнәсәбәтенә күчкән авыллар үзләре китереп бирерләр, диләр. Мин бу мәсьәләгә башкачарак карыйм, безнең республикада караш икенчерәк. Без бүген авыл хуҗалыгын тулаем базар мөнәсәбәтенә җибәрмәдек. Ниндидер юлларын табып, авылларга дәүләти ярдәм итәбез: юллар төзибез, телефоннар кертәбез, техника, комбайннар, тракторлар алып бирү мәсьәләсендә ярдәм кулы сузабыз. Без моны нәкъ менә шул сезнең фикердән чыгып эшлибез. Авылда безнең, татар булсын, рус, чуаш булсын - тел, гореф-гадәтләребез, динебез сакланып калды. Шәһәргә килгән кешеләр телен дә югалта башлый, аралаша-аралаша, русчага да, башка телгә дә күчәләр, катнаш гаиләләр коралар. Ә авылда татары да, чуашы да, башка милләте дә тупланып яши. Шуның өчен без бүгенге көндә авылга ярдәм итәргә тырышабыз. Мөмкинлектән чыгып, әлбәттә. Киләчәктә бу ярдәм кимергә мөмкин. Нигә дигәндә, федераль үзәккә елдан-ел күбрәк налог бирәбез, Татарстандагы мөмкинлекләр кими бара. Шуның өчен менә, Сез әйткәнчә, аерым бер дәүләт программасы төзеп, авылга ярдәм итү мәсьәләсен хәл итмичә булмас. Мин Сезнең бу фикерегезне хуплыйм.

Р.В.: Фәрит әфәнде, без бүген күбрәк эш турында сөйләшәбез. Әйе, безнең дә, Сезнең дә күп вакытыбыз эштә уза. Сәясәтнең ыгы-зыгыларыннан арып-талып, дөнья мәшәкатьләреннән талчыгып өйгә кайткач, Сез ничек ял итәсез? Ниләр белән шөгыльләнәсез?

Ф.М.: Дөресен генә әйткәндә, ял итәргә вакыт калмый да. Моны гадәти бер шаблон җавап дип уйламагыз. Командировкалар бик күп, эштән бик соң кайтабыз. Өйдә булсаң, атнага бер көн - якшәмбе ял итеп була. Аны гаилә белән үткәрергә тырышам. Мунча керергә балалар, оныклар җыела ул көнне. Тәмле ризыклар пешереп, бергәләп ял итәбез. Әйткәнем дә бар бугай инде - мин балык тотарга яратам, балыгы өчен дип түгел, елга буенда, көймәдә утырып ял итү өчен. Уйланып, ниндидер яңа фикерләр эзләп утырам саф һавада. Икенче бер мавыгуым - автомобиль. Мин бит Әлмәт төзүчеләр техникумын тәмамлаган кеше - яшьли, бәләкәйдән үк техника яраттым. Минем иске бер «Волга»м бар. Ел саен шуның нәрсәсендер ясап, яңартып, алмаштырып маташам һәм шул арада бер ял итеп тә алам. 1964 нче елгы машина ул, 40 еллык юбилеен да үткәрдем. Луизаның ачуланганы да бар инде, миңа әйтмичә запчасть аласың, нигә кирәк ул сиңа, гомер буе шул иске машинага акча әрәм итәсең, дип. Рульдә үзем йөрим, ул машина миңа бик ошый. Аны юуы үзе бер рәхәт. Менә шулайрак ял итәм инде мин. Әлбәттә, телевизор карарга да, газета-журналлар, китаплар укырга да тырышам. Аларга вакыт аз кала. Әмма минем эштә газета укымыйча ярамый да. Өйрәнелгән гадәт буенча газеталарны эштә карап аласың да, өйгә кайткач, йоклар алдыннан бер көлтә газетаны укып чыкмыйча йокыга китә алмыйсың. Кайда нәрсә булган, нинди мәсьәләләр караганнар, мәгълүматны журналистлар ничек итеп биргәннәр, кайсы газета үз фикерен укучыга ничегрәк җиткерә, кем кайда чыгыш ясаган һәм башкалар, һәм башкалар. Шуның өчен бу тормышта вакыт җитми дә. Пенсиягә чыккач ял итәрбез дигән уйлар еш килә минем башка.

Р.В.: Кешелек инде ничә мең еллар буена «Бәхет нәрсә ул?» дигән мәңгелек сорауга җавап эзли. Бу турыда инде язучылар да, шагыйрьләр дә, философлар да күп яздылар, һәркем бу сорауга үзенчә җавап бирә. Чөнки һәркемнең дә үз язмышы, үз бәхете. Сезнеңчә, нәрсә ул бәхет?

Ф.М.: Бәхетнең нәрсә икәнен бер сүз белән генә әйтеп булмыйдыр, һәрбер көннең үз бәхетле минуты, бәхетле сәгате бардыр, һәр гомернең үзенә генә хас бәхетле көннәре, атналары, айлары бардыр. Матур гаилә корып җибәрсәң дә бәхетле дип саныйсың үзеңне. Укуларыңны яхшы гына тәмамлап, диплом алган көннәр дә бик бәхетле көннәр. Минемчә, инде дөньяга тугансың икән, синең төп вазыйфаң - гаилә корып, халкыңа хезмәт итеп, балалар үстереп, киләчәк буыннарга белемеңне, тәҗрибәңне калдыру. Ә инде бүгенге эшләп йөргән көннәреңдә эшең үзең теләгән, яраткан эш булса, аңа ашкынып барсаң, арып-талып эшләгәннән соң, ашыгып сине көткән гаиләң янына кайтсаң, шуннан да зуррак бәхет юктыр, инде, минемчә.

Р.В.: Димәк ки, Фәрит Хәйруллович, Сез бәхетле кеше булып чыгасыз инде.

Ф.М.: Әйе, мин үземне бәхетле кеше дип саныйм.

Р.В.: Фәрит әфәнде, әле дә хәтердә, моннан берничә ел элек, Сезгә 50 яшь тулган көнне, юбилей кичәсендә мин бер шигырь укыган идем. Әгәр дә каршы килмәсәгез, бүгенге әңгәмәне шул шигырь белән тәмамлар идем.

Исемеңне мулла дөрес кушкан,
-Язмышыңны алдан белгәндер:
Гарәп сүзе - Фәрит, татарчасы –
«Һич тиңдәшсез» була, «Бердәнбер».
Әтиең дә бишек көйләгәндер,
Әниең дә назлап сөйгәндер.
Алар өчен син бит - мәңге бала,
Алар өчен син бит - Бердәнбер.
Кара чәчле нефть малаеның
Катлам-катлам уе тирәндер.
Мең катламлы бу катмарлы җирдә
Син сайлаган язмыш - Бердәнбер.
Бик елыйсы килгән чагыңда да
Елмаясың һәрчак кемгәдер...
Кеше өчен - мең шатлыгың булса,
Үз хәсрәтең яшерен - Бердәнбер.
Гөнаһыңны эзләп, мең кат күзләп,
Көндәшләрең сынап йөргәндер.
Син көләсең, чөнки син беләсең:
Дөнья - фани, гомер - Бердәнбер.

Бу дөньялар һәрчак болай булмас,
Тормышлар да әле көйләнер.
Берәү китә, берәү килә торыр,
Ватан калыр. Ватан - Бердәнбер.

Ватан белән бергә халык калыр,
Ил язмышы меңгә төрләнер...
Халык өчен син Бердәнбер булсаң,
Ул да сиңа газиз, Бердәнбер.

Еллар узар. Безнең бу көннәрне
Тарихчылар мең кат өйрәнер.
Тарих өчен - олы түрә булсаң,
Безнең өчен, син бит, Бердәнбер.

Ф.М.: Шигырең өчен рәхмәт. Ул көннән соң ничә ел узып та киткән... «Еллар узмый, безнең гомер уза», - дип әйтәләрме әле халыкта?




Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.