Мухаметшин Фарид Хайруллович Председатель Государственного Совета
Төп бит Старт Сайланма Сайтның картасы

рус : тат : eng
Карта Татарстана
Хөрмәтле дуслар!

Сезне Интернет челтәрендә үземнең рәсми сайт битләрендә сәламли алуыма шатмын. Бу ресурс битләрендә Сез Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Рәисе турында төрле мәгълүмат таба аласыз.

Ихтирам белән,
Фәрид Мөхәммәтшин

Интернет-приемная

Вакыйгалар

Яңалыклар
Матбугаттагы басмалар, чыгышлар
Фотогалерея
Видеорепортажи
Аудио-интервью

Яңалыкларга язылу



Матбугаттагы басмалар, чыгышлар

Фәрит Мөхәммәтшинның “Парламентская газета” да чыккан әңгәмәсе

"Парламентская газета", №15-16(2431-2432)
Рубрика: СТРАНА Авторы: Елена Олудина

Дүртенче чакырылыштагы Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар булган көннән соң бер ел узды. Яңа сайланган парламентка гадәти булмаган финанс кризисы шартларында эшләргә туры килде. Республика хакимияте кризис белән көрәштә нинди алымнар кулланган? Кризис һәм инновацияләр ничек җайлаша? Агымдагы ел ниләр алып килә? Бу һәм башка сорауларга без Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның җавап бирүен сорадык.

– Фәрит Хәйруллович, республика дөньякүләм финанс кризисы нәтиҗәләрен ни рәвешле җиңә?

– Татарстандагы икътисади вәзгыятьнең үзенчәлеге шунда: без кризиска кадәр үк республика үсешенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләдек. Аларның иң әһәмиятлесе – инновацион принципларга нигезләнеп үсеш алу. Үзебез өчен традицион булган нефтехимия тармагында без составында күкерт күп булган нефтьне 97 процентка кадәр эшкәртүне максат итеп куябыз. Түбән Камада Россия Федерациясендә югары технологияле нефть эшкәртүче һәм нефть-химия заводлары комплексы төзелә.

Без Татарстанда планлаштырыла һәм гамәлгә ашырыла торган проектларның социаль-икътисади өлкәне яңарту һәм шул ук вакытта кризиска каршы бурычларны хәл итүне максат итеп куябыз. Бу максатларга социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру һәм Яр Чаллыдагы FIAT – «Соллерс» яңа уртак предприятиесен төзү хезмәт итә. Ул елга 500 меңгә кадәр автомобиль эшләп чыгаруны күз алдында тота. Казанның 2013 елгы Универсиаданы үзендә уздыру хокукын яулап алуы төзелеш тармагын эшләтергә һәм яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирде.

Бөтен дәрәҗәдәге хакимият өчен икътисадның реаль секторына булышлык күрсәтү һәм социаль тотрылылыкны тәэмин итү өстенлекле юнәлешләрдән санала.

– Мартта яңа чакырылыштагы Дәүләт Советы эшли башлауга бер ел тулды. Ул кайсы ягы белән исегездә калды?

– Парламент сизелерлек рәвештә яңарды: депутат корпусының яртысы диярлек алмашынды, комитетлар яңадан төзелде, җитәкчелектә дә үзгәрешләр булды.

Бигрәк тә фракцияләрдә эшләүгә зур игътибар бирелә. Бу нисбәттән Дәүләт Советы Регламентының яңа редакциясе эшләнә. Мин еш кына КПРФ фракциясе утырышларында катнашам, һәм, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы буларак, гадел булырга һәм парламенттагы барлык партия көчләре эшенә тигез күләмдә булышлык итәргә тиешмен.

Соңгы арада кабул ителгән законнар турыдан-туры кризиска каршы чараларны тормышка ашыру белән бәйле. Республиканың 2010 елга һәм 2011-2012 елларның планлы чорына бюджеты кабул ителде. Анда кытлык булса да, барлык социаль гарантияләрне саклап калырга мөмкин булды. Татарстан бюджетыннан финанслана торган оешмалар милкенә салына торган салымга ташламалар расланды. Гадиләштерелгән система буенча эшләүче эшкуарлар өчен салым ставкасы 5 процентка киметелде.

Иң кискен мәсьәлә торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга кагыла.
Тарифлар сәясәтен методологик һәм методик яктан Үзәктә көйләү, бу процессның кимчелекләре нәкъ менә төбәкләрдә кискен чагылыш табуы хәлне тагын да катлауландыра. Татарстан Дәүләт Советында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре фракцияләр, комитетлар, “түгәрәк өстәл” утырышларында еш карала. Без федераль дәрәҗәдә тарифлар сәясәтен методологик һәм методик яктан көйләү мәсьәләсенең бик тиз арада камилләштерү кирәк дип саныйбыз.

– Дәүләт Советында нинди партияләр бар? Рәис буларак, Сезгә коллегаларыгыз белән эшлекле диалог алып барырга кыен түгелме?

– Дәүләт Советында “Бердәм Россия” һәм КПРФ партияләре фракцияләре¸ шулай ук “Татарстан – яңа гасыр” депутат төркеме эшли. Алар барысы да актив сәяси һәм закон чыгару эшчәнлеге алып бара. Парламент спикеры буларак, бу нисбәттән әлләни проблемалар юк. “Бердәмросс”иялеләр үз берләшмәләре кысаларында эксперт советы төзеде. Алар Дәүләт Советының барлык закон инициативаларын гомуми фикер алышуга кадәр анализлый, карарларын фракция утырышына, президиум утырышына чыгара. Үз чиратында КПРФ депутатлары төрле белдерүләр һәм депутат запрослары белән мөрәҗәгать итә, традицион рәвештә альтернатив бюджетны эшли.

– Закон инициативасын эшләү хокукына ия булган Дәүләт Советы федераль дәрәҗәгә еш чыгамы?

– Практика күрсәткәнчә, Дәүләт Думасында урыннардан кергән закон инициативаларының ике проценттан кимрәге генә хуплау таба. Безнең парламент тарафыннан 2004-2010 елларда Дәүләт Думасына кертелгән 44 закон инициативасының нибары дүртесе генә федераль закон булды. Ә унҗидесе – карау дәрәҗәсендә. Бүгенге көндә төбәк парламентларының федераль законнар кабул итүгә йогынты ясау мөмкинлеге сизелерлек дәрәҗәдә чикләнгән.

Төбәкләрдән килгән инициативаларда юридик яктан җитешсезлекләр булуын яки аларда гомуми проблеманың бер өлеше генә чагылыш табуын таныганда да, аларда файдаланырга мөмкин булган төпле башлангыч бар. Бу мәсьәләдә федераль үзәк һәм федерация субъектларының бәйләнеш мәсьәләләрен эшләп бетерергә кирәк.

Дәүләт Думасы Регламентының закон инициативалары белән эшләү өлеше кабат каралса, яхшы булыр иде. Хәзерге вакытта ул, артык бюрократлык аркасында, төбәкләрнең гомумроссия законнар эшләү процессында катнашу мөмкинлекләрен чикли.

– Республика Дәүләт Советы Федерация Советы белән законнар эшләү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүне имзалады. Бу республика парламенты эшенә нинди йогынты ясады?

– Хезмәттәшлек турындагы килешүгә 2009 елның декабрендә генә кул куелды. Шуңа күрә ниндидер нәтиҗәләр турында сөйләргә иртәрәк. Бу документ безнең хезмәттәшлекне яңа дәрәҗәгә күтәрергә һәм артык формализмны юкка чыгарырга ярдәм итәр дип ышанабыз. Чөнки бүгенге тормыш агымында законнар чыгаруда тиз эш итү кирәк.

– Республикада хакимият бүлешеү принцибы ничек тормышка ашырыла?Республика җитәкчелеге алмашыну белән, нинди үзгәрешләр көтәсез?

– Татарстанның яңа тарихында беренче тапкыр Татарстан Президенты вазыйфасына кандидат төбәктә җиңү яулаган партия тарафыннан тәкъдим ителде. Тәкъдим ителгән кандидатура республиканың барлык сәяси көчләре, шул исәптән парламент оппозициясе тарафыннан да хупланды.

Республика Президенты вәкаләтләре йөкләнгән Рөстәм Миңнеханов – җаваплы карарлар кабул итүгә бик өлгер кеше. Аның исеме икътисадта, кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме күрсәтүдә инновацион юнәлешнең тирәнәя баруы белән бәйле. Ул үз вазыйфасына шактый катлаулы вакытта кереште. Әмма мин Рөстәм Нургали улының Татарстандагы төптән уйланылган центристик сәясәтне һәм яңарту курсын лаеклы дәвам итәр дип ышанам.

Билгеле: республика башлыгы алмашыну Хөкүмәтнең отставкага китүен таләп итә. Татарстанга республика Конституциясе тарафыннан бүленгән башкарма һәм закон чыгаручы хакимият арасындагы каршылыклар хас түгел. Хакимиятнең барлык тармаклары һәрвакыт килешеп эшләде, төптән уйланылган карарлар кабул итте. Алга таба да Дәүләт Советының һәм Хөкүмәтнең эшлекле хезмәттәшлеге сакланып калыр дип ышанам.




Принтердан чыгару өчен



Матбугаттагы басмалар

19 май 2017
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хакимият гомерлеккә бирелми. Иң мөһиме – кеше булып калу”
Чыганак: “Шәһри Казан” газетасы, 2017 елның 19 мае

Фотоархив

Хобби
Мавыктыргыч бильярд
Бөтен архивны карарга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.