Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Матбугаттагы басмалар, чыгышлар

Фәрит Мөхәммәтшин: «Кирәк булса, тәүлек буе эшләячәкбез»

Газета «Ватаным Татарстан», 02.07.2009
Республиканы киртәләр белән әйләндереп алу мөмкин түгел һәм болай эшләргә ярамый да.

Республиканы киртәләр белән әйләндереп алу мөмкин түгел һәм болай эшләргә ярамый да. "Ватаным Татарстан" һәм "Республика Татарстан" газеталары укучыларының сорауларына җавап биргәндә, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, җирле җитештерүчеләрне яклап, шулай диде. Аның сүзләренә караганда, монополияләргә юл куймас өчен, икътисадый көндәшлекне саклап калырга кирәк. Парламент спикерының редакциябезгә "туры элемтә"гә җыенганын белгәч, укучыларыбыз аңа ике дистәдән артык сорауны алдан ук биреп куйды. Очрашулар залындагы телефон да тынып тормады. Берәүләрне район шифаханәсендә күз табибының булмавы борчыса, икенчеләрен Татарстан Конституциясендәге суверенитет төшенчәсенең язмышы кызыксындырды. Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатларның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләвен белергә теләүчеләр белән бергә ни өчен даруга бәяләр артуын сораучылар да булды. Беренче сорау кризис һәм бу шартларда парламентның ничек эшләве хакында иде.

Фәрит Хәйруллович, шушы көннәрдә Дәүләт Советының яңа составта эшли башлавына 100 көн булды. Кыска, әмма вакыйгаларга бай чор булды бу. Депутатлар тарихка кереп калды инде – алар 20 миллиард сумлык дефицит белән республика бюджетын кабул итте. Яңа парламентның эшчәнлегенә бәя бирсәгез иде.

– Беренче 100 көнгә нәтиҗә чыгару гадәте Европа илләреннән керде. Мондый традиция халык вәкиленә аңа тавыш биргән сайлаучылары алдында хисап тотарга, алдагы бурычларны билгеләргә ярдәм итә дип уйлыйбыз. 100 көн күп түгел. Шушы чор эчендә Дәүләт Советында аның Рәисен сайлау, комитет, фракция һәм комиссияләр төзү кебек оештыру эшләре башкарылды. 100 депутатның 99 ы халык тапшырган вазыйфаларын үти. Берсе Яшел Үзән районы башлыгы булып билгеләнү сәбәпле, федераль закон нигезендә, аның урынына яңа кеше сайланачак. Дәүләт Советында ике партия, бер депутат төркеме эшли. Парламентның "яшәргәне" сизелә. 30 да тулмаган 10 кешебез бар. Бер депутатка 25 кенә яшь әле. Без алдан ук парламентның яшәрүен һәм анда яңа кешеләрнең килүен максат итеп куйган идек. Дәүләт Советындагы депутатларның яртысыннан артыгы беренче тапкыр гына сайланган. Узган чакырылыштан 42 кеше калды. Бу исә парламент җитәкчелегенә яңа бурычлар өсти. Хатын-кыз депутатлар саны бер кешегә артты. Дәүләт Советының сәркатибе, кайбер комитет җитәкчеләре алышынды. Шушы 100 көн эчендә парламентның 3 утырышында 141 мәсьәлә каралды, 12 закон, 232 карар кабул ителде.

Әлбәттә, быелгы үзенчәлегебез – сайлауның кризис шартларында узуы. Парламент та республикада җитештерү күләме кимегән шартларда эшли. Муниципаль бюджетлар да, республиканың кереме дә кимеде. Инвестицияләр дә азрак, ә эшсезләр саны артты. Бүген республикада рәсми рәвештә 61 меңнән артык кеше эшсез буларак теркәлгән. Нинди чаралар күрелүен беләсез: икътисадый кризисның зыянын киметү өчен, республика комиссиясен Президент җитәкли, Хөкүмәт каршындагысы белән Премьер-министр рәислек итә. Дәүләт Советы юнәлеше буенча да чаралар күрелә. "Бердәм Россия" фракциясе составында, мәсәлән, икътисадый вәзгыятьне күзәтү буенча кризиска каршы совет барлыкка килде. Парламент вәкилләре бу мәсьәләдә төрле тәкъдимнәр ясый. Әйтик, бюджеттан финансланучы оешмаларның милегенә салынучы салым киметелде инде. Эшмәкәрләр түли торган салымнар да үзгәрде.

Республика икътисады тышкы факторларга бәйле. Нефтькә бәяләр төшү, рубль кыйммәтенең үзгәрүе – барысы да безгә йогынты ясады. Бюджетның керем өлешен 34 процентка киметергә мәҗбүр булдык. Быел 65,9 миллиард сум күләмендә керем өмет итәбез, ә чыгымнар – 85,9 миллиард сум. Анысы 14 процентка киметелде. Шулай итеп 20 миллиард сумнан артык дефицит барлыкка килде. Әмма күз уңында тотылган кайбер чыганаклар бар, федераль бюджетның эре җитештерүчеләргә ярдәм итү программасына да өметләнәбез. Әгәр нефтькә бәяләр 65-70 доллар тирәсе була икән, әлеге дефицитны каплый алачагыбызга ышанам.

Ә без халык алдында гадел булырга тырыштык. Чөнки үтәл¬мәячәк бюджет кабул итү – үзе үк зур хата ул. Иң мөһиме – халыкны социаль яклау. Хезмәт хакы, дарулар сатып алу, коммуналь хезмәтләргә бәйле маддәләрнең барысы да тиешле суммалар белән ныгытылган. Бу хакта ачыктан-ачык әйтәм. Үзгәртелгән бюджетта алар барысы да каралган. Ә кризисның тискәре йогынтысын киметү депутатлар корпусының бүгенге төп бурычы булып тора.

Исәнмесез, Болгар шәһәреннән Сергеева Тамара Алексеевна борчый сезне. Пенсиядә мин. Районда туберкулез корпусын яптылар. Ә бу чир белән авыручылар бик күп. Бездә күз табибы да юк әле. Шуңа күрә акча түләп, башка җиргә барырга туры килә. Нотариус та юк. Базарлы Матактан атнага бер тапкыр килә килүен, тик аңа эләгүе кыен.

– Ярый, Тамара Алексеевна, бу сораулар хакында сәламәтлек саклау министры белән сөйләшермен. Хәзер үк җавап бирә алмыйм. Барысын да язып алдым. Күз табибы мәсьәләсен, һичшиксез, хәл итәрбез. Яшьләрне дә укырга җибәрергә кирәк. Монысын район башлыгына җиткерермен. Әлбәттә, проблеманың башка ягы да бар. Һәр авыл яки бистәне югары технологияле медицина җиһазлары һәм югары квалификацияле табиблар белән тәэмин итә алмыйбыз. Ә инде тиз арада ярдәм итү кирәк булса, андый кешеләрне Казанга юллыйлар. Әлбәттә, аның нәтиҗәсе дә яхшырак була. Ә нотариус мәсьәләсендә район башлыгы һәм юстиция министры белән сөйләшермен.

Хәерле көн, Казаннан Фәния булам. Белүемчә, Сочида курорт милициясе эшли. Менә бездә дә шуны оештырып булмыймы икән? Кризис вакытында өстәмә эш урыннары булыр иде. Җәйге чорда хокук бозулар арта бит.

– Әле бүген генә эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров миндә булды. Ләкин Казан гына түгел, ә Казан янәшәсендәге районнар мәсьәләсе турында сөйләштек. Нигә дисәгез, җәй көне халык ял итәргә су буена чыгып китә. Бу – Лаеш, Югары Ослан, Биектау районнары. Биредә җирле халык саны 50 мең булса, җәй көне 250 меңгә җитә. Әлбәттә, араларында төрлесе бар. Киңәшләштек тә, шундый карарга килдек: Казаннан әлеге районнарга милиционерларны вакытлыча җибәреп, анда тәртип саклауны көчәйтәчәкбез. Ә балалар ял итә торган учреждение-ләрнең һәрберсенә икешәр милиция хезмәткәре билгеләнде.

Парламентта коммунистларның зур гына фракциясе эшли, составы да яңарды. Алар белән уртак тел таба аласызмы?

– Мине, Рәис буларак, бер партияле парламент канәгатьләндерми. Бу хакта бик күп тапкырлар әйттем. Парламентта башка эре партияләрнең дә кирәклеген гел кабатлыйм. Бүген Дәүләт Советында "Бердәм Россия" һәм КПРФ, шулай ук "Татарстан – Яңа гасыр" хәрәкәте бар. Миңа калса, бүгенге алты коммунист парламент эшчәнлегенә ныграк әзерләнгән, теге яки бу проблеманы сәяси яссылыкка күчермичә, безнең белән бергә проблемаларны хәл итү өчен тырышалар. КПРФ үзен оппозиция дип атый. Бу дөрес тә. Сайлауда җиңгән партиядән соң икенче урынны алганы оппозиция булырга тиеш. Сәяси көрәшнең дә бөтен мәгънәсе шул. Хәлләрне белеп тору өчен, алар үз вәкилләрен барлык комитетларга да яздырды. Сессия эшләрендә үз мәсьәләләрен күтәрәләр. Без исә парламентта булган башка фикерләрне дә ишетү теләге белән фракция эшчәнлеген өйрәнәбез.

Исәнмесез, Марат Фәйзуллин булам мин. Үзем Теләче районыннан, авыл хуҗалыгы академиясендә белем алам. Кибет киштәләре күрше төбәктә җи¬тештерелгән азык-төлек белән тулган: казылык – Йошкар-Оланыкы, куас – Чабаксарныкы. Үзебезнең җитештерүчеләр республикада булса да көндәшлек итә алмыймыни?

– Барысы да чит төбәкләрнеке дип әйтмәс идем. Базар икътисады шартларында яшибез бит. Әлбәттә, җирле җитештерү-челәргә базарга керү өчен ярдәм чаралары күрелә. Әмма республиканы киртәләр белән әйләндереп ала алмыйбыз һәм болай эшләргә ярамый да. Минемчә, төп сүзне сатып алучылар әйтергә тиеш. Соңгы вакытта "Татарстанныкын ал!" дигән чакыру һаман саен ешрак яңгырый. Үзегез аңлыйсыздыр, күрше төбәк продукциясе сыйфатлырак та, очсызрак та булырга мөмкин. Көндәшлек, бәяләрне төшерү әнә шул була инде. Көндәшлек юк икән, монополия барлыкка килә. Кайбер азык-төлек төрләре буенча менә дигән сыйфатыбыз, буй җитәрлек бәяләребез бар, базарны рөхсәт ителгән ысуллар белән сакларга тырышабыз. Әмма аны бөтенләй ябу дөрес түгел. Бары тик көндәшлек шартларында гына яхшы сыйфат һәм бәягә ирешә алачакбыз. Сезнең соравыгызда хаклык бар. Яңа Зеландиядә җитештерелгән майга, иткә квота арттырылу безне дә борчый. Белоруссия белән ике арадагы низагны барыбыз да күреп тордык бит.

Фәрит Хәйруллович, Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар турында сорау бирәсем килә. Алар ниндидер закон проектларын алга сөрергә ярдәм итәме? Әллә Мәскәүгә киткәч юкка чыгамы?

– Бик мөһим сорау бирәсез. Мәскәүгә киткәч үк кайдан сайлануларын онытучы депутатлар булды. Сүз уңаеннан, Дәүләт Советының узган чакырылыштагы депутатлары Дәүләт Думасына 44 федераль закон проекты кертте.

Шуның дүртесе кабул ителде. Әлеге күрсәткеч Россия төбәк-ләре арасында иң яхшылардан саналса да Мәскәүдәге вәкилләребез белән эшләүне көчәйтергә кирәк. Шуның өчен Президент, сайлауның икенче көнендә үк, аларны җыйды да бурычлар куйды. Республика башлыгы Дәүләт Советына Юлламасында да, дүртенче чакырылыш парламент-ның беренче утырышында да бу мәсьәләләрне күтәрде.

Апрель аенда Дәүләт Советында Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Советы депутатлары, республика Хөкүмәте әгъзалары катнашында кризиска каршы чаралар күрү кысаларында федераль дәүләт хакимияте органнары белән эшчәнлек алып бару мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булды. Татарстаннан сайланган депутатлар һәм сенаторлар, республика министрлыклары һәм ведомство вәкилләреннән торган эш төркемнәре төзү турында карар кабул ителде. Аларның эшен Татарстан Икътисад министрлыгы координацияләячәк. Эш төркемнәре ким дигәндә өч айга бер тапкыр утырыш уздырырга тиеш булачак. Июнь башында Татарстанның Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиллегендә беренче утырыш узды. Анысында федераль максатчан программалар кысаларында республикага өстәмә федераль акча җәлеп итү турында сүз булды.

Узган физик культура һәм спортны үстерү буенча федераль программа кысаларында республикага 200 миллион сумнан артык акча җәлеп ителде. Быел бу күрсәткеч 55 миллион сум булачак. Бу акчалар бассейннар, теннис кортлары, ясалма өслекле футбол кырлары төзүгә дә, яшь спортчыларга кием алуга да тотылачак. Әлеге эш белән безнең депутат – Дәүләт Думасының физик культура һәм спорт буенча комитеты рәисе урынбасары Илдар Гыйльметдинов җитәкчелек итә.

"Бердәм Россия" партиясе ярдәме белән Татарстанга тиз арада сафка баса торган физик культура һәм сәламәтләндерү комплексларын (ФСК) төзүгә федераль акчалар бүлеп бирелде. Республикада әнә шундый 13 ФСК ачылды, быел тагын өчесе сафка басарга тиеш. Моннан тыш партиянең "Тарихи истәлек" проекты кысаларында Свияжск утравындагы музей-тыюлык, Казандагы Апанай мәчете, Боратынскийлар йорты кебек мәдәният корылмаларын саклап калу һәм үстерү өчен матди чыганаклар эзләнә. Яшь гаиләләрнең торак хәлен яхшырту программасы буенча Татарстанга 241 миллион сум акча кайтачак. Депутат Клавдия Новикова ярдәме белән аз керемле кешеләрне социаль яклау өчен 10 миллион сум акча бүлеп бирелде.

Дәүләт Думасының беренче вице-спикеры Олег Морозов та Татарстан мәнфәгатьләрен яклауга зур өлеш кертә. Ул безнең депутатларның эшчәнлеген координацияли. Татарстан икътисадына федераль чыганакларны җәлеп итүнең бик күп үрнәкләрен санарга була. Әмма бу бик озак вакытны алыр иде. Башкарылганнары зур эшнең башы гына әле.

Хәерле көн, Алисия Микулова булам мин. Соравым балалар һәм үсмерләр спортына бәйле. Бу мәсьәләгә күбрәк игътибар биреп булмыймыни? Әлбәттә, кризис, акча җитмидер. Әмма яшьләр урамда тәрбияләнсә, бер дә яхшы түгел бит. Бу юнәлештә нинди эшләр башкарыла?

– Универсиада уздыру хокукын яулау белән, балалар спорты һәм физик культураны үстерүнең яңа юллары турында уйлана башладык. Шуңа күрә Президент Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елын игълан итте. Универсиадага үз спортчыларыбызны әзерләүгә, Татарстан халкы сәламәт булсын өчен спорт корылмаларын төзүгә зур акчалар сарыф ителде. Бездә ясалма бозлы 30га якын спорт сарае бар. Узган ел Татарстанда 220 мең кешегә хезмәт күрсәтә алырлык 130 физик культура һәм спорт корылмасы сафка басты. Башка бер генә төбәк тә мондый күрсәткечләр белән мактана алмый. Менә дигән командаларыбыз бар. Финанс ягыннан тотуы авыр, әмма андый командалар булмаса, балаларның кемгәдер охшарга тырышу максаты юкка чыгасын да аңлыйбыз. Мәктәп укучыларының 25 проценты физик культура һәм спорт юнәлешендәге учреждениеләрдә шөгыльләнә, ә 40 проценты тирәсе үсмерләр клубы һәм секцияләргә йөри.

Физик культура дәресен укытучылар арасында ир-атлар саны артты. Әмма тренерларга булган ихтыяҗ 70-80 процентка гына канәгатьләндерелгән әле. Бу юнәлештә алып барылган эшләрнең нәтиҗәсе булыр дип уйлыйм. Өстәвенә һәр мәктәптә иртәнге физик күнегүләр керттек. Вак-төяк кебек тоела, әмма мондый чаралар спортка мәхәббәт тәрбияләргә, балаларны сәламәтләндерүгә ярдәм итә.

Әлбәттә, соңгы вакытта әти-әниләр взносы дигән төшенчә барлыкка килде. Әмма күп очракта алардан символик бәя генә сорыйлар. Талантлы балалар һәм аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче сабыйлар бу акчаны түләми. Яшәү урыны буенча үсмерләр клубына йөрүчеләрдән дә акча сорамыйлар. Күреп торасыз, икътисадый вәзгыять бик үк гади түгел. Әмма шушы шартларда да балалар һәм үсмерләр спортына ярдәм итәргә тырышачакбыз.

Белүебезчә, республика парламенты "яшәрде". Яшь-ләрнең тавышы ишетеләме соң?

– Беренче өч айда ук алардан тирән уйланылган, "ялкынлы" чыгышлар ишетүе шактый авыр. Чөнки парламент эшчәнлеге җиңел түгел, югалып калуың да бар. Әмма шунысын төгәл әйтә алам: "яшәреп", без бик дөрес эшләгәнбез. Яшь депутатлар арасында инде бүген үк үзләрен күрсәтә алган егетләр һәм кызлар шактый. Мәсәлән, Евгений Ефимов. Ул Яшьләр иҗтимагый палатасының рәисе итеп тә сайланды. Гомумән, узган өч айда без Дәүләт Советында күп санлы яшьләр оешмалары вәкилләрен кабул иттек. 20-30 кешелек төркемнәр парламентка килеп, депутатлар эшчәнлеге белән танышып китә. Быел беренче тапкыр Дәүләт Советы депутатлары иҗтимагый палата яшьләрен үзләренә ярдәмче итеп алды. Егетләр һәм кызларга таныклык бирелде. Шул рәвешле без аларны җәлеп итәргә тырышабыз. Яшьләрнең уй-фикерләре шулкадәр күп, безне "күмеп" тә китәләр хәтта. Дөрес, тәкъдимнәрнең күпчелеге "алай эшләргә кирәк, болай эшләргә кирәк: акча бирегез"гә кайтып кала. Ләкин максималист булсалар да, алар нәрсәдер тели бит. Өстәвенә бу яшьләрнең үзләре өчен дә файдалы. Алар тормыш тәҗрибәсе туплаячак. Ә без яшьләргә ярдәм итәргә әзер. Дәүләт Советы ишекләре аларга һәрвакыт ачык.

Безгә дә килергә ярыйдыр бит?

– Әлбәттә, рәхим итегез. Парламент вәкилләре үз вазыйфаларын үтәү белән бергә, сәяси максатларны да, закон чыгару эшчәнлеген дә халыкка аңлаешлы итеп башкарырга тырышалар. Дәүләт Советына берәр төбәкнең делегациясе яки вуз төркеме килсә, бу хакта еш кына утырыш башында әйтәм. Мәртәбәле кунакларның теләге булса, аларга сүз дә бирелә.

Дәүләт Советына күбрәк яшьләр – мәктәп укучылары, студентлар, аспирантлар килә. Чит ил кунаклары да була. Алар сессия барышында Президентның кайда утыруы, спикерның вазыйфалары, депутатлар һәм партия фракцияләренең ничек урнашуы, тавыш бирү ысуллары һәм ничек нәтиҗә ясалуы белән кызыксына. Бу сорауларның барысына да җавап бирәбез. Миңа калса, болар барысы да ачыклык һәм хәбәрдарлык билгесе. Дәүләт Советының ишекләре ачык булу хакимияткә ышанычны да арттыра.

Даруханәгә барырга җыенган саен үзем белән күпме акча алырга белмим. Чөнки дару көннән-көн кыйммәтләнә. Фәрит Хәйруллович, бәяләр үсүне ничек туктатырга? Михаил Глушков, Биектау районы Константиновка бистәсе.

– Бик авыр сорау бу. Федераль үзәк министры Голикова сүзләренә караганда, бүген илдәге даруларның 20 проценты гына Россиядә җитештерелә икән. Калганы читтән кертелә. Бәя турында сөйләшү дә шуңа кайтып кала. Рубль һәм доллар курсының аермасы бәягә йогынты ясый.

Татарстанда чит илдән кертелүче даруларны алыштырачак препаратлар җитештерү программасын тормышка ашыру башланды. Болар – йөрәк-кан тамырлары, бөер авыруларын дәвалауда кулланыла, авыртуны бетерә торган препаратлар. Моннан тыш дару бәяләрен күтәрүчеләргә дә чик куелды. Күпләп сатып алучылар җитештерүче бәясен күп дигәндә 20 процентка күтәрә ала. Ә даруханәләр күпләп сатучылардан алган дару бәясен күп дигәндә 25 процентка арттыра ала. Әлеге кагыйдәләрнең үтәлешен Сәламәтлек саклау министрлыгы күзәтәчәк. Чөнки былтыр бу министрлыкка дару белән сәүдә итүне лицензияләү вәкаләтләре тапшырылды. Федераль үзәктән тә җитди адымнар көтәбез. Уртак тырышлык ярдәмендә дару белән сату итү тармагын рәткә китерә алырбыз дип уйлыйм.

Исәнмесез, Түбән Камадан Марат борчый сезне. Суверенитет нәрсә булып бетте соң инде? Белүебезчә, Россия Конституция суды бу сүзне Татарстанның Төп законыннан алып ташларга кушты. Кайбер төбәкләр моны үтәде дә инде. Илдә Россия Федерациясе гражданнары гына булырга тиеш, диләр. Алга таба бу мәсьәләдә ничек эш итәргә?

– Бу көннәрдә генә мин Конституция суды җитәкчесе Зоркиннан әлеге хатны алдым, ул Президентка да килгән. Тәкъдимнәрегезне кертегез, дигән хат җибәргән. Без аны юридик бүлеккә һәм профиль комитетка тапшырдык. Юридик яктан нинди дәгъвалар булуын тикшерәбез. Без әлеге мәсьәләләрне өйрәнеп, бер фикергә килергә тиеш. Максатыбыз – Россия Конституциясен бозу түгел, ә республиканың хокукларын саклау.

Фәрит Хәйруллович, исәнмесез. Алексеевск районы Кыр Шынталасы авылыннан фермер хуҗалыгы башлыгы Камалов Шәүкәт Шәрипович иде әле бу. Безнең "Вахитов" колхозы элекке вакытта бик бай иде. Ләкин инвестор килгәч, безне таркатып бетерделәр. Җиребезнең өчтән икесе – үзебездә. Калганын "Красный Восток" биләп тора. Без фермер хуҗалыклары төзедек. Тик бүгенге көндә бик авыр хәлдә калдык. Техника куярга урыныбыз юк. Ә "Красный Восток"ның буш ятучы җирләре күп. Безнең тимерче аланнарын да чәнечкеле тимерчыбык белән чолгап алды. Тырмалар ремонтларга да мөмкинлек калмады. Фәрит Хәйруллович, безгә җир бүлеп бирсеннәр иде. Икмәкне дә кая салырбыз икән, дип борчылабыз. Авылда икмәк салырга амбарлар күп, әмма бөтенесе дә инвесторныкы. Аларга кирәкми бит ул. Ә безгә бирмиләр. Нишләргә соң безгә? Татар халкы уңган бит ул. Безгә бернинди инвестор кирәкми. Тракторыбыз ватылса, тартып та йөрер идек. Мөмкинлек кенә юк. Ярдәм итегез, зинһар.

– Хәзер сезгә төгәл генә җавап бирә алмыйм. Тикшерергә кирәк. Сезгә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан кеше җибәрермен. Минем исемнән килерләр. Аларга барысын да сөйләп бирерсез, аңлатырсыз. Ярдәм итәрбез.

Фәрит Хәйруллович, Сезнең рәсми сайтыгыз ачылды. Интернеттан сораулар киләме? Сайтның ярдәме бармы?

– Замана җилләренә ияреп, без дә Дәүләт Советы Рәисенең сайтын ачтык. Сайт аша миңа мөрәҗәгать итүчеләр саны көннән-көн арта. Аларның барысы да минем өстәлгә килеп эләгә. Әйтергә кирәк, сайт аша килгән хатлар эчкерсезрәк, аларда язылган сүзләр дә кискенрәк. Интернет – интернет инде ул. Анда тәнкыйтьли дә алалар. Һәр мөрәҗәгатькә шәхси җавап әзерләнә һәм интернет аша кире җибәрелә. Безнең эшебез шундый. Кирәк булса, тәүлек буе да эшләячәкбез. Узган өч айда нибары бер тапкыр якшәмбе көнне ял иткәнмен икән. Мин эшкә чыккач, башка депутатларга да эшләргә туры килә. Безнең эш режимы шундый. Зарланырга ярамый.

Исәнмесез, Сезгә Азино якларыннан шалтыраталар. Безне ике мәсьәлә борчый. Беренчесе – юллардагы чокырларны ремонтлау эше бик начар бара. Икенчесе – без социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортларда яшибез. Шундый соравыбыз бар: яңа йортлар янәшәсендә балалар бакчалары төзү планга кертелгәнме? Гомумән, Казанның Совет районында баланы бакчага урнаштыру – иң зур проблемаларның берсе.

– Юллар мәсьәләсенә тукталып тормыйм. Кризис чорында ертыкны ямап яшәргә генә туры килә. Төгәлрәк итеп газета аша җавап бирербез. Икенче соравыгызга килгәндә, без социаль ипотека программасы нигезендә йортлар салабыз. Ә мәктәп, даруханә, бакча кебек социаль объектлар төзү – дәүләт өстендә. Әлеге биналар бюджет хисабына салынырга тиеш. Тик быел яңа төзелеш алып бармаска дигән карарга килдек. Нигә дигәндә, укытучыларга, табибларга хезмәт хакы түләү мәсьәләсен алгарак чыгардык. Кризис үткәч, төзелеш программасын да яңадан тикшерербез. Яңа төзелеш башламыйбыз, ә сала башлаган нигезне төзеп бетерәчәкбез, акчаны да шунда тотабыз. Бер каты салынган йортларны ташлап калдырырга ярамый. Калганнарын кризис беткәч төзербез. Акча кытлыгыннан соң да яшисе бар бит. Аның кайчан бетәсен генә белмим.

Фәрит Хәйруллович, минем фамилиям – Ногманова, исемем – Фәүзия. Соравым Казанның ТКХсына кагыла. Аның нинди хәлдә икәнен беләсездер инде. Капиталь ремонт дип аталган коточкыч нәрсә күпме кешенең күз яшен түктерде икән? Без яшәгән йортта да капиталь ремонт башлангач, кая гына бармадым. Файдасы гына юк. Фатирларга тәрәзә куеп киттеләр. Ятимнәр йортында яшәүче 15-16 яшьлек балалар эшләде аны. Ләкин мин бүгенге көнгә кадәр шуны раслый алмыйм. Газеталарның берсендә бу хакта материал да чыкты. Ул дөнья күргәч, басмадан Әмировка запрос ясаганнар, аннан прокуратурага җибәргәннәр. Бер көнне хат алгач, күзем шартлап чыга дип торам: миңа каршы җинаять эше башламакчы булганнар. Казан шәһәре депутатлары килгән иде. Тик нәтиҗәсе генә юк. Түрәләр ник читтән генә карап тора соң? Зинһар, ярдәм итегез.

– Адресларыгызны язып алдым. Мәсьәләгә ачыклык кертәчәкбез.

ЭЛЬВИРА ШАКИРОВА
ИЛНАР ХӨСНУЛЛИН





Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Люди и события
Фарид Мухаметшин с ведущим Первого канала Леонидом Якубовичем в ходе благотворительной акции ко Дню защиты детей «Мы можем». 1 июня 2009 г.
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.