Председатель Государственного Совета

Матбугаттагы басмалар, чыгышлар

Кимчелек ялганнан яхшырак

Газета “Ватаным Татарстан”, 26 июнь 2009 ел
Үз-үзеңне алдап утырганчы, авыр хакыйкатьне белү һәм аннан чыгу юлларын эзләү файдалырак.

Кичә "Ватаным Татарстан" һәм "Республика Татарстан" газеталары укучыларының сорауларына җавап биргәндә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика бюджеты турында әнә шулай диде. Парламент спикеры кризисның кайчан бетәсен әйтмәсә дә, бүгенге шартларда нинди чаралар күреләчәге турында сөйләде.

Дәүләт Советы Рәисе редакциягә килгәнче үк, аңа ике дистәдән артык сорау юлланган иде. Очрашулар залындагы телефон да тынып тормады. Берәүләрне район шифаханәсендә күз табибының булмавы борчыса, икенчеләрне Татарстан Конституциясендәге суверенитет төшенчәсенең язмышы кызыксындырды. Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатларның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләвен белергә теләүчеләр белән бергә, ни өчен даруга бәяләр артуын сораучылар да булды.

Әлбәттә, беренче сорау кризис һәм бу шартларда парламентның ничек эшләве хакында иде. Күптән түгел Татарстан Дәүләт Советының яңа составы эшли башлавына 100 көн тулды. Артык зур вакыт та түгел кебек, әмма яңа чакырылыш халык вәкилләре тарихка кереп калды инде. Чөнки алар республика бюджетын 20 миллиард сумлык дефицит белән кабул иттеләр. Фәрит Мөхәммәтшин бу хакта бик тәфсилләп сөйләде. Аның сүзләренә караганда, әлеге суммалар бүгенге чынбарлыктан чыгып исәпләнгән. "Республика икътисады тышкы факторларга бәйле, – диде Дәүләт Советы Рәисе. – Нефтькә бәяләр төшү, рубль кыйммәтенең үзгәрүе – барысы да йогынты ясады. Бюджетның керем өлешен 34 процентка киметергә мәҗбүр булдык. Халык алдында гадел булырга тырыштык. Чөнки үтәлмәячәк бюджет кабул итү үзе үк зур хата булыр иде. Иң мөһиме – халыкны соцаиль яктан яклау. Хезмәт хакы, дарулар сатып алу, коммуналь хезмәтләргә бәйле маддәләрнең барысы да тиешле суммалар белән беркетелгән. Бу хакта ачыктан-ачык әйтәм. Үзгәртелгән бюджетта алар барысы да үтәләчәк. 65 миллиард сумлык керем алырга исәпләгәндә, 20 миллиард сумлык дефицитлы бюджет барлыкка килде. Әмма күз уңында тотылган кайбер чыганаклар һәм федераль бюджет ярдәмендә вәзгыятьне төзәтә алырбыз дип уйлыйм. Әйтәм бит, халыкны алдаганчы, дөресен әйтү яхшырак".

Парламент спикеры белән уздырылган "туры элемтә"дә яңгыраган башка сораулар һәм аларның җавапларын тулырак газетабызның киләсе саннарында укый алачаксыз.

P.S. Кичә Фәрит Мөхәммәтшин ике басманың журналистлары белән дә очрашты. Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча "Татмедиа" агентлыгында узган очрашуда төп газеталарның яңа шартларда ничек эшләячәге хакында фикер алыштылар.

ЭЛЬВИРА ШАКИРОВА



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2019 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.