Председатель Государственного Совета

Матбугаттагы басмалар, чыгышлар

Өстән кушып кына эш бармый

Ватаным Татарстан
Соңгы елларда илдәге социаль-икътисадый вәзгыять хакимият алдына яңадан-яңа таләпләр куя. Шуңа бәйле рәвештә, муниципаль хакимиятнең һәм җирле үзидарә органнарының эше һәм әһәмияте сизелерлек артты. Урындагы мәшәкатьләр нәтиҗәле хәл ителсен өчен нинди шартлар җитми? Шул хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән сөйләштек. Ватаным Татарстан, 18/03/2016


Соңгы елларда илдәге социаль-икътисадый вәзгыять хакимият алдына яңадан-яңа таләпләр куя. Шуңа бәйле рәвештә, муниципаль хакимиятнең һәм җирле үзидарә органнарының эше һәм әһәмияте сизелерлек артты. Урындагы мәшәкатьләр нәтиҗәле хәл ителсен өчен нинди шартлар җитми? Шул хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән сөйләштек.

– Фәрит Хәйруллович, җирле үзидарә системасын еш кына халык хакимияте дип тә атыйлар. Татарстанда җирле үзидарә органнары чын мәгънәсендә халыкчан хакимият булып өлгердеме?

– Моны тормыш үзе таләп итә. Гомумән, минем карашка, республикада социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси тотрыклылык булсын дисәк, барлык хакимиятләр арасында тыгыз хезмәттәшлек булуы кирәк. Җирле хакимиятнең кешеләр арасында абруе торган саен үсә, халык аңа үз итеп, якын итеп карарга өйрәнеп килә. Мин моны кешедән ишетеп, телевизордан карап яки газетадан укып кына белмим – Татарстан парламенты җитәкчесе буларак шәхсән үзем дә республика районнарында еш йөрим. Февраль аенда, мә¬сәлән, дистәдән артык муниципалитетта район советлары сессияләрендә катнашырга туры килде. Анда район башлыкларының еллык эш хисабы буенча фикер алышуларда авыл җирлекләре җитәкчеләренең чыгышларын тыңлап, үземчә шундый нәтиҗә ясадым: авылда халык активлаша, ул үзе яшәгән җирнең язмышы турында кызыксына, шул җирлектәге проблемаларны чишүгә кушыла бара. Бер генә мисал китерәсем килә. Баулы районы советы сессиясендә Татар Кандызы авылы башкарма комитеты рәисе Мәхмүт Насыйбуллин чыгышы хәтердә калды. Ул искиткеч нигезле итеп җирлек проблемалары һәм аларны чишү юллары турында сөйләде. Аны тыңлаганда, бу авыл ышанычлы кулларда икән, дип бер мин генә уйламаганмындыр. Һәм мондый кешеләр бик күп хәзер республика авылларында.

– Төбәк парламенты буларак, Татарстан Дәүләт Советы да, җирле үзидарә дә вәкиллекле органнар булып тора. Бу уңайдан, республика парламенты җирле хакимият эшчәнлегенә ни дәрәҗәдә йогынты ясый, ничек ярдәм итә ала?

– Җирле үзидарә органнарының төп эшчәнлек принципларын Европаның Җирле үзидарә хартиясе билгели. Әлеге мөһим документ моннан утыз ел элек Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы тарафыннан кабул ителгән иде, ә 1996 елны аңа Россия Федерациясе дә кушылды. Узган егерме ел дәверендә Татарстанда җирле үзидарә органнарының тулы көчкә эшли торган системасы барлыкка килде, дип әйтергә тулы нигез бар. Иң куанычлысы шул: җирле үзидарә хәзер вак яки әһәмиятсез дип кабул ителми. Киресенчә, кешегә иң якыны булганга, аның әһәмияте арта гына бара.
Республиканың барлык торак пунктларында муниципалитетлар оештырып, дөрес эшләдек дип уйлыйм, чөнки хакимият халык белән янәшә, һәр кеше өчен ачык, кул сузымында якын булырга тиеш. Хәзерге вакытта республикада 956 муниципаль берәмлек бар. Ә узган көз без республиканың муниципаль депутатлар корпусын җитди яңарттык. Бердәм сайлау көнендә 7710 депутат сайланды: мандатларның 80 процентын “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре яулады, республикада теркәлгән башка партияләрнең вәкилләре 753 урын алды. Тавыш бирү нәтиҗәләре Татарстандагы хакимият органнары һәм иҗтима¬гый-сәяси активы башкарган гадәттән тыш зур эшкә бирелгән бәя турында сөйли.
Җирле үзидарә – кем әйтмешли, кайнап тора торган өлкә. Аның эшен оештыру һәм хокукый яктан камилләштерү Дәүләт Советының күп санлы эшчәнлек юнәлешләреннән берсе булып тора. Тулаем алганда, республикада дәүләт органнары белән муниципаль берәмлекләр арасында эшлекле һәм нәтиҗәле мөнәсәбәтләр урнашты. Җирле үзидарә органнарына төрле яклап методик һәм хокукый ярдәм күрсәтелә. Җирле үзидарә органнарының, халык хакимияте буларак, парламентка закон проекты тәкъдим итү хокукы да бар – бу исә бик зур конституцион өстенлек булып тора.
Татарстан парламенты җирле хакимиятне законнар белән ныгыту юнәлешендә уңышлы башкарган тагын бер эш – муниципаль берәмлекләрнең чикләрен билгеләү. Безнең депутатлар корпусы бу уңайдан кырыктан артык законны яңартты. Бу исә – җирлекнең төгәл салым базасы киңәю, урындагы мөмкинлек¬ләрне тулырак файдалану һәм социаль-икътисадый тормышны активлаштыру дигән сүз. Кыскасы, хуҗасызлык һәм җавапсызлык чоры артта калып килә.

– Белгәнебезчә, җирле үзидарә органнарына егермегә якын дәүләт вәкаләте тапшырылган. Ләкин аларны башкару өчен акча кирәк бит. Бу яктан дәүләт ничек ярдәм итә ала?

– Чыннан да, җирле хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм абруен ныгыту аларга тапшырылган вәкаләтләрнең финанс ягыннан тәэмин ителүенә килеп терәлә. Татарстан Дәүләт Советы, җир¬лекләрнең икътисадый, инфраструктура мөмкинлеген, территориаль, мәдәни һәм тарихи үзенчәлеген истә тотып, 2014-2015 елларда авыл җирлекләренә өстәмә рәвештә тагын алты вәкаләт тапшырды: көнкүреш калдыкларын һәм чүп-чар җыю һәм чыгару; җирләү йолаларын оештыру һәм зиратларны карап тоту; җирлек чикләрендә халыкны су һәм ягулык белән тәэмин итү; җирле карамактагы автомобиль юлларына бәйле эшчәнлек; милләтләр һәм диннәр арасындагы килешүчәнлекне ныгытуга, Россия халыклары телләрен һәм мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә, күчеп килгән мөһаҗирләрне социаль һәм мәдәни җайлаштыру, милли низагларны булдырмый калу; кешеләрнең җыелышып ял итүен оештыру һәм моның өчен махсус урыннар ясау, шул исәптән халыкның су буйларында ирекле үтеп йөрүен тәэмин итү...
Һәм без менә шул өстәмә вәкаләтләрне акчалата тәэмин итүнең бик ышанычлы бер юлын таптык – үзара салым практикасын яңадан кайтардык. Баштарак җирле хакимият вәкилләре үзара салым турында референдум үткә¬рергә шикләнебрәк алынсалар да, тора-бара алар үзләре дә, халык та моның файдасын аңлады. Әгәр 2013 елда референдумнар 93 җирлектә генә уздырылган булса, 2015 елда бу сан 745кә җитте. Файдасы шул: җыелган салымның һәр 1 сумына дәүләт тагын 4 сум өстәп бирә. Шул рәвешле җирле ихтыяҗларга җыелган 111 млн сум халык акчасына Татарстан бюджеты 440 млн сум кушты. Бу акча, нигездә, авыллардагы тормыш шартларын яхшыртуга тотылды: эчке юлларга таш түшәү, кое-чишмәләрне төзәтү һәм карап тоту, су үткәрү, зиратлар өстен чистарту яисә коймасын алыштыру, күпер салу яисә төзәтү, һәйкәлләр салу һәм башкалар. Мин бу эшнең тагын бер тәрбияви әһәмиятенә дә игътибар итәр идем. Кеше үзенең туган җирендә, үзенең торган төбәгендә тормыш-көнкүреш проблемаларын хәл итүгә үзеннән өлеш кертә алуын, шул җир язмышына катнашы булуын күрде. Әлбәттә, халык үз авыл-җирләре өчен фәкать хакимият кенә түгел, ә үзе дә җаваплы булуны аңлый башлады.

– Җирле хакимиятнең финанс мөстәкыйльлеге җыелган салым күләменә бәйле. Ә анысы урындагы җитештерүчеләр һәм эшмәкәрләргә барып тоташа. Бу мәсьәләдә ниләр эшләнә?

– Алар авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә, гаилә фермаларына һәр яклап ярдәм итүне, эшкуарларга уңай шартлар тудыруны күздә тота торган программалар бик күп. Быел “Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында” Закон гамәлгә керде. Аның нигезендә, элек тә булганнарына тагын алты ярдәм төре өстәлде. Тулаем алганда, 2016 елда “Кече хуҗалык формаларына ярдәм итү” прог¬раммасының бюджеты гына да 326 млн сум тәшкил итә.
Районнарда оештырылган сәнәгать мәйданчыклары да җирле бюджетларны баету максатын күздә тота. Хәзерге вакытта республиканың 28 районында 48 шундый мәйданчык бар. Аларда эшләүче предприятиеләр салым ягыннан төрле өстенлекләргә ия. Районнарда йөргәндә, җирле предприятиеләр һәм эшкуарлар җитештергән продукция күргәзмәләре белән танышу миндә гаять уңай тәэсир калдырды. Заманча иң алдынгы техника, сыйфатлы сөт һәм икмәк ризыклары, экологик яктан чиста ит һәм чит илләрнекеннән бер дә калышмый торган ит ризыклары җитештерүне җайга салып, эшлекле кешеләр җирле икътисадка төрле яктан файда китерә: халыкны эш урыннары һәм лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итәләр, җирле бюджетка өстәмә керем килә, кешеләрне туган якларында тотып калу мөмкинлеге арта... Аларның барысын да атап бетереп булмый, әлбәттә, ләкин берничәсен телгә алып үтәсем килә. Мөслимдәге “Агромастер” ширкәте җитештергән авыл хуҗалыгы техникасы бүген Россиядә генә түгел, Казахстанда, Монголиядә һәм Белоруссиядә дә яхшы сатыла. Биектауда җитештерелгән лифтлар сыйфат гарантиясе ягыннан да, бәясе белән дә көндәшләренекенә караганда ике-өч тапкыр отышлырак. Ә Лаеш районындагы атаклы “Рамай” фабрикасында җитештерелгән кош итенә иң зур сәүдә үзәкләре чират тора. Булдырабыз икән бит!

– Фәрит Хәйруллович, Татарстан парламенты, телиме-теләмиме, федераль законнарга нигезләнеп эш итә. Җирле үзидарә өлкәсендә Дәүләт Советы федераль парламент белән ничек хезмәттәшлек итә?

– Бу уңайдан ассызыклап шуны әйтәсем килә: җирле үзидарә өлкәсендә федераль законнарга тотрыклылык, тирәнлек һәм хокукый яктан көйләү җитеп бетми. Шуның аркасында төбәкләрдәге закон чыгаручылар да кыенлык кичерә. Федераль закон чыгаручыларның урындагы депутатлар эшчәнлегенә кирәгеннән артык тыкшынуы да һич файдага түгел. Мәсәлән, узган елның февраль аенда федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр муниципаль берәмлекләр башлыгын сайлау рәвешенә һәм статусына кагыла иде (аларның депутат вәкаләтләрен туктату турында). Без мондый үзгәрешләр белән килеш¬мәдек. Дәүләт Советы депутатларының РФ Федераль Җыенына мөрәҗәгате һәм федераль парламентның ике палатасы җитәкчеләре белән дә шәхси очрашулары нәтиҗәсендә җирле үзидарә органнарын сайлау тәртибен элеккегечә калдыруга ирештек.
Җирлекләрнең бюджеты турында сөйләшкәндә дә, җитешсезлекләр барлыгын әйтми мөмкин түгел. Әйтик, физик затларның кеременә салым 10 процент иде, 2гә калды, 50 процентлы бердәм авыл хуҗалыгы салымы 30га калды. Авыл җирлекләрен авыр хәлдә калдырмас өчен, мин аларның бюджетларына кереп барган керемнәрнең шул рәвешле кимегән өлешен федераль бюджет хисабына капларга тәкъдим итәр идем. Икенчедән, бу мәсьәләдә үзара салым мөмкинлекләрен дә файдаланырга була, аны Татарстан үрнәгендә федераль дәрәҗәдә тулыландырырга гына кирәк.
Гомумән, Татарстан Дәүләт Советы берничә тапкыр җирле үзидарә үсешенең федераль концепциясен булдыру турында тәкъдим ясап карады. Кызганыч, әмма дәүләт күләмендә бу юнәлештә бердәм стратегия әлегәчә кабул ителмәде.

– Димәк, башкарасы эшләр күп әле.

– Бик күп нәрсә җирле үзидарә органнарының дәүләт органнары белән генә түгел, үз җирләренә битараф булмаган кешеләр, җәмәгатьчелек белән тыгыз мөнәсәбәтләр коруыннан, үзара хезмәттәшлек итәргә әзер булуыннан да тора. Ләкин әзер булу гына җитми. Урыннардагы хакимияткә булган законнарны тулырак файдаланырга һәм бу өлкәдә активрак булырга кирәк. Һәрхәлдә, җирле сорауларның асылын җирле үзидарә вәкилләренә караганда да яхшырак белүче юк бит. Һәм урындагы проблемаларны беркем дә читтән килеп хәл итеп йөрми. Җирле хакимиятне ныгыту дәүләт органнарын артык вәкаләтләрдән арындыра, ә иң мөһиме халыкны үзе яшәгән урындагы проблемаларны, югарырак хакимияткә сылтамыйча һәм тәнкыйтьләмичә, мөстәкыйль хәл итүгә этәрәчәк.

Ватаным Татарстан, 18/03/2016

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең шәхси сайты, 2008 - 2023 еллар.
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.