Председатель Государственного Совета

Матбугаттагы басмалар, чыгышлар

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Татарстан АССР төзелүнең 90 еллыгына багышланган тантаналы утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин доклады

Казан шәһәре, 2010 елның 27 мае
Хөрмәтле Татарстан Республикасы Президенты!
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының тантаналы утырышында катнашучы хөрмәтле кунаклар!
Мөхтәрәм депутатлар! Хезмәттәшләр, кадерле дуслар!
 
Бүген без республикабыз һәм аның күпмилләтле халкы тарихында мөһим вакыйгаларның берсен – Татарстан автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 90 еллыгын билгеләп үтәбез.
Барыбыз өчен дә 27 май Татарстан язмышында, ХХ гасырда беренче сәяси-хокукый акт кабул ителгән көн генә түгел. Бу истәлекле вакыйга меңъеллык тарихлы дәүләтчелеге булган татар милләте һәм республикада яшәүче халыклар өчен алга таба үсештә мөһим һәм кирәкле этап булды. Моннан тыш, ТАССР төзелү 1990 еллар башында дистәләгән еллардан соң республика кабул иткән җаваплы сәяси карарларның ышанычлы нигезе булды. Бу залда утыручыларның күбесе әлеге хәлиткеч карарларны кабул иткәндә турыдан-туры катнаштылар.
Безнең буынга меңьеллыклар алмашынган чорда, моңарчы күзгә күренмәгән тарихи үзгәрешләр чорында яшәү насыйп булды. Без, халыкның интеллектуаль һәм оештыру көченә ышанып, үзебезне практикада сынадык. Җаваплылыкны бөтен тулылыгы белән үз өстебезгә алдык. Гасырлар чигендә Татарстан сәясәте, башланган социаль-икътисадый процесслар, федераль үзәк белән мөнәсәбәтләр, чит ил партнерлары белән үзара эшчәнлек ТАССР елларында тупланган тәҗрибәдән чыгып юнәлеш алды.
Бүген узган дистә елларга борылып карасак, без тагын бер кат дәүләти һәм сәяси юнәлешнең дөрес сайланган булуына  ышанабыз. Күпмилләтле Татарстан халкы белдергән ышаныч һәм хуплау белән без горурлана алабыз.
Соңгы айларда республикада әлеге Дата уңаеннан зур әзерлек эшләре барды. Президент Указы белән төзелгән Оештыру комитеты, урыннардагы активлар, иҗтимагый оешмалар һәм партияләр аңа әзерләнүдә актив катнаштылар.
Абруйлы фәнни форумнар һәм конференцияләр узды, республиканың дәүләт, социаль-икътисадый һәм рухи үсешенә өлеш керткән шәхесләрнең истәлеген мәңгеләштерү буенча тикшеренү проектлары гамәлгә ашырылды. Мемориаль такталар куелды, Татарстан үсешенә нәтиҗәле өлеш керткән якташларыбыз  җирләнгән урыннар тәртипкә китерелде. Парклар һәм скверлар булдырылды, ТАССР төзелүнең 90 еллыгына багышлап дәресләр үткәрү мәктәпләрдә зур кызыксыну уятты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының – Татарстанның иң югары закон чыгару һәм вәкиллекле органының бүгенге утырышы әлеге тантаналарның кульминациясе булу тирән мәгънәгә ия.   Чөнки   Парламентның республика үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез зур. 1938 елда ТАССР Югары Советының беренче сайлауларыннан алып, халык вәкилләре һәрвакытта да сәяси вакыйгаларның үзәгендә булды.
Закон чыгару органының тарихи язмышы җиңел булмый. Монда: 1930 – 1940 еллардагы репрессияләр дә, Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы катлаулы торгызу чорлары да, үзгәртеп кору һәм СССРның таркалу чоры да бар. 
Хәзерге чор ул:
 Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү һәм аны Татарстан тарихында беренче тапкыр Республиканың дәүләт статусы турындагы референдум нәтиҗәләре белән алга таба раслау;
Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында   эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында Шартнамә әзерләү;
Республика дәүләт символларын  – Гербны, Гимнны, Флагны раслау. Якын араларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан Татарстан Гимны сүзләренә конкурс турында карар кабул ителәчәк.
Югары Совет 1978 һәм 1992 елларда Татарстан Конституциясен, йөзләгән закон кабул итте, алар хәзер дә закон чыгару барышының, парламентаризм традицияләренең һәм демократиянең ныклы нигезен тәшкил итә. 
Совет чоры кемгәдер бары тик  тәнкыйть объекты гына булып тоелса да, без шуны истә тотарга тиешбез – ул елларда үзләрен халыкка хезмәт итүгә багышлаган сәяси эшлеклеләрнең һәм "милләт әһелләренең" күпчелеге чыннан да энтузиазм белән һәм югары идеаллар хакына намуслы хезмәт итте. 
Шушы 90 ел эчендә туган республикабызның зур һәм кечкенә, тактик    һәм стратегик бурычларын хәл итүгә зур өлеш керткән күренекле шәхесләрнең барысын да санап чыгу мөмкин түгел. Шуңа күрә хәзер республикабыз тарихында аларның урынын лаеклы бәяләү бик мөһим.
Тулаем алганда, республикабызның бүген билгеләп үтелә торган Истәлекле Датасы –   XXI гасыр күзлегеннән чыгып, үткән   еллар нәтиҗәләрен   бәяләргә, казанышларыбызны барларга, алга таба киләчәк юнәлешләребезне фаразларга күркәм тарихи сәбәп.  
Мөстәкыйль тормыш юлына аяк баскан һәр буын үз чорын дәүләт үсешенең борылыш этабы дип саный. Ләкин нәкъ безгә дәверләр алмашкан чорда эшләргә туры килде. Без бүген яңа җәмгыятьтә яшибез. Мәгълүмат технологияләрен гамәлгә кертү, глобаль үзара бәйлелек дөньясына керү – Татарстан өчен дә, тулаем ил өчен дә заман   чакыруы. Татарстанның иң зур хәзинәсе булган милләтләр һәм этник төркемнәр арасындагы татулык һәм дуслык тәҗрибәсе күпләрне сокландыра.
ХХ гасырга татар халкы формалашкан милләт буларак аяк басты. 1913 елда Казан губернасында 200дән артык сәнәгать предприятиесе эшләп килә. Алафузов фабрикаларында илдәге барлык күн продукциясенең  чиреге    җитештерелә. Бертуган Крестовниковларның сабын заводы һәм Бондюк химия заводының "товар билгесе" Россиянең барлык почмакларында да билгеле була.
Мәгариф, китап нәшер итү эше, әдәбият һәм сәнгать, милли театрның үсеш дәрәҗәсе буенча безнең төбәк Россия империясендә әйдәүче урыннарны алып торды. Ш.Мәрҗәни һәм К.Насыйри,   Н. Курсави һәм Х. Фәизхановның мәгърифәтчелек идеяләре халыкның милли үзаңы үсешенә зур йогынты ясады. Гасыр башында татар әдәбиятында Россия җәмәгатьчелегендә киң танылган бөек шәхесләребез Г.Тукай, Г.Исхакый, Ф. Әмирхан, М.Гафури һәм Ш. Камал әсәрләре бай мирас булып калды.
1917 елгы революция   зур үзгәрешләргә этәргеч бирде. Совет Россиясенең күп кенә халыклары өчен бу киләчәккә зур ышанычлар һәм гамәлләр чоры булды. Җәмгыятьтә милләтләр һәм халыклар үсешенең перспективалары турында дискуссияләр барды. Россия эчендәге мөселманнарны берләштерү турында мәсьәлә фактта бөтенхалык тикшерүенә чыгарылды.  Бөтенроссия ҮБКның һәм Халык Комиссарлары Советының Автономияле Татар Совет Социалистик   Республикасын төзү турында 1920 елның 27 маендагы Декреты шуның нәтиҗәсе булды. 
ТАССР яшәешенең беренче еллары катлаулы чор булды. Республика гражданнар сугышын, җимерек хуҗалык системасын, эпидемияләр һәм ачлык газапларын кичерде. НЭПка күчү икътисадта югалган позицияләрне акрынлап торгызырга мөмкинлек бирде. 1920 еллар ахырына авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү шактый арта башлады.
Бу чорда мәгарифкә зур игътибар бирелде. Гомуми белем бирү мәктәпләренең саны артты. 1930 елдан алып республикада балалар өчен 8 яшьтән гомуми белем бирү кертелде. Социаль өлкәдә рус теле белән бергә татар теленә дә дәүләт статусын тәэмин итү процессы киң җәелде. Яңа милли мәдәниятне формалаштыру мөселман традицияләре белән бергә каралды. Татарстан, шул вакыт сүзләре белән әйтсәк, Кызыл Көнчыгыш халыкларының рухи башлангычында әйдәүче  булды. Халыкка тәэсир итүнең киң диапазонына ия булган милли радио, театр, клуб эшчәнлеге үсеше өчен күп эшләнде.
1930 еллар башында республика буенча бөтен илдәге кебек тоташ  күмәкләштерү кампаниясе башланды. Аны алып бару ысулларындагы акланмаган кырыслык авылларда "сыйнфый көрәшнең" көчәюе белән аңлатылды. Чынлыкта, сүз крестьяннарның гамәлдәге сәясәткә каршылыгы турында барды. Алар мәчетләрне һәм чиркәүләрне ябуга каршы чыктылар, кулаклар дип сөрелүче авылдашларын якладылар. 1930 елларда республикада барлык рухи учреждениеләрнең 95%ы ябылды.
1930 еллар уртасына репрессияләр үзенең югары ноктасына җитте. Алар җәмгыятьнең барлык катламнарына да кагылды. Күренекле язучылар һәм мәдәният эшлеклеләре, галимнәр һәм җитештерүчеләр була, шулай ук республика төзүнең башында торучыларның күпчелеге "халык дошманы" дип игълан ителә.
1937 – 1938 елларда "өчлек" карары буенча Татарстанда 3 меңгә якын кеше атып үтерелә, 10 меңнән артык кеше төрле срокларга ирекләреннән мәхрүм ителә. Алар арасында – күренекле җәмәгать эшлеклеләре, Татарстан АССР җитәкчеләре: Рәүф Сабиров, Шәйгардан Шәймәрданов, Миңнегәрәй Әхмәтшин, Харис Моратхуҗин, Гомәр Байчурин һәм башкалар.
Шулай да Татарстан өчен беренче бишъеллык хезмәт батырлыгы, эре сәнәгать предприятиеләре төзелгән чор булды.
Нәкъ шул чакта республика металл эшкәртү һәм химия сәнәгате үзәгенә әверелде. Авиация заводы, синтетик-каучук заводы, ясалма күн заводы, кинотасма фабрикасы, ТЭЦ-1 һәм ТЭЦ-2 икътисадның нигезен тәшкил итте.
Рухи өлкәдә чын мәдәни революция барды: наданлылык бетерелде, урта мәктәпләрдә төрле милләтләрдән барлыгы 160 мең бала белем алды, студентлар саны өч тапкырга артты.
Татарстан илнең иң зур үсеш алган индустриаль үзәге булу белән беррәттән фәнни үзәккә дә әверелде. Монда башка барлык югары уку йортларының нигезе булып торган Казан дәүләт университетының әһәмияте зур. Аның факультетлары базасында: педагогика институты, медицина, химия-технология, финанс-икътисад, юридик һәм авиация институтлары төзелде.
Шулай итеп, 1940 еллар башына ТАССР җәмгыять үсешенә сизелерлек өлеш кертүче республика буларак формалашты. Татарстан илдә барган социаль-икътисадый һәм рухи процессларның тулы хокуклы катнашучысына әверелде.
Бөек Ватан сугышы елларында күпмилләтле халыкның күркәм сыйфатлары аеруча ачык чагылды. Туган илебезне саклап сугыштан республиканың 350 меңгә якын улы-кызы әйләнеп кайтмады, фронтка киткән кешенең һәр икенчесе диярлек һәлак булды. Татарстанның 200дән артык улы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды, 50 фронтовик  Дан орденының тулы кавалеры булды, 200 меңнән артыгы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде.
Җиңүгә ирешү өчен бөтен көчне туплап, Татарстанлылар бөтенхалык көрәшенә үз өлешләрен керттеләр. Патриотизм кырларда һәм фермаларда, завод цехларында һәм лабораторияләрдә аяусыз хезмәттә һәм фронтка шәхси ярдәм итүдә ачык чагылды. Сугыш елларында Татарстанлылар техника төзү өчен 380 млн. сумнан артык акча күчерделәр. Республика илнең оккупацияләнгән районнарыннан  270 меңнән артык кешене үзенә кабул итте. Безнең госпитальләр 340 мең солдат һәм офицерның гомерен саклап калды.
ТАССР территориясенә Мәскәү, Ленинград, Одесса, Киев, Херсон һәм башка шәһәрләрдән 70кә якын эре сәнәгать предприятиесе эвакуацияләнде. Алар арасында: Горбунов исемендәге завод, авиаприбор төзүчеләр, мотор төзүчеләр заводлары. Сугыш елларында чыгарылган һәр алтынчы самолет Казанда эшләнде. Республика илнең оборона комплексында мөһим роль уйнады. 1945 елда Татарстанда сәнәгать продукциясе 1940 еллар белән чагыштырганда өч тапкырга артты   дип әйтү генә дә җитә. 
Мөхтәрәм җәмәгать!
Сугыштан соңгы чорда республика кыска вакыт эчендә халык хуҗалыгын торгызуга һәм яңа күтәрелешкә иреште. Ләкин 1950 еллар ахырына икътисадта "Хрущев шаукымына" бәйле тискәре факторлар күренә башлады. Уйланылмаган идарә итү алымнарына нигезләнгән күп кенә үзгәрешләр ил икътисадына сизелерлек басым ясады.
Авыл да, шәһәр кебек үк, шәхси карарлар нәтиҗәсеннән шактый сынау кичерде. Хосусый секторга басым ясалды. Күбесенчә, күмәк хуҗалыклар зыян күрде. Үткәрелә торган социаль сәясәт халыкның киң катламында канәгатьсезлек уятты. Районнарны үзгәртү, колхозларны эреләндерү  милли үзенчәлекләрне һәм яшәү традицияләрен исәпкә алмыйча башкарылды.
Иҗтимагый тормышны интернационализацияләү курсы барлык юнәлешләр буенча да алып барылды. Барыннан да элек ул рухи даирәгә үтеп керде. Татар теленең кулланылышы тарайды, уку йортларында аны укыту кимеде. Социалистик төзелеш практикасы җәмгыятьне тигезләү, мәдәниятне гадиләштерү, халыкларның рухи үсешендә төрлелекне киметүгә китерде.  
Милли мәдәният үсешендәге җитди мәсьәләләр турында ул чорда Г.Кашшаф, Г.Бәширов, Н.Фәттах, Ә.Еники, С.Хәким, С.Баттал, Н.Исәнбәтләр ачыктан-ачык әйттеләр. 1958 елда Г.Тукай исемендәге премияне гамәлгә кую иҗат интеллигенциясенең зур казанышы булды.
Республиканың үсешен административ-команда системасы кысалары да туктата алмады. 1943 елда Ромашкино нефть ятмасыннан һәм беренче Шөгер фонтаныннан башланган нефть промыселларының тарихы шуның ачык мисалы. Монда меңләгән халыкның югары профессионализмы һәм фидакарь хезмәте тулы чагылыш тапты. 1950 елда Советлар Союзының иң эре нефть чыгаручы берләшмәләренең берсе "Татнефть" төзелде, шул еллар ахырына Татарстан нефть чыгару күләме буенча илдә беренче урынга чыкты.
Республика елъязмасының тагын бер якты сәхифәсе – нефть промыселларын һәм Түбән Кама нефть химиясен бердәм технологик циклга берләштерүче "Оргсинтез" берләшмәсенең беренче җайланмаларын җибәрү булды. Полиэтилен һәм полиизопрен каучук җитештерү линияләре сафка басты. 1973 елда Түбән Кама шин заводы беренче продукциясен чыгарды, ул хәзер дә Россиядә иң эре товар җитештерүчеләрнең   берсе булып тора.
КамАЗ төзелү Татарстанны иң алдынгы автомобиль төзелеше төбәге буларак танытты. Самолет төзүчеләр һәм тулаем машина һәм прибор төзү тармакларындагы казанышлар буенча Татарстан алдынгы урыннарда. ТАССР континентара самолетлар һәм вертолетлар, электрон исәпләү машиналары, компрессорлар, нефть аппаратурасы, сәгатьләр һәм медицина инструментларын шул елларда тышкы базарда конкурентлыкка сәләтле дәрәҗәдә җитештерде. 
Шулай итеп, 1970 – 1980 елларда республика төп күрсәткечләр буенча илнең алдынгы регионнары арасына керде. Бу казанышлар, яңа иҗтимагый-сәяси чынбарлык, республиканың кадрлар ягыннан һәм фәнни яктан  куәте объектив рәвештә аның мөстәкыйльлеген киңәйтүне, хокукый статусын күтәрүне таләп итте.
Ләкин Татарстанга союздаш статусы бирү буенча тырышлыклар аңлау тапмады. Ә 1991 елның августында булган мәгълүм вакыйгалар һәм аннан соң СССРның таркалуы аркасында җәмгыятьтә башланып киткән үзгәрешләр зур каршылыкка очрады.
Иҗтимагый-сәяси корылыш алышыну, яңа дәүләтләр төзелү, базар мөнәсәбәтләренә керү, тулаем, 90 нчы еллар башындагы процесслар – болар барысы да күпсанлы икътисадый проблемалар, милләтара өлкәдәге каршылыкларның көчәюе, иҗтимагый хәрәкәтләрнең сәясәтләшүе белән бергә барды.
Мондый шартларда республика дәүләт хакимияте органнары алдында бу хәлне җайга салу, төрле милләт вәкилләре арасында шик тууга юл калдырмау зарурлыгы мөһим бурычка әверелде. Татарстан мөстәкыйльлекне ныгытуга юл алды, шартнамәчел тәҗрибәне үзләштерүгә, федерализм һәм толерантлык принципларын яклауга, Яңа Россия Дәүләтчелеген төзүгә кереште.
Шул катлаулы заманда без бу кискен мәсьәләләрне гамәлдәге законнар кысаларында хәл итә алдык. 1990 елның 30 августында Дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителде. Республиканың Югары Советы Рәисе М.Ш.Шәймиев шул вакытта: "Татарстанның күпмилләтле халкы тормышында тарихи әһәмиятле шундый адымны ясап, без үзебезнең республика тарихында моңа кадәр беркем дә алмаган җаваплылыкны үз өстебезгә алдык... Иң мөһиме – халыклар дуслыгын саклап калу һәм үстерү..." дигән иде.
Социаль-сәяси хәлне тотрыкландыруда Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турындагы Шартнамә аеруча мөһим роль уйнады. Асылда исә, ул ышанычлылык идеологиясенә, республика халыкларын берләштергән гомуммилли идеягә әверелде. Аны гамәлгә ашыру һәм сәяси чынбарлык 2007 елда Федераль закон көченә ия булган яңа Шартнамә төзүне таләп итте.
Бүген, республиканың өр-яңа тарихын күзаллап, без үзебез сайлаган юлның чын мәгънәсендә дөрес булуы хакында горурланып әйтә алабыз. Шушы тарихыбыздагы һәр үткән ел һәм һәр унъеллык Татарстанны үстерүдә яңа юллар эзләп һәм реаль эшләр башкарып узды. 90 еллар башында граждан җәмгыятенең ныклы нигезе салынды, бу җәмгыятьнең төп кыйммәтләре кешенең хокуклары белән исәпләшү һәм күпмилләтле республиканың барлык гражданнары өчен бертигез шартлар тәэмин итү булды.
Ул елларда без, урыннарда үтәү зуррак нәтиҗәләр бирә торган кайбер функцияләрне Үзәктән алып, әһәмиятле федераль программаларны гамәлгә ашыру җаваплылыгын үз өстебезгә алдык.
Нәтиҗәдә, региональ икътисадый куәт саклап калынды һәм хәтта ул Россия икътисадын күчеш чорындагы озакка сузылган кризис вакытында шактый ныгытырга мөмкинлек бирде.
Без сайлаган алым сизелерлек нәтиҗәләр бирде: республика, илдәге күп кенә күрсәткечләр буенча әйдәүче позицияне биләп, аны бүген дә нык тота: гомуми региональ продукт, сәнәгать җитештерүе һәм төп капиталга инвестиция күләмнәре буенча алдынгы урыннарда тора. Ә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча без Россия регионнары буенча өч лидер арасына керәбез.
Күргән чаралар бюджет төзүче һәм шәһәр нигезен тәшкил итүче әйдәүче предприятиеләр акцияләренең контроль пакетларын дәүләт карамагында калдырырга, КамАЗны коткарып калырга һәм Алабуга автомобиль заводында алдынгы чит ил компанияләре белән хезмәттәшлектә автомобильләр чыгара башларга, федераль әһәмияткә ия башка кайбер проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирде. Шулар арасында – соңгы егерме елда БДБда югары технологияле комплексны төзү буенча иң зур "ТАНЕКО" проекты. Беренче этапта – ел саен анда 7 млн.тонна югары күкертле нефть киң күләмдәге товар продукциясе итеп эшкәртеләчәк.
Агросәнәгать комплексы нәтиҗәле рәвештә киңәя бара. Вертикаль интеграцияләнгән агрохолдинглар продукцияне җитештерүчедән башлап кулланучыга җиткерерлек итеп эшлиләр. Фермерлык хәрәкәте һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар арта бара. Узган елда кече хуҗалыклар тарафыннан терлекчелек продукциясенең 47%ы җитештерелде. Республикадагы барлык терлекнең өчтән бере шәхси хуҗалыкларга туры килә. Болардан башка конкуренциягә сәләтлелекне һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итү бурычын хәл итеп булмый.
2004 елда без тузган торакны бетерү буенча киң күләмле программаны гамәлгә ашыруны төгәлләдек, аның кысаларында 49 меңгә якын гаилә фатир белән тәэмин ителде. Бүген исә гражданнарны торак белән тәэмин итүдә Социаль ипотека программасы мөһим роль уйный. Аны гамәлгә ашыру барышында 45 меңгә якын гаилә фатир алды инде. Бүгенге көндә бу вакытында торак тапшыруны һәм торак бәясен мөмкин кадәр арзанрак дәрәҗәдә саклап калуны тәэмин итә торган иң нәтиҗәле чара.
Халыкка матди шартлар булдыру белән беррәттән, милләтара тотрыклылыкны ныгытуның да өстенлеккә ия булуын ассызыклап үтәргә кирәк. Бу өлкәдә Татарстанда халыклар, зур һәм кече этник төркемнәр, дини оешмалар һәм дәүләт арасында үзара хезмәттәшлек итү буенча уникаль тәҗрибә тупланды. Шуңа күрә федераль дәрәҗәдә еш кына Татарстанны төрле мәдәниятләр, традицияләр һәм тормыш рәвешләре буенча үрнәк итеп күрсәтү очраклы  түгел.
Республикада соңгы егерме елда милли мәгарифнең төп системасын булдыру буенча максатчан эш алып барыла. Милли балалар бакчаларын ачу һәм аларда балаларны туган телдә тәрбияләүне башлау югарыдагы эшләрнең нәтиҗәсен күрсәтә, шундый ук төркемнәр гади мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә дә ачылды.
Шулай итеп, алып барыла торган милли дәүләт сәясәте үзара ихтирамлылык һәм ышанычлылык атмосферасын эзлекле рәвештә раслау белән  тасвирлана. Без татар халкының яңарыш һәм үсеш стратегиясе белән күпмилләтле Татарстанның барлык мәдәниятләрен, телләрен һәм конфессияләрен үстерү өчен шартлар тәэмин итү сәясәте арасындагы балансны үтәүгә омтылабыз. Яңа Кол Шәриф мәчетен торгызу һәм Благовещенский соборын реставрацияләү шул сәясәтнең мисалы.
Ачыктан-ачык танырга кирәк - бай мәдәни мирас объектын саклап калу һәм ишәйтү мәсьәләләренә моңа кадәр аерым игътибар бирелмәде. Борынгы Болгарны һәм Свияжск утрау-шәһәрен   реконструкцияләү буенча Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев хуплап чыккан программа тарихны мәңгеләштерергә, Татарстанны Хаҗ урыны һәм туризм үзәге итәргә мөмкинлек бирәчәк. 
Республикада күп илләр белән күп дәрәҗәле икътисадый һәм гуманитар мөнәсәбәтләр урнаштырылды. Бу юнәлештә Татарстан көнбатыш һәм көнчыгыш партнерлары арасында нәтиҗәле баланс эзләүгә басым ясый. Сингапур, Төркия, Мисыр, Кытай белән багланышларны үстерү белән беррәттән, республика Германия, Франция, Бөек Британия илләре, халыкара оешмалар, шул исәптән Европа Советының җирле һәм региональ хакимиятләре конгрессы һәм Татарстан 1996 елдан башлап Россия Федерациясе субъектларыннан беренчеләрдән булып мөстәкыйль һәм тулы хокуклы нигезләрдә кергән Европа регионнары Ассамблеясе белән элемтәләрне ныгыта.
Сәяси һәм фәнни-мәдәни дәрәҗәдә АКШ партнерлары белән үзара файдалы элемтәләр активлаштырыла. Узган ел Татарстанда Америка Кушма Штатларының Дәүләт Секретаре Хилари Клинтон визит белән булды. Бу елның гыйнварында республика тарихында беренче мәртәбә Татарстанның парламент делегациясе Америка Кушма Штатларына барды. Ак Йорт, АКШ Сенаты һәм Конгрессы вәкилләре белән очрашулар һәм рәсми сөйләшүләр уздырылды, Нью-Йорк штаты Сенаты белән Үзара аңлашу турында Меморандумга имза салынды.
Шулай итеп, мөстәкыйльлекне ныгытып һәм федераль үзәк белән конструктив мөнәсәбәтләр урнаштырып, Татарстан глобальләштерү процессында әкренләп тулы хокуклы катнашучыга әйләнеп бара, Россия Федерациясенең тышкы икътисадый стратегиясен гамәлгә ашыруда үз өлешен кертә.
Иң яңа тарих чоры сәяси вакыйгаларга бай, шулар арасында Казанның меңъ еллыгын бәйрәм итү аеруча игьтибарга лаек. БМО Генераль секретаре Кофи Аннан шушы тантаналарда катнашучыларны сәламләвендә без туплаган "глобаль күптөрлелек тәҗрибәсен" аеруча билгеләп үтте. Нәкъ менә шул тәҗрибә хәзерге заман шартларында "үзара багланышлары ныгый барган дөньяда мөһим өстенлеккә" ия дә инде. Моннан да яхшырак итеп әйтеп булмый.
Шәһәр юбилеена Казан Кремлен реконструкцияләү, метрополитэнның беренче линиясен җибәрү, Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрын, Ратуша бинасын, Казан дәүләт университетын реставрацияләү кебек эре республика проектлары тормышка ашырылды. Транспорт инфраструктурасының яңа объектлары һәм башка бик күп яңа объектлар төзелде.
Күптән түгел Федераль статус алган Казан университетының данлы традицияләрен горурлык белән искә алмый булмый. Ышанам ки – бу яңа сыйфаты барлыкка килү белән университетның республика һәм Идел буе регионнарының интеллектуаль куәтен барлыкка китерүдәге әйдәүче роле сакланып калачак һәм көчәячәк.
Бер дә арттырмыйча әйтә алам: Татарстанның күпьяклы казанышларының нәтиҗәсе һәм бер үк вакытта символы – Казанның 2013 елдагы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын уздыру хокукын яулавы. Бу вакыйга республика үсешендәге яңа этапны ачып җибәрә,   Татарстан барлык халыкара бергәлеккә тагын да якынаячак.
Боларның барысы да – бөтен республиканың һәм барлык татарстанлыларның көндәлек һәм тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Без Россия Президенты Дмитрий Анатольевич МЕДВЕДЕВНЫҢ Федераль Собраниегә юлламасындагы приоритет сыйфатында игълан ителгән модернизациянең яңа сәяси стратегиясен гамәлгә ашыруга актив кушылдык. Модернизация икътисадны гына түгел, дәүләт идарәсен дә, мәгарифне дә, фәнне дә, тышкы багланышларны да, шәһәрләрне һәм авылларны төзекләндерүне дә үз эченә алырга тиеш.
Республиканы икътисадый яңартуның кичектергесез булуы үз вазыйфасына керешүе буенча тантаналы церемониядә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов тарафыннан төгәл белдерелде. Инновация үсешеннән башка конкуренциягә сәләтле икътисад, димәк, конкуренциягә сәләтле дәүләт тә була алмый. Икътисад өлкәсендә инновацион кластерларны, нефть эшкәртүне, химияне, нефть химиясен, машина төзелешен һәм мәгълүмат коммуникацияләре технологияләрен киләчәктә дә үстерү курсы дәвам ителәчәк.
Татарстанда инновациягә һәм технологик яктан яңадан коралландыруга ихтыяҗны кызыксындыру максатында 2015 елга кадәр фәнни һәм инновация эшчәнлеген үстерү стратегиясе расланды. 2008 – 2010 елларга Инновация меморандумы кабул ителде. Дәүләт Советы “Инновация эшчәнлеге турында” закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Бу җәһәттән караганда, Татарстанның региональ инновация системасы белән тәэмин ителеше буенча илдәге лидерларның берсе булуы аеруча мөһим. Бездә технопарк структураларының барлык типлары да бар диярлек. Әле шуңа Инвестиция-венчур фонды кебек махсуслаштырылган финанс институтларын да өстәсәк, безнең регион чынлап торып иннновация тирәлегенә ия дип ышаныч белән әйтергә була.
Күптән түгел Татарстан Президентының Томскидагы Форумда Россия Федерациясенең җиде субъекты вәкилләре белән берлектә регионара “Россиянең инновация регионнары ассоциациясе”н төзү турында меморандумга имза салуы – әйтелгәннәрне раслау ул. Ышанам, мондый Ассоциациянең барлыкка килүе республикадагы һәм тулаем бөтен илдәге модернизация процессларына яңа импульс бирәчәк.
 
 
Хөрмәтле тантаналы утырышта катнашучылар!
Яңа йөзьеллыкта Татарстан нинди булачак, яңара баручы Россия Федерациясендә, хезмәт бүленешенең һәм күп телле бөтендөнья бергәлегендә глобаль системасында  ул нинди урын алачак – болар барысы да ахыр чиктә безнең Ихтыярыбызга һәм Уңышларга Омтылышыбызга бәйле.
Үзенең гасырга якын тарихында республикабыз үткән юлга әйләнеп карасак, шунысын да танырга кирәк, – болар безнең күпмилләтле халкыбыз тормышында каһарман этаплар булган. Авыр еллар. Үз илеңнең язмышы өчен аеруча җаваплы еллар.
Хөрмәтле тантаналы Дәүләт Советы утырышында катнашучылар!
Үзара аңлашып эшләү нәтиҗәсендә без, дәүләтнең бөтенлеген бозмыйча, милләтара татулыкны саклап калып, Татарстанны һәрьяклап үстерүгә ирештек. Куәтле фәнни-техник, авыл хуҗалыгы, промышленность һәм кадрлар потенциалына ия булып, безнең республика Россия Федерациясенең ышанычлы системалы нигезен тәшкил итә.
Без яңа этапта куелган максатларга тугрылыгыбызны расларга тиеш. Сайланган юлыбыздан лаеклы үтәргә, демократиягә, хокук һәм нәтиҗәле икътисадка нык таянып, Татарстанны тагын да үстерергә көчебез җиткәнне күрсәтергә тиешбез.
 
Кадерле дуслар! Бер докладта гына Татарстан үсешенең 90 еллык дәверен барлык нечкәлекләре һәм төрлелеге белән анализлап чыгып булмый, билгеле. Теләсә кайсы дәүләтнең тарихы – ул һәрвакыт аның кешеләре. Ул аларның язмышлары, хезмәт биографияләре һәм казанышлары, аларның үз халкы һәм Ватаны хакына яшәргә, иҗат итәргә омтылышлары һәм иҗат итә, яши белүләре.
Шуңа күрә дә өченче меңьеллыкның беренче ун елында Татарстан Республикасы уңышларында һәм казанышларында дистәләгән һәм йөзләгән ватандашларыбызның – сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы производствосы ветераннарының, нефтьчеләрнең, табибларның, укытучыларның, фән-техника һәм иҗат эшчәнлеге вәкилләренең, төрле тарихи этапларда завод-фабрикаларда, колхоз-совхозларда, министрлыкларда һәм ведомстволарда эшләгән хезмәткәрләрнең һәм башка бик күпләрнең язмышлары бергә үрелгән.
 
Бүген мин, Республика Парламенты Тантаналы Утырышының Иң Югары Трибунасыннан бу кешеләрнең барысына да мөрәҗәгать итеп, Туган Татарстаннары чәчәк атсын өчен бөтен көчләрен куеп хезмәт иткәннәргә ихлас рәхмәтләремне һәм ихтирамымны белдерәсем килә. Рәхмәт Сезгә!
Тагын бер кат сезне ТАССР төзелүнең 90 еллыгы белән котлыйм.
Барлык татарстанлыларга иминлек, эшләребездә уңышлар, тынычлык һәм татулык телим.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт.


Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.