Председатель Государственного Совета

Матбугаттагы басмалар, чыгышлар

Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Путинның РФ Дәүләт Думасында ясаган чыгышын шәрехләде

«Интерфакс» мәгълүмат агентлыгы

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Хөкүмәте җитәкчесе Владимир Путинның РФ Дәүләт Думасында ясаган чыгышын шәрехләде.

РФ Премьер-министры Владимир Путиннның, РФ Конституциясе преамбуласындагы “күпмилләтле халык” сүзен “рус халкы һәм аңа кушылучылар” төшенчәсенә алыштыруны кирәксенмәвен Фәрит Мөхәммәтшин дөрес һәм дәлилле дип саный.

РФ Дәүләт Думасы депутатының РФ Конституциясе преамбуласындагы “күпмилләтле халык” сүзен “рус халкы һәм аңа кушылучылар” дигән төшенчәгә алмаштырыга тәкъдименә каршы илнең булачак президенты катгый рәвештә гражданнарны, россиялеләрне төрле сортларга бүлә алмауларын, гражданнарның барысының да бер үк хокукларга һәм мөмкинлекләргә ия булуын әйтте, дип белдерде журналистларга Фәрит Мөхәммәтшин.

Россиянең барлык гражданнары берүк хокуклардан һәм мөмкинлекләрдән файдаланырга тиешләр, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. “Без – бер гаилә. Бу аеруча мөһим!” – дип басым ясады республика парламенты спикеры.

Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Путинның Россия Федерациясенең иҗтимагый-сәяси, икътисади, социаль тормышын төрле яклап, бик тәфсилле итеп яктыртуын билгеләп үтте. Аның бу гамәле аның гамәлдәге нормаларга ихтирамлы мөнәсәбәте турында сөйләвен әйтте.

“Бу доклад аның сайлаулар алдыннан Россия Федерациясендәге көнүзәк мәсьәләләр буенча массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылган чыгышларының синтезы булып тора. Ул хәзердән үк икътисад, белем бирү, сәламәтлек саклау өлкәләре, пенсияләр белән тәэмин итү, Россия төбәкләренең бертигез үсеше кебек мәсьәләләр буенча үсеш векторын билгеләргә чакырды”. - диде Фәрит Мөхәммәтшин.



Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.